Шимбә, 18 нче февраль көнне, Арча өченче номерлы мәктәпнең 2- 6 сыйныф укучылары укытучылар белән берлектә Арча стадионында ГТО нормаларын тапшырды. Чара бик күңелле итеп оештырылган иде. Балалар бик теләп, актив катнаштылар. Укучылар башта ГТО нормалары тапшырды аннары “Россия чаңгы юлы” кысаларында күмәкләшеп чаңгыда шудылар һәм 5нче ,6 нчы сыйныф укучылары арасында эстафета уздырылды. Ахырдан балаларны җылы чәй һәм печенье белән сыйлады.