Күпне күргән

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Күпне күргән

Казанбаш авылында яшәүче Рәйсә Гасыймованы район башлыгы урынбасары Любовь Осина 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Юбилярны котларга Менделеевск шәһәрендә яшәүче улы Нургали дә кайткан иде. Нургали еракта яшәсә дә, айга ике тапкыр авылда була икән.

– Алып китсәң иң күбе бер ай түзәләр, аннан авылны сагындык, дип, тәрәзәдән тәрәзәгә йөри башлыйлар. Янымда гына торсалар безгә дә җиңел булыр иде. Урын җитәрлек, йортыбыз ике катлы. Юк, шушында кайтабыз диләр, – ди Нургали.

Авылда Рәйсә апа ире Тимергали, балачактан инвалид улы Рәис белән яши. Социаль хезмәткәр билгеләгәннәр. Шушы авылдан. Аны бик мактадылар. Туганнары да бик булыша. Юбилее белән котларга да килгәннәр.

– Рәйсә апа үзе бик яхшы кеше булды. Һәрчак ярдәм итеп торды. Ничек аны котламыйсың да, ничек ярдәм итмисең, – диделәр алар.

Р.Гасыймова өч сыйныф кына тәмамлап калган. 12 яшеннән колхоз эшендә. Сыер да сауган, төрле эшләр башкарган.

– Тормышыбыз авыр булды. Бик нык ачлык кичердек. Әтидән биш бала калдык без. Эшләдем дә эшләдем, Аллага шөкер, – диде хезмәт ветераны. – Гомерем буе шушы авылда яшәдем. Ирем дә Казанбашныкы. 54 ел бергә гомер итәбез. Минем әни дә 104 яшькә кадәр яшәде. Яшисе килә әле, тормыш бик рәхәт бит.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International