Күңелләрдә яши

2017 елның 9 июне, җомга

Күңелләрдә яши

Мин район хастаханәсенең элекке баш табибы Владимир Иванович Кувинны еш искә алам. Бу гаять гади, якты, кешелекле кеше һаман да исән, телефон шалтырар да: “Ничек хәлләр?” – дигән ягымлы тавышы яңгырар кебек.

Кешеләрне, эшен, табигатьне бик яратты Владимир Иванович. Чыпчык күрсә дә балалар кебек куаныр иде ул. Без аның белән балыкка да, ауга да, табигать кочагында болай гына ял итәргә дә йөрдек.

Әле менә бал кортлары күчләр аерыр чак җитте. Бервакыт Владимир Иванович: “Хастаханә ишегалдындагы юкәгә күч сарып маташа. Син бит умартачы, җыеп ал”, – дип шалтыратты. Районның баш умартачысы Валерий Сотнезов хас- таханә каршында гына яши иде. Шуларга кереп тубал, башка кирәк–ярак алып күч җыярга йөгердем. Ә анда һава суларга чыккан авырулар: “Әле генә бар иде, юкка да чыктылар”, – диләр.

Яңа Кенәр ягына чык- канда Владимир Иванович: “Әйдә, райондагы иң йомшак сулы чишмәне күрсәтәм”, – диде. Ниндидер тауларга үрмәләп, чытыр- манлыклар аша мендек. Бу атаклы Хәтнә чишмәсе булып чыкты. Әле ул чакта монда юл юк иде. Владимир Иванович Кенәр хастаханәсендә эшләгәндә Хәтнәгә авырулар янына ат белән, хәтта җәяү йөрүләрен искә алды.

Күлле–Кимегә барганда андагы участок хастаханәсе чоланына оялаган карлыгачларны күрсәтергә алып керде. Күпме кеше кереп–чыгып йөри, ә боларның исе дә китми.

Һәр нәрсәне тоемлый, күңел күзе белән күрә, бәяли белә торган кеше иде ул. Аның якты йөзен күрүгә бар кайгыларың тарала, яшисе килә башлый иде. Иртән эшкә килгәндә аны каршы алган авырулар: “Кувин абый!” – дип чолгап алырлар иде. Һәрберсенең гозере бар, ул аркаларыннан сөеп һәркайсын тыңлый, җавабын бирә бара, берәүне дә игътибарсыз калдырмый. Сүз белән генә түгел, эше белән дә булыша ала торган табиб, хирург, кирәк булганда гинеколог та иде ул.

Якыннары, хезмәттәшләре, дуслары гел сагына Владимир Ивановичны. Әле менә аның вафат булуына 15 ел тулган көнне алар бергә җыелып искә алдылар үзен. Бик күп хатирәләр яңарды. Биредә булган һәркем аның чын Кеше булуы турында сөйләде. Оныклары: “Ул безгә “Сез” дип олылап дәшә иде, бабабыз безгә гомергә үрнәк”, – диделәр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International