Басуларга карап күзләр ял итә, күңел сөенә

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Басуларга карап күзләр ял итә, күңел сөенә

Район җитәкчесе Илшат Нуриев әлеге сүзләрне “Курса МТСы” ширкәте кырларын карап чыккач әйтте.

19 июньдә, электән килгән матур гадәт буенча, район хуҗалыкларында чәчүлекләрне кабул итү башланып китте. Район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре кемнең нинди хезмәт куйганын бәяләп, басулар буйлап үттеләр.

Быел районда яңа хуҗалыклар барлыкка килү игенчелек өлкәсендә генә түгел, гомумән, уңай үзгәрешләргә китерер, дигән өмет бар. Һәркем булдыра алганча җирен эшкәртте, чәчте, ашламасын кертте.

Матур җәйләр килеп, мул уңышлар җыйнап алырга язсын инде. Әлегә өметләр зурдан, соңгарак калган үсемлекләр дә уңайлы шартларда күзгә күренеп үсә. Шөкер, дым да җитәрлек, азык әзерләү өчен дә җай чыкмый калмас.

– 40 гектардагы арышны сенажга салабыз, – ди “Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов. – Вакыт бара, көтеп торып булмый инде, аннан әкренләп люцернага күчәбез. 2 мең гектарда азык катнашмасы, метр ярымга җитә торган азык борчагы чәчтек. Иң соңыннан чәчелгән арышлар бик яхшы.

“Венета” ширкәте матур гына итеп эшчәнлек алып бара. “Быел рапс өчен бик уңай килеп тора, – диде аның җитәкчесе Булат Исрафилов. – Орлыкка дип кукуруз чәчтек”.

Бу хуҗалыкта тритикале культурасын игү серләрен яхшы беләләр. Быел да яхшы уңыш вәгъдә итә. “Фураж өчен бик әйбәт, халык та яратып ала”, – ди җитәкче. Арыш белән бодайны кушып чыгарылган культура шул ул.

“Нива” ширкәтендә күңел күтәрерлек әйбер күренми дип барганда Яңасала урамында бер төркем кешеләр белән җиң сызганып тырышып эшләп йөргән авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин очрады. Басудагы артезиан коесыннан авылга су торбасы сузалар икән. Җитәкченең халык арасында булуы әйбәт.

Ә менә ширкәттә эшләргә теләүче юк. Район күләмендә данлыклы тракторчылары, комбайнчылары, шоферлары бар иде. Инвесторлар килгәч бар да качып бетте. Пар җирләрен эшкәртергә дә кеше юк. “Удмуртиядән бер кеше килергә тиеш”, – ди җитәкче Айдар Вальщиков. Фермада терлекләре дә бетте. Булдыклы хуҗалар көтә Яңасала җирләре.

“Курса МТСы” ширкәте басуларына килеп кергәч барыбызга да рәхәт булып китте. Нәкъ җырдагыча, игенченең булганлыгы, уңганлыгы кырларыннан күренә!

Бөтен культуралар да яхшы хәлдә бу хуҗалыкта. “Без борчакны аеруча яратабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – 2010 елгы корылыкта да гектардан 12 центнер уңыш алдык, башка культураларныкы бик аз булды”.

Борчакның быел яңа сортын чәчкәннәр. Арпа, солы, бодай, арыш басуларына карап сокландык. Аммиак суы да керткәннәр, тамырдан да тукландырганнар. Технология төгәл үтәлгәч чүп үләннәр дә юк. “Борчакны тирән чәчәбез, авыр тырмалар белән тырмалыйбыз, – ди җитәкче. – Гербицид кулланмыйбыз”.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең кукуруз басуларында да чүп үләненең әсәре дә юк. Быел пар җирләренә сидераль культуралар чәчкәннәр. Сугарулы мәйданнар 400 гектарга артачак. Сыерларны “электр көтүче” көтә. Галимнәр хуҗалыкта үз кешеләр, аерым участокта тәҗрибә үткәрәләр. Микробиолог Римма Ибәтуллина хуҗалык җитәкчеләренә дә файдалы киңәшләрен җиткерде.

– Бүген төп бурыч – терлек азыгы әзерләү, – диде район җитәкчесе Илшат Нуриев. – Районда терлекләр күп, аларны җитәрлек азык белән тәэмин итәргә кирәк. Чәчүлекләрне карау, тәрбияләү дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Агрономнарны эшләтегез.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International