Мәктәпләр ни хәлдә?

2017 елның 28 июле, җомга

Мәктәпләр ни хәлдә?

Район хакимияте, мәгариф идарәсе, янгын күзәтчелеге, газ идарәсе, Роспотребнадзор, район эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе һ.б. оешма вәкилләреннән торган махсус комиссия мәктәпләрнең, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына, кышка әзерлекләрен тикшерә. 19 июльдән башланган тикшерүләр август башына кадәр дәвам итәчәк.

Район башлыгы Илшат Нуриев Ташкичү мәктәбенең әзерлегеннән канәгать калган. Быел биредә яңалыклар бар. Белем көнендә Шиһабетдин Мәрҗани музее һәм Шиһабетдин Мәрҗани белән Мәхмүт Галәүгә бюстлары ачылачак.

Өчиле, Яңа Кырлай мәктәпләрендә комиссия белән без дә булдык. Болай бар да тәртиптә кебек булса да, һәр вәкил тиешле таләпләр буенча тикшерә. Бу ике мәктәп тә ныклап төзекләндерелгән. Яңа Кырлай мәктәбе берничә ел алданрак, Өчиле мәктәбе 2014 елда яңартылды. Бар җирдә тәртип, укучыларны кабул итәргә әзерләр. Гомумән, районда мәктәп- ләрнең һәммәсе чис- та, матур хәзер, кайсы өр-яңа, кайсылары ныклап төзекләндерелгәч. Әлеге мәктәпләрдә булганнан соң район башлыгы урынбасары Любовь Осина үз фикерен әйтте: “Гомумән, уку елына әзерләр. Кайбер җитешсезлекләрне төзәтеп бетерәчәкләр, җитди проблемалар юк. Бакчалары да тәртиптә, яшелчәләр әйбәт кенә үсеп килә”.

Комиссия һәр көнне эштә. Кичә Наласа ягы зонасында булдылар. Калганарын 2августка кадәр карап бетерергә уйлыйлар. Димәк, мәктәпләр бер ай алдан укучыларын кабул итәргә әзер, дигән сүз.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов: “Бүгенге көндә мәктәпләр яңа уку елына балаларны кабул итәргә әзер. Мәктәпләрнең күбесе яңа һәм төзекләндерүдән соң яңартылган, кайбер җитешсезлекләрне алар шул төзекләндерү ясаган оешма белән киңәшләшеп төзәтеп куя. Комиссия- дәге тикшерүче оешма-учреждениеләр үз өлкәләренә кагылышлы күрсәтмәләрне, киңәшләрен биреп бара”, – диде.

Әле берничә ел элек кенә мондый кабул итүләрне мәктәп, бакча коллективлары өркеп көтә иде. Хәзер замана гел яхшыга баргач, әзерлек тә оешкан төстә. Мәктәп, бакчалар әзер — балалар гына булсын!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International