Сталинград оборонасында бер кулын югалта

2017 елның 18 августы, җомга

Сталинград оборонасында бер кулын югалта

Арчада яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әдһәм Әхмәдҗанов шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтте.

Юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Казахстан якларында гади крестьян гаиләсендә туып–үскән, армиягә кадәр үк баш хисапчы дәрәҗәсенә күтәрелгән Әдһәм абыйга сугыш ачысын татырга да туры килә. 20 яшендә китә ул фронтка, 122нче танк дивизиясе составында Сталинград оборонасында катнаша, кулы авыр яралана. Бер кул белән калган өченче дәрәҗә Дан орденлы яшь егет өчен сугыш шулай тәмамлана.

Кайткач ул җаваплы хезмәтләрдә эшли, гаилә кора, хатыны Фәүзия апа белән өч бала тәрбияләп үстерә. Хатыны вафатыннан соң Арчага күчеп кайта.  Биредә ул Арча үзәк хастаханәсендә табиб булып эшләүче кече улы Рөстәм гаиләсендә яши. Улына да, килене Айгөлгә дә бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International