Эш күләме зур, ә менә акча...

2017 елның 18 августы, җомга

Эш күләме зур, ә менә акча...

Никадәр батыр һәм кыю йөрәкле булмасын, хатын-кызга җитәкчелек итү җиңел бирелми. Әмма Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина бирешми, проблемалардан чыгу юлларын да эзли, халык белән дә уртак тел таба. Менә әлеге вакытта ир-егетләр кебек үзе күзәтчелек итеп, үзара салым акчасына Иске Чүриленең бер урамына юл салдыра. Аның белән шунда очраштык та.

– Яшел урам бу. Ә халык телендә сазлык урам дип атала. Чөнки язын, көзен, яңгырлы көннәрдә су җыелып тора, ерып чыга алмаслык сазлык хасил була. Халкы ризасызлык белдереп күп мөрәҗәгать итте. Мөмкинлек туу белән быел беренче булып Яшел урамга таш җәйдерергә булдык, - диде ул.

Урамы киң, йортлар таза, йорт саен машина, капка төпләре матур. Күренеп тора, халык таза тормышлы. Уңайлык та таләп итә. Әмма аны тудырганны көтеп ята торган замана түгел, үзеңә дә тырышлык куярга кирәк. Үзара салым акчасы шуны күздә тота да инде.

– Элек-электән килгән әйбер ул. Берара бетеп торды да, менә тагын килеп чыкты, – диде Дания Гыйниятова. – Мин гомер буе фермада эшләдем, ирем Муса механизатор. 45 ел шушы урамнан йөрдек. 42ле бутый киеп эшкә чыгып китә идек. Хәзер бар да машиналы, яхшы юл, яхшы тормыш кирәк. Менә вакыты җитте, юлларыбыз да төзекләнәчәк. Бу программа дәвам гына итсен, 200 сум күп акча түгел ул, аннан үзебез өчен бит.

Дания һәм Муса Гыйниятовлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Рау- шания авыл мәктәбендә чит тел укыта, гаиләле, йорт төзеп чыкканнар. Уллары Ирек авылда участок ветеринария табибы. Калганнары Казанда, кайтып йөриләр.

Гөлнара Заһидуллина әйтүенчә, Яшел урамына юл стандартларына туры китереп вак таш җәяргә 615 мең сум акча каралган, булган акча 400 метрга гына җитә, урамның озынлыгы 1 километр 700 метр.

– Урамны төзекләндерү ярты юлда калмаячак, без аны алдагы елларда дәвам итәчәкбез, – диде ул.

– Мин бу урамда 27 ел яшим. 2013 елда өйләр буенча йөреп, өчәр мең сум акча җыеп, урамга төшүче тыкрыкка таш җәйдергән идем инде. Ул вакытта үзебез шуңа 8000, шәһәрдән кайтып яшәүче бер пенсионер карт 20000 сум акча кертте. Быел шул тыкрыкны да тигезләсәләр, яхшы булыр иде, – диде Фирая Сәхәбиева. –Ә юлның сак- ланышы үзебездән тора. Шлагбаум куеп, авыр машиналар керми торган итәргә кирәк. Башы башланды, юлы да булыр, Алла боерса. Үзара салым программасын гына бетермәсеннәр.

Ул акчага гына әллә никадәр эш башкарып булмый шул. Авылның киләчәген кайгыртып, һәр кешедән 500әр, 1000әр сум җыйган урыннар бар. Ә Иске Чүриле авыл җирлегендә 2017 елда план буенча каралган акчаның да 78 проценты гына җыелган. Шул акчаны тартып-сузып та булдыра алган кадәр эш башкарырга тырышалар.

– Үзара салым акчасы 2014 елдан бирле җыела. Беренче чиратта без зират коймаларын карадык. Венета, Кәдрәк, Иске Чүриле зиратларын (соңгы икесендә әле эш бетмәгән) тәртипкә китердек. Венетада Виктор Романов, Евгений Гаврилов, Иске Чүриледә Рамил Гарифуллин башлап йөрде, авыл халкын туплады. Материаллардан да бигрәк эшләтү кыйммәт. Авыл халкы үзе булышса, күпкә арзанга  төшә, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Аннан Иске Чүриле, Венета, Михайловка, Ашабаш чишмәләрен төзекләндердек.Урам утлары каралды. Бөтен авылда. Иске Чүриледә янгын гидранты куелды, Штерә һәм Ашабашта да булачак. Дүрт авылга мотопомпа алынды. Хәзер менә юлларга тотындык. 2017 елда җыелган үзара салым акчаларына 2016 елдан калган акчаны да кушып эшлибез.

Иске Чүриледән соң юлчылар Михайловкага (500 мең сум акча каралган), Ашабашка (250 мең сум), Штерәгә (100 мең сум) күчәчәк. Юл эшләре киләсе елларда да дәвам итәчәк. Эш күләме зур, ә менә акча... Җирлек халкына уйланырлык урын бар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International