«Хезмәтем, көчем – милләтем өчен»

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

«Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесендә  катнашырга чакырып калабыз

 

Татар интернетын үстерү фонды, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениеләре Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе үткәрә.

Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары катнаша ала.

Тулырак бәйгенең официаль интернет битләрендә:

http://qushlawich.ru/node/712

http://belem.ru/node/7304

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International