Һәркем үзенчә тырыша

2017 елның 18 августы, җомга

Һәркем үзенчә тырыша

Өчиле басуларын “Сервис агро” ширкәте быел яз гына кабул итеп алды. Шуңа күрә көз чәчкән арыш уңышы түбән булуга артык гаҗәпләнерлек түгел. Чөнки уңышка нигез көз салына.

– Безнең үзебезнең басуларда игеннәр – урман, – ди “Игенче” ширкәте комбайнчысы Илнур Габдрахманов. – Монда тизрәк төгәлләп чынлап эшкә керешәсе иде.

Илнур өч ел рәттән районның иң яхшы комбайнчысы исемен алган кеше, аның өчен уракның һәр минуты кадерле.

 Бу көнне 14 комбайн арыш суга иде.

– Барысы 15 алар, – ди хуҗалыкның баш агрономы Марат Вахитов. – Берсе арпа суга, анда уртача уңыш 50 центнердан артык.

Шундый зур көч белән 1600 гектардагы арышны сугып та алдылар.

Соңгы елларда эт – баш,  сыер – аяк булган Утар Аты басуларында да эшләр җайланып килә. Биредә хәзер төрле ширкәтләр барлыкка килде, бер–берсеннән көнләшә–көнләшә эшлиләр. Халык өчен дә әйбәт – кайсы файдалырак, пай җирләрен шуңа бирәләр.

Шуларның берсе – “Идел” агросәнәгать комплексы. Җитәкчесе Илдус Касыймов. Сөрде авылыннан. 572 гектар җирләре бар. Арыш, арпа, язгы бодай чәчкәннәр. Арышны урып алалар, чөнки әлегә киптерү җайланмалары юк, теземнәрдә дымлылык тизрәк кими.

– 240 сыерга исәпләнгән ферма салырга уйлыйбыз, – ди җитәкче. – Терлекләр барысы 580 баш тирәсе булачак.

Тукай хуҗалыгы яңа инвес- тордан уңды. Аз гына вакыт эчендә фермалар, ындыр табагы, складлар төзелде. Ике елга җитәрлек азык туп-лап куйдылар. Күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан печән әзерлиләр. 2шәр центнерлы шакмаклы төргәкләр ясый торган агрегат районда аларда гына.

Авылда эшләргә кеше калмаган еллары да бар иде Кушлавычның. Хәзер киткәннәр кире кайта, күрше авыллардан киләләр. Урта Сәрдәнең пай җирләрен дә алып эшли башлаганнар.

Арышны теземнәргә салганнар. Өч комбайн суга. Уртача уңыш 30 центнердан артык.

Менә шулай һәркем үзенчә тырыша. 17 августка район буенча игеннәрнең 13 проценты җыйнап алынды. “Яңарыш” ширкәтендә – 41,5, “Үзәк” ширкәтендә – 39, “Казанка”да 32 процент.

Иң югары уңыш “Игенче” ширкәтендә – 50 центнердан артык. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, Тукай, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә 30 центнердан югары уңыш алалар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International