Тукайның һәр сүзе – үзе бер хәзинә

2017 елның 28 апреле, җомга

Тукайның һәр сүзе – үзе бер хәзинә

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган ай аңа багышланган чаралардан гөрләп тора, туган көне район күләмендәге зур бәйрәмгә әверелә. Узган ел Тукайның 130 еллыгын шаулатып уздырган идек. Ул көннәрдә Арча Тукай белән яшәде.

Шул арада бер ел үтеп тә китте. Яңадан яз, апрель җитте. Шигырь бәйрәмнәре, очрашулар, кичәләр башланды. Ә иң зур чараларның берсе 27 апрельдә үтте. Ул һәр елдагыча район тарихына матур традиция булып кереп калган йөгерергә яратучылар өчен традицион спорт бәйрәме – марафон белән башланып китте.

Әмма Тукай һәм безнең Арча турында сүз барганда бернәрсә дә алай коры гына үтеп китмәячәге, ягъни бу очракта йөгерү белән генә чикләнмәячәге билгеле иде. Марафон иртәнге 9 сәгатьтә үзәк мәйданда күңел ачу чарасы белән башланып китте. Җыр, бию, музыка йөгерүчеләргә, бәйрәмгә килгән арчаларга яңа рух өстәде. Яшь җырчы Рамил Закиров чыгышы чараны ямьләндерде. Арча яшьләре, студентлары катнашында флэш–моб аларны тагын да дәртләндереп җибәрде. Ә бәйрәмне якташыбыз “Татар” радиосы ди–джее Рамил Шәрәфиев алып барды.

“Тукай марафоны – 2017”гә килүчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Ул арчаларны шигырь бәйрәме белән котлады, йөгерешчеләргә уңышлар теләде.

Бу юлы йөгерештә йөзгә якын кеше катнашты. Арчадан гына түгел, күрше Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара районнарыннан да килгәннәр иде. ТНВ каналында эшләүче якташыбыз, телевидениенең баш мөхәррире–генераль директор урынбасары Данил Гыйниятов үзенең Тукай яшәгән төбәктән булуы белән горурланып, быел да йөгерешкә кайтты.

Тагын бер үзенчәлек – быел марафонда җитәкчеләр дә катнашты. “КСМ”, “Металл”, “Газстройгарант” ширкәтләре җитәкчеләре Салават Нуриев, Инсаф Габделгазизов, Руслан Хәмитов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, 79 яшьлек Ягъфәр Шәмиев та йөгерешкә китте.

Арча – Яңа Кырлай арасын (24 километр) үткән йөгерешчеләрне Габдулла Тукай яшәгән авылда музей янында каршы алдылар. Әлбәттә, иң җитезләренә бүләкләр дә тапшырылды (җиңүчеләр arskmedia.ru сайтында).

Бу көнне районга бик күп кунаклар – язучылар, шагыйрьләр кайтты. Кунакчыллыгы белән дан тоткан арчалар аларны район чигендә чәк–чәк белән каршы алды.

– Апрель – шигърият ае. Татар яшәгән бөтен төбәктә, хәтта чит илләрдә дә бу көннәрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Әмма безнең өчен иң зур чара Тукай яшәгән төбәктә, Яңа Кырлайда, – диде Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Вәлиев.

Яңа Кырлайда кунакларны Тукай әкияте геройлары каршы алды. Очрашу Мәдәният йортында дәвам итте. Биредә Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәребез тарафыннан “Туган тел” бәйрәме үткәрелде. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов, Евразия университеты профессоры Җанташ Якупов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, язучы Зәки Алибаев, башкорт шагыйрәсе Лариса Абдуллина, Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Роберт Миннуллин, Зиннур Мансуров, танылган шагыйрә, прозаик, әдәбият галиме Рифә Рахман, якташларыбыз шагыйрь Наил Касыймов, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, шагыйрь һәм галим Рифат Җамал, шагыйрь, галим, педагог Хәнәфи Бәдигый, журналист, Тукайның дүртенче буын туганы Риман Гыйлемханов һәм башкалар катнашты. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

– Тукай якташыбыз гына түгел, ул халкыбызның даһи улы. Саекмас чишмә ул. Аның һәр сүзе – үзе бер хәзинә, – диде Илшат Нуриев.

– Тукайны һәр ел шулай зурлаганыгыз өчен рәхмәт. Сез шуның белән җирлегегезне, халкыгызны, балаларыгызны да зурлыйсыз, – диде аңа җавап итеп Данил Салихов.

Бәйрәмгә быелгы Тукай бүләге ияләре язучы Мәдинә Маликова, шагыйрә, сәнгать белгече Розалинә Шаһиева, дин әһеле Харис хәзрәт Салихҗан да кайт-кан иде. Шигырьләр бик күп яңгырады, алар җырлар, биюләр белән бизәлде.

Аннан кунаклар Тукай музеенда булдылар, зиратка барып, Сәгъди карт каберенә чәчәкләр салдылар. Чара моның белән генә тәмамланмады әле. Яңа Кырлай авыл җирлегенә кергән мәдәният йортлары, музей, мәктәп хезмәткәрләре, Арча үзешчәннәре көче белән кунаклар катнашында Сәгъди карт йорты янында да шигырь бәйрәме узды. Аннан соң кунаклар шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка сәяхәт кылдылар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International