Сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй!

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй!

Соң булса да, уң булсын, ди халык мәкале. Ниһаять, 16 июльдә Арчада да Сабантуй бәйрәме үтте. Рухы үзгәрәк булса да, бәйрәм бәйрәм инде ул. Көн дә бик матур, эссе, әмма бераз җиләс тә иде. Эссегә дә түзәрсең, чөнки мондый көннәрне быел сагынып, көтеп алдык.

Бәйрәмне ачканда район җитәкчесе Илшат Нуриев та табигатьнең юмартлыгы, игенчеләребезнең фидакарьлеге белән басуларда мул уңыш үстерелүен билгеләп үтте. Хәзергә бар да әйбәт, авыл хезмәтчәннәре бу көннәрдә терлек азыгы туплыйлар, уракка әзерләнәләр.

Сабантуй – төрле милләтләрнең татулыгын күрсәтә торган да бәйрәм. Хезмәттә дә шулай бергәләп, бердәм булып матур нәтиҗәләр күрсәтә алар. Әлеге рух мәйданда да ачык сизелә. Капканы керүгә татар, рус, мари, керәшен халыклары яшәешен, йолаларын чагылдырган йортлар каршы ала. Төрле уеннарда, бәйгеләрдә милләтеңә карамыйлар – иң мөһиме – көчеңне, осталыгыңны күрсәт!

Бәйрәм эченә бөтереп алып кереп киткән “Дөнья иңли милли Сабантуйлар” дигән кереш өлешен (куючы режиссер Гөлназ Гарифҗанова) әзерләүчеләргә, анда катнашучыларга аерым рәхмәт. Эшне ничек башласаң, шулай бетә, диләр бит. Бик матур башладылар, анда быел мәдәният хезмәткәрләре, педагогика көллияте белән бергә мәктәп укучылары да катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде.

Мәйдан уртасына бер-бер артлы кыр батыр- лары, алдынгы терлекчеләр чыга. Район җитәкчесе Илшат Нуриев аларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшыра. “Игенче” хуҗалыгыннан Нияз Йосыфҗанов районның быелгы сабан батыры. “Северный” ширкәтеннән Фәнис Вәлиуллин — икенче, “Яңарыш” хуҗалыгыннан Фирдүс Мортазин өченче урында.

Мәйданда — җигүле атлар. Быел алар егерме, бер-берсеннән аерып карарлык түгел, бар да матурлар, Сабантуй бизәкләре. Жюри да шундый нәтиҗәгә килде — һәркайсына 5әр мең сум акча бирделәр.

Сабантуйның аерылгысыз өлеше булган милли көрәш кичкә кадәр дәвам итте. Ветераннар арасыннан Теләчедән Азат Шәйхетдинов җиңде. Балалар арасында Арчадан Әлфис Һидиятуллин җиңү яулады. Яшүсмерләр арасында 40 кг га кадәр авырлыкта Шушмабаштан Илдар Гобәйдуллин, 60 кг га кадәр педагогика көллиятеннән Булат Шәйхетдинов, 45 кг га кадәр Утар Атыдан Динияр Моратов, 50 кг га кадәр Арчадан Инсаф Галәветдинов, 55 кг га кадәр педагогика көллиятеннән Инсаф Корбангалиев, 70 кг га кадәр Арчадан Данир Сөләйманов, 70 кг нан югары авырлыкта педагогика көллиятеннән Нәсим Габидуллин җиңүче булдылар.

Өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында 60 кг га кадәр авырлыкта Арчадан Рөстәм Габделбәров менә ничә еллар инде беренчелекне бирми. 70 кг га кадәр авырлыктагылар арасында Түбән Мәтәскә егет Илшат Фазылҗанов батыр калды. Финалда ул үзенең дусты, Татарстан чемпионы Рамил Хәкимҗанов белән туры килде. Бу көнне иң матур көрәш булды бу! Икесен дә халык яратты, гөрләтеп кул чапты.

80 кг га кадәр авырлыкта Наласа авылыннан Фаяз Зарипов иң көчле көрәшче икәнлеген күрсәтте. Фаяз чиста, матур көрәшә!

90 кг га кадәр авырлык- та Күпербаштан Илшат Идиятов, 90 кг дан югары авырлыкта Арчадан Илнур Зәйнуллин батыр калдылар. Илнур район Сабантуеның быелгы абсолют батыры да.

Баш хөкемдар — Ренат Алиев һәр көрәшче, хөкемдарлар турында кызыклы итеп тулы мәгъ- лүмат биреп барды. Быел ахырга таба көрәш вакытында мәйдан уртасындагы концертны туктатып торуларын тамашачы хуплады. Көрәш — Сабантуйның үзәге булуын аңлый башладык булса кирәк. Җырны аны мәйданнан читтә дә тыңлап була.

Ильяс Фәттахов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International