Арчаның КВН командасы – өченче

2017 елның 9 июне, җомга

Арчаның КВН командасы – өченче

31 майда Арчаның “Казан арты” КВН командасы югары татар лигасының финал ярышында катнашып, өченче урын алып кайтты.

Арча КВН командасы... Ничектер сәер яңгырый. Чөнки без аңа күнекмәгән. Юк, бу арчалар өчен КВН ят нәрсә дигән сүз түгел. Кайчандыр предприятие, оешма, хуҗалыклар арасында үткәрелгән чаралар кысаларында Арчада кыш буе КВН командалары очрашты.

– Тик ул КВН ук булып җитмәгән иде әле. Анда күбрәк сәхнәләштерелгән күренешләр, танылган артистларга пародияләр тәкъдим иттеләр. Ә чын КВНда юмор бөтенләй башкача. Көн темасына кагылышлы миниатюралар эшләргә, аларны күрсәтә белергә кирәк, – диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе, “Казан арты” КВН командасы җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. Аның белән без нәкъ менә шул хакта сөйләштек тә.

– Ильяс Нурсилович, югары татар КВН лигасы кайчан барлыкка килде?

– Югары татар КВН лигасы әллә ничә елдан бирле бара инде. Анда күбрәк уку йортларыннан студентлар командалары чыгыш ясый. Арчаларның моңарчы бөтенләй катнашканы юк иде.

Узган ел октябрь аенда фестиваль булды. Күбрәк кеше катнашуы кирәк булган, күрәсең. Команда тупларга кушып безгә дә шалтыраттылар. Ул вакытта мин әле район Мәдәният йортында эшли идем. “КВН мәктәбенә барасыз, уйнарга өйрәнергә”, – диделәр. Команда җыйдык. Киттек. Лекцияләр укыдылар, аңлаттылар, кыскасы, КВНның асылына төшендерделәр. Аннан уенда катнашырга кирәк булды.

Яңа Кенәр егете, Татар радиосы ди–джее Рамил Шәрәфиев безгә бик зур ярдәм итте. Ул аграр университетта укыган вакытында ике тапкыр КВНда чемпион калган кеше. Рамил редактор да булды, мәзәкләр язарга да булышты. Әзерләнергә бер атна бирелде. Шул мәзәкләрне сәхнә өчен әзерләп, редакторларга күрсәтәсең. Көн дә. Алар кайберсен төшереп калдыра, я үзгәртә, тәкъдимнәр кертә.

Чыгыш ясадык. Безне тамашачы яратты. Жюрига да ошадык, күрәсең, чирек финалга чакыру алдык.

– Аннан кайткач сезнең инициатива белән Арчада да КВН уеннары оештырылды бит. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә яратып килде. Зал тулы булды. Димәк, КВН халыкка ошый.

– Әйе. Өйрәнеп кайткач, нигә белгәннәреңне кулланмаска? Башта үзебезнең яшьләр, студентлар уйнады, аннан күрше районнардан да чакырдык. Уңышлы чыкты. Ә декабрь аенда чирекфиналга киттек. Бу вакытта мин яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли идем инде. Әмма команданы ташлыйсым килмәде. Үземә дә ошый иде. Тагын Рамил Шәрәфиев ярдәмгә килде. Бу юлы ярымфиналга чыккан сигез команда арасына кердек. Эшче команда бер без идек. Калганнар – уку йортларыннан студентлар. Анысы бу елга чыккач булды. Икенче урынны яуладык. Ярымфиналда көтмәгәндә дүрт иң көчле команда арасына кереп, финалга да үттек.

– Нәрсә белән шулай жюри әгъзалары күңеленә хуш килдегез икән?

– Безнең команда музыкаль. Шуның белән алдыр-
ганбыздыр дип уйлыйм. Җыр сүзләрен үзгәртәбез дә башкарабыз. Күңелле һәм кызык чыга. Аннан безнең командадагы Динар Бариев үзе генә дә ни тора. Бик оста кеше. Тамашачыга да рәхмәт. Безне яраттылар, һәр чыгышыбыз- ны алкышлар белән бәяләделәр.

– Һәм, ниһаять финал. Авыр булдымы?

– Калган өч команданың инде КВНнар уйнап, чынык- кан икәнлекләрен, безнең әле беренче ел гына бу өлкәне үзләштерүебезне исәпкә алганда, җайлы булмады. Тырышырга туры килде. Бу юлы биремнәр дә катлаулы иде. Кереш өлешенә эстрада йолдызлары белән (бездә Хәмдүнә Тимергалиева) өй эше, 3 минутлык видеоблог, музыкаль номер өстәлде. Жюри да (татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, татар конгрессының татар форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, Татар радиосының баш мөхәррире Айваз Садыйров, блогер инстаграмчы Ринат Вәлиәхмәтов, җырчы Илназ Сафиуллин) бик таләпчән иде.

– “Казан арты” КВН командасы белән дә таныштырып китегез инде.

– Арча Мәдәният йортыннан Динар Бариев, Зөлфәт Сибагатуллин, Данис Гайфуллин, Колачы клубы мөдире Инсаф Мөхәммәтҗанов, ди–джей Айзат Җәлилов, Камилә Ганиева һәм мин, команда капитаны. Сценарийлар язучы – Рамил Шәрәфиев.

– Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International