Кырларыннан күренә

2016 елның 22 июле, җомга

Кырларыннан күренә

Чебешне көз саныйлар дигәндәй, әле яңа уңышка бәя бирергә иртәрәк. Әмма игенченең уңганлыгын кырлары торышына карап чамалап була инде.

“Арча” ширкәтенең Наласа юлы буендагы арыш басуы ерактан караганда чиста, матур күренә. 20 июльдә комбайннар аны суктыруга кереште.

— 11 комбайныбыз бар, зуррак басуларда без аларны бергәләп эшләтәчәкбез, — ди ширкәтнең яңа җитәкчесе Айнур Габидуллин.

Кабул итү вакытында комбайннарның әзерлеге әйбәт булуы күренде. Комбайнчыларны да туплый алганнар, проблемалы хуҗалык өчен монысы да мөһим. Хәйдәр Хәсәнов кебек тәҗрибәле, макталырга лаеклы механизаторлары да бар.

Инде кырда сыналыр вакыт җитте. Тик уңыш ягы мактанырлык түгел. Гектардан 23 центнер чамасы гына чыга. 40 центнер алучылар янында бу инде бик кечкенә сан. Моның сәбәпләре дә сер түгел — үсемлекләр саны аз, димәк тиешле симәнә кереп җитмәгән. Ашлама бик аз кертелә. Җир эшкәртү технологиясе дә соңгы елларда бик артка тәгәрәде.

— Арыш уңышы ярыйсы әле, — ди баш агроном. — Аны күбрәк чәчәргә кирәк.

Сабан ашлыклар уңышына өмет тагын да аз, дигән сүз инде бу.

Районда әлегә игеннәрне 4 хуҗалык суктыра. Уртача уңыш — 27,4 центнер. Иң югары уңыш “Татарстан” ширкәтендә — гектардан 35 центнер чыга.

“Ватан” ширкәте 200 гектардагы борчакны теземнәргә салып бетерде. 50 гектарын суктырдылар, гектардан 28 центнер чыкты.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International