“Россия, сиңа багышлыйбыз!”

2017 елның 16 июне, җомга

12 июнь – Россия көне. Бу көн иң яшь һәм иң тантаналы бәйрәмнәрнең берсе. Россия халкы өчен,12 июнь, бик мөһим дата, Россия Федерациясе өчен горурлык көне.Әлеге бәйрәм уңаеннан   “Арча 3нче номерлы гомүмбелем бирү мәктәбе-балалар бакчасы” янында эшләп килүче  “Сәлэт”  җәйге лагерында “Россия, сиңа багышлыйбыз!”  исеме астында квест-уен уздырылды.Чарага кадәр балалар арасында  шушы тема астында рәсем, шигырь конкурслары үткәрелде.Әлеге чараның төп максаты- балаларда патриотик  хис, Ватанга мәхәббәт, флагка, гербка, гимнга хөрмәт тәрбияләү.

Бәйрәм чарасында "Мәгариф"журналының баш мөхәррире Таишева С.Н. һәм Арча муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча  урынбасары Шакирова М.Н.катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International