Карак булып тумыйлар

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Карак булып тумыйлар

2016 елда районда балигъ булмаганнар тарафыннан 17 җинаять (шуларның өчесе авыр җинаятьләр) эшләнгән. Узган ел ул 10 гына булган. Әлеге җинаятьләрдә барлыгы 21 балигъ булмаган яшьтәге яшүсмер катнашкан. Дөрес, аларның өчесе читтән килгән, берсе Яшел Үзән, икенчесе Әтнә, өченчесе Казан шәһәренең Совет районыннан, калганнары үзебезнекеләр.

– 2005–2009 еллар белән чагыштырганда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимү ягында. 2005 елда ул 40 булган, 2007–2009 елларда 20–30 арасында тиб- рәлгән. Ә менә алдагы өч ел белән чагыштырганда (2013–2015 елларда 2, 7, 10 булган) сизелерлек үк артып китте, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина.

Балигъ булмаган яшьтәгеләр арасында күбрәк нинди җинаятьләр очрый? Урлау очраклары күп. Яшел Үзән районыннан килгән 8 сыйныф укучысы Арчада бер йорт подъездыннан велосипед урлый. Өч яшүсмер Пионер авылындагы фермадан өч сарык урлап чыгып китә. Беренче очракта хуҗаларга 4 мең булса, монысында 42000 сумлык зыян килә. Казаннан килгән яшүсмер Арчадагы кафе–барда берәүнең сумкасыннан 2500 сумлык кәрәзле телефон, 1600 сумлык хәтер картасы, 20000 сумлык планшет–компьютер, икенче очракта Арчада бер яшүсмер берәүнең 1500 сумлык кәрәзле телефонын тартып ала. Ә 11 сыйныф укучысы “вакланып” тормый, төнлә авыл кибетенә керә һәм аннан 4829 сумлык аракы белән тәмәке җыеп чыга.

Тагын берсе дусты белән килешеп, ширкәтнең запас частьлар складына керә һәм аннан 3697 сумлык электр двигателе эләктереп чыга. Ә бер төркем егет күзе бер гараждагы автомобиль аккумуляторына, эретеп ябыштыру аппаратына төшә, шулар ук Арча станциясендә автомобильдән карбюратор һәм автомагнитолага кадәр сүтеп ала. Үрнәктә хәтта ишекләре бикләнмәгән, ачкычлары да калган булудан файдаланып, машина алып китү очраклары да күзәтелә. Бер яшүсмер өч тапкыр җинаять эшләүдә гаепләнә. Ул машина салоныннан акча янчыгы, подъезддан велосипед, машина салоныннан автомагнитола урлый.

Ә бер кыз бала мәктәптәге чишенү бүлмәсеннән куртка, икенчесе танышы белән килешеп, кибетнең сәүдә залыннан киемнәр эләктерә, тагын бер кыз кәрәзле телефон урлый һәм башкалар.

– 2016 елда гына 37 яшүсмер (узган ел бу сан 28 иде), үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен 26 ата–ана (15 иде) профилактик исәпкә куелды, – ди Алсу Һидиятуллина. – Әти–әни, үги әти балаларын кыйнаган очраклар да бар. Аларга карата җинаять эше кузгатылды.

– Ә менә җинаять эшләгән балигъ булмаган яшьтәгеләргә нинди чара кулланыла?

– Профилактик эш алып бару өчен алар исәпкә куела, ә җәза шартлы рәвештә бирелә яки штраф салына, кайбер очракта ябык типтагы уку учреждениесенә җибәрелә, – диде ул. – Наркотиклар белән бәйле өч очрак булган иде. Өч яшүсмер дә наркотик матдә саклаган өчен шартлы рәвештә җәза алды. Хәзер икесенә 18 яшь тулды.

Өлкән инспектор шулай ук 16 яше тулмаганнар арасында өлкән яшьтәге һәм гаиләле ирләр белән җенси мөнәсәбәтләргә керүнең ешаюы турында әйтте. Ата–аналарга балаларына, аеруча кыз балаларына, игътибарлы булырга кирәк. Чөнки мондый очраклар кызларының киләчәгенә зур зыян салырга мөмкин.

– Яшүсмерләр арасында җинаятьләрне булдыр- мас өчен профилактик максатта нинди эшләр башкарыла?

– Укучылар, студентлар, ата–аналар белән очрашулар, мәктәпләрдә әңгәмәләр һәм башка чаралар оештырабыз, авыр хәлле гаиләләргә йөреп, балаларның тормыш шартлары белән кызыксынып торабыз, рейдлар үткәрәбез, кичке 10 сәгатьтән соң йөргәннәрне барлыйбыз һәм башкалар. Әле ел башланды гына, уннан соң чыккан алты кеше теркәлде инде. Яңа елны каршылауда, 31декабрьдән 1гыйнварга каршы төндә аягына басып тора алмаслык хәлдә исерек 16 яшьлек яшүсмергә тап булдык. Өенә кайтып китәргә куштык, ә ул бәйрәмне бозмагыз дип кенә кычкырды. Исең китәрлек хәзерге балаларга, нинди генә сүзләр белән сүгенмиләр, ниләр генә кыланмыйлар. Дөрес, бу барлык яшүсмерләргә дә кагылмый. Менә шул тәртипле юлда йөрүчеләреннән үрнәк алсыннар иде. Монда мәктәп һәм ата–аналарның да тырышлыгы, ярдәме сорала.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International