Геройлар очрашуы

2016 елның 9 декабре, җомга

9 нчы декабрь көнне Арча районында яшәүче  Социалистик Хезмәт герое Габдрахманова Стелла Закиевна Арча муниципаль районы  “Мәрхәмәтлек үзәге” директоры Гатауллина Лейсан Наилевна озатуында Республика Дәүләт  Советында  экскурсиядә һәм Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чарада булып кайтты.

Тантаналы кичәдә Россия, Советлар Союзы геройларын һәм Социалистик Хезмәт геройларын Премьер - министр Халиков Ильдар Шафкатович,  Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Фазлеева Лейла Ринатовна, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Амировна   һәм башкалар истәлекле вакыйга белән котладылар. Ә аннан соң чакырылган чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International