Уңыш өчен көрәш дәвам итә

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Уңыш өчен көрәш дәвам итә

Элегрәк тычкан-күселәргә агу куеп йөри торган оешма бар иде. Безнең редакция бүлмәләрендә дә калдыргаладылар. Берничә көннән моңарчы ябык йөргән тычканнар көрәеп, матурланып китә иде. “Агу түгел – дару” дигән мәкалә дә язган идем ул вакытта.

Бәрәңгегә агу сипкәннән соң исән калган бөҗәкләрне күргәч искә төште болар. Агуларның исемнәрен ишеткәч тә егылып үләргә тиешләр иде, югыйсә: “Маршал”, “Палач”...

– Колорадо коңгызы хәзер бәрәңге өчен алай куркыныч түгел, – ди “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев. – Без орлыкны агулап утыртабыз, шуңа күрә кортка каршы көрәшәсе юк. Бәрәңгенең авырулары күп хәзер, алар зур зыян китерергә мөмкин.

Хуҗалыкның бәрәңге басуларында да булдык. Шау чәчәктә алар хәзер. Чүбе дә, корты да юк, дым җитәрлек. Җиде төрле сорт игәләр, һәр сорт чәчәге, сабагы белән дә аерыла. Бер төптә 26 бүлбе санадык. Уңыш мулдан булачак, исән-имин җыеп алырга гына язсын.

Шәхси хуҗалык бакчаларында да бәрәңге начар булмас.

– Соңгы елларда фитофтороз авыруы азрак булды, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Аңа караганда зуррак зыян сала торган фузариоз гөмбәсе дигән авыру барлыкка килде. Андый үсемлекнең яфрагы бөгәрләнә, күпмедер вакыттан соң ул бөтенләй кибә. Мондый үсемлекләрне төбе белән алып, сабагын юк итәргә кирәк. Бүлбесе булса, аны ашарга ярый, билгеле. Фитофторозга каршы эшкәртү дә зыян итмәс, чөнки бу авыру өчен шартлар уңай тора.

Рөстәм Мөхәммәдиев быел рекордлы уңыш булачак, ди. Язгы бодай җиңел машинадан биек, элеккерәк заманда ат дугасы күмелә, дип әйтерләр иде. Белгечләр исәпләп тә караган – гектардан уртача уңыш 45 – 50 центнер. Бу биологик уңыш. Аны сак- лап калу өчен шактый хезмәт куярга кирәк.

– Бодай серкә очыр- ды, хәзер бөртекләр тулу вакыты, – ди Әхмәт Хәкимҗанов. – Һава шартлары дымлы һәм җылы булу үсемлек авырулары көчәюгә китерде. Авырулар аскы кыяклардан өскә таба менә. Әгәр өске кыяклар да юкка чыга икән, бу очракта башакка зыян килә, бөртек ябык була, көтелгән 45 – 50 центнер уңыш 30 центнерга калырга мөмкин.

Хәзер бодайның иң “тәмле”, балавызсыман вакыты. Бөҗәкләр, аеруча тлә мондый азыкны ярата. Чарасын күрмәсәң үсемлекнең җелеген суырачаклар.

Бик җаваплы чор. Менә шуны исәпкә алып, “Ак барс” агрокомплексы”нда яңа кайткан үзйөреш- ле “Барс” маркалы сиптергеч (7 млн сум тора) белән бодай басуларын эшкәртеп чыктылар. Бу агрегат тәүлек буе эшли ала, тәүлеккә 500 гектар эшкәртә.

Нәтиҗәсе бик әйбәт. Берүк вакытта гектарга 10 ар килограмм исәбеннән карбомид (азотлы ашлама) та керттеләр.

Хуҗалыкта сидераль культуралар программасы да эшли. Кандала үләнен сукалап, эшкәртеп куйдылар инде. Хәзер рапсны туфракка күмдерү бара.

Ындыр табаклары, амбарлар ашлык кабул итәргә әзер. Тәүлеккә 800 тонна ашлык үткәрер- лек киптергечләре бар. “Бездә көнгә шул чама ашлык кайта да инде”, – ди баш агроном.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International