Америкага да барыр идем

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Америкага да барыр идем

Нариман ага Вахитов 9 майда Арчага “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен махсус Мәскәүдән үк кайтты.

Нариман аганың үзенә бүген 78 яшь. Әтисен бөтенләй хәтерләми. Ул сугышка киткәндә малай әле бишектәге сабый гына була.

– Әти 1942 елда Тула өлкәсендә хәбәрсез югалган. Соңыннан аның белән бергә булган шушы як кешесе әнигә әйберләрен алып кайтып бирде. Күрәсең, туганнар каберлегендә күмелгән. Үзәк архивтан эзләп тә аның турында бер мәгълүмат та таба алмадык, – ди Нариман Вахитов. – Өченче ел Иске Кырлайга кайттым. Такси белән генә. Беркемгә дә тукталмадым. Турыдан–туры авыл уртасындагы обелиск янына бардым. Анда әтинең фамилиясен күрдем. Бик сөендем. Икенче елны буяулар, быел әтинең портретын ясатып алып кайттым. “Үлемсез полк” акциясендә катнашуны үземнең бурычым дип санадым. Чөнки әти миңа тормыш биргән. Ә минем аны онытырга хакым юк. Арчага гына түгел, мондый чара Америкада үтсә, анда да барган булыр идем.

Ул Арчада яшәүче Сөмбелә һәм Илдус Хәбибуллиннарда тукталган. Илдусны – улым, Сөмбеләне кызым дип атый.

– Авылда безнең күршедә яшәгән ул, – дип аңлата Сөмбелә. – Әтинең абыйсының балалары ятим калгач, Мөхәммәтҗан бабабыз Нариман абыйның әтисе Ханнан абыйны, аның сеңлесе Минҗиһан апаны (ул вафат инде) тәрбияләп үстергән.

1948 елда Нариманны алып әнисе Мәскәүгә күчеп китә. Ике сыйныф тәмамлаган малайга яңадан беренче сыйныфка укырга керергә туры килә.

– Чөнки мин бер сүз русча белми идем. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң армиягә киттем, кайткач кичке мәктәптә укыдым. Гомер буе Мәскәүдә яшәдем. 42 ел тимер юл почтамтында эшләдем. Тренер хезмәтен дә тәкъдим иттеләр. Мин спортчы идем. Чаңгы буенча спорт остасы. Йөрәк авырып, инвалид-
лык алгач һәм таякка калгач, чаңгыдан баш тартырга туры килде. Әмма спорттан түгел. Көн саен иртән йөгерә башладым. Шуның нәтиҗәсендә бераздан таякны да ташладым. Әле дә йөгерәм. Ял көннәрендә 10–15 километр араны узам. Хәтта марафонда да катнашып, 20 километрга йөгердем, – ди Нариман ага.

Шулай бер шөгыль табып, үз күңелен үзе күреп яшәгәнгә генә авыр-
лыкларга түзәдер ул. Ир–егетнең йөрәге дә таштан түгел бит. Хатыны Роза ханым белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Нариман ага аларны укыту, кеше итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән. Тәртипле, намуслы, акыллы балалар булып үскәннәр, хезмәтләрендә уңышларга ирешкәннәр.

– Шуларны аякка бас- тырыйм дип өчәр эштә эшләдем, фатирлар алып бирдем. Бар да булды дигәндә генә, ачы язмыш безнең ишекне какты. Ике улым берьюлы юл һәлакәтендә вафат булды. Олысына – 45, икенчесенә 39 яшь иде. Бер шатлыгыбыз – оныгым Рөстәм калды, – ди Нариман Вахитов. – Минем бик туган ягыма күчеп кайтасым килә, тик Роза риза түгел, улларымны калдырмыйм, ди.

Бу кайтканында ул барлык туганнарын җыеп аш та үткәрде. Аңа Сөмбелә белән Илдус, аларның уллары Илназ, киленнәре Гөлназ булышты. Нариман ага игелекле кешеләргә чиксез рәхмәтле.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International