13 майда Казанда "KAZAN-MUZIK Йорт" II Халыкара музыкаль-инструменталь башкаручанлык бәйгесе узды. Бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Зәй, Алабуга, Уфа, Пермь һәм башка шәһәрләрдән килгән укучылар катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.
«Баян, аккордеон» номинациясендә Мингазов Самат (җитәкчесе Гайнуллин Булат Марсель улы), баянда уйнап I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды;
«Кыллы уен кораллары» номинациясендә Кузнецов Вадим (җитәкчесе Алеева Миләүшә Тәлгать кызы), гитарада уйнап III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.
Нәтиҗәле хезмәтләре, укучыларны музыкаль – эстетик тәрбияләүгә һәм милли мәдәниятны саклауга керткән зур өлешләре өчен сәнгать мәктәбе укытучылары Гайнуллин Булат Марсель улы, Алеева Милеүшә Тәлгать кызына Рәхмәт хатлары тапшырылды.