"Күңелемдә яз" IV Республика татар музыкасы конкурс-фестивале булды

2017 елның 21 марты, сишәмбе

17, 18 мартта Казанда Рөстәм Яхин исемендәге "Күңелемдә яз" IV Республика татар музыкасы конкурс-фестивале булды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.
"Иң әйбәт вокаль башкару" номинациясендә, аерым җыр башкарып, Сираҗиева Илзирә (укытучысы Чулпан Харисова) I дәрәҗә, Никитина Зарина (укытучысы Гөлнара Сабирова, концертмейстер Ләйлә Минһаҗева) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды;
"Иң әйбәт инструменталь башкару" номинациясендә Харис Айбулатов (укытучысы һәм концертмейстер Рәдис Харисов), курайда чыгыш ясап, II дәрәҗә, Гайнуллина Зилә (скрипка, укытучысы Валентина Вәлиуллина, концертмейстер Ләйлә Минһаҗева) II дәрәҗә, Хәсәнова Рената (курай, укытучысы Альберт Гайнетдинов, концертмейстер Зимфира Хәсәнова) III дәрәҗә лауреат исемен яулады.
"Иң әйбәт инструменталь башкару" номинациясендә, фортепианода чыгыш ясап, Гарифуллина Элина (укытучысы Ләйлә Минһаҗева) I дәрәҗә, Гатауллина Әдилә (укытучысы Кадирия Галиева) II дәрәҗә, Әхмәдиева Диләрә (укытучысы Венера Әсәнова) III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды;
"Иң әйбәт инструменталь ансамбль" номинациясендә курайчылар ансамбле (укытучылары Айгөл Гарифуллина) III дәрәҗә дипломант булды;
Укытучылар Ләйлә Минһаҗева һәм Рәдис Харисов "Иң әйбәт концертмейстер" номинациясе дипломнары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International