Кибете Арчада, ачкычы… Балтачта

2016 елның 21 октябре, җомга

Кибете Арчада, ачкычы… Балтачта

Районның янгын часте җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин белән Арча шәһәрендәге кеше күп йөри торган сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен карадык.

— Бу янгыннар булмасын өчен профилактик карау, — диде Раил Гомәрович.

2015 елның мартында Казанда “Адмирал” базары янганнан соң янгынчылар хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә кеше күп йөри торган сәүдә нокталарын тикшерделәр. Мондый рейд- лар безнең районда да булды. Һәм шактый гына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Сәүдә оешмалары хуҗалары, сатучылар кимчелекләрне бетерү өстендә эшләделәр. Запас ишекләре булмаганнар ишекләр эшләтте, запас керү–чыгу юлларына өелгән товарларны алдылар, сатып алучылар йөри торган коридорларны киңәйттеләр, тиз янып китүчән материалдан эшләнгән павильоннарның диварларын, идәннәрен алмаштырдылар, сигнализацияне көйләделәр, кием–салым базарының икенче катыннан төшү баскычы астындагы китап сәүдә ноктасын алдылар һ.б. Бу хәлләрдән соң бер елдан артык вакыт үтте. Бүген сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәләме?

Азык–төлек базарында гадәттәгечә сатып алучылар йөри торган коридорга, павильон эченә товар өелгән. Электән шулай гадәтләнелгән. Барысы да кеше күз алдында. Бу, бер караганда, сатып алучы һәм сатучы өчен җайлы. Ә менә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә каршы бара. Икенче каттагы “Fix–Price” кибетенең запас чыгу юлындагы бүлмәгә товар өеп куелганын күргәч Раил Гыйльмуллин:

— Запас чыгу юлында склад булуы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас боза, — диде. — Товар аерым бүлмәдә сакланырга тиеш. Бу кагыйдәне бина хуҗасы да, кибет тотучы да белергә һәм үтәргә бурычлы.

Элек янган кием–салым базарында запас керү–чыгу юллары ачык, артык әйберләр куелмаган иде. Әмма коридорга манекеннар кую, кием–салым элү гадәте һаман да яши. Янгын белгече бу турыда әйткәч, сәүдәгәрләр үзләренең ризасызлык- ларын белдерделәр.

— Нишләп һаман да безне тикшерәсез. Безгә көнгә 1–2 кеше керә. Әнә, кеше күп йөри торган урыннарны тикшерегез! Нишләп Казанда ярый соң ул, аларны бер дә тикшермиләр?

“Шарм–Дарм” сәүдә ноктасында Раил Гыйльмуллин:

— Узган елгы тикшерүдән соң монда шактый эшләнде, — диде.

Ә менә запас ишекнең ачкычын сорагач, хуҗасының “Балтачта” диюе аңлашылмый. Запас ишек, тиз арада ачып, урамга чыгу, бинадан котылу өчен кирәк, ләбаса! Аллам сакласын, тегенди–мондый хәл булса, ачкычка Балтачка йөгерергә микәнни?!

Профилактик караулар әнә шундый вак кына кебек тоелган кимчелекләрне алдан күреп алып, олы бәлаләрне булдырмый калу өчен үткәрелә. Үзара аңлашып, кимчелекләрне бетерү өстендә эшләсәң, хәерлерәк булыр. Бу сәүдә итүчеләрнең иминлеге, алай гына да түгел, сатып алучыларның да исәнлеге өчен эшләнә.

Сәүдә нокталарында профилактик караулар алга таба да дәвам итә.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International