Хәбәрләр

2022 елның 04 октябрендә Пөшәңгәр авылы күпфункцияле үзәгендә өлкән яшьтәгеләрне котладылар, бик матур концерт программасы әзерләнгән иде. Кичә барышында өлкәннәргә бик күп җылы сүзләр яңгырады. Мәдәният, китапханә хезмәткәрләре һәм өлкәннәр тырышлыгы белән бәйрәм җылы һәм күңелгә үтеп керерлек итеп үтеп китте.

ФОТО


2021 елның 28 октябрендә "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Апаз авыл җирлегенә кергән Хәсәншәех авылында универсаль урам тренажерлары мәйданчыгы белән заманча таләпләргә туры килә торган баскетбол-волейбол өчен универсаль мәйданчык ачылды. Спорт мәйданчыгын ачу авыл халкы өчен зур вакыйга булды. Елның җылы вакытында мәйданчыкта мини-футбол, баскетбол, волейбол буенча ярышлар һәм тренировкалар үткәрү өчен файдаланырга мөмкин, спорт мәйданчыкларын ачу тантанасында җирлек башлыгы Р.Ф.Котдусов, «Ватан АФ» ҖЧҖ директоры М.Г.Әхмәтов, Хәсәншәех урта мәктәбе директоры Ш. В. Сәләхов һәм авыл халкы катнашты.

ФОТО


2021 елның 27 августыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Апаз авыл җирлегенә кергән Хәсәншәех авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында универсаль спорт мәйданчыклары төзелә башлады.

ФОТО


Апаз авыл җирлеге Мирҗәм авылында купер ачу тантанасы узды. Чарада “Дорожный сервис” ҖЧҖ җитәкчесе Х.Г.Котдусов, “Ватан агрофирмасы” җитәкчесе М.Г.Әхмәтов, җирлек башлыгы Р.Ф.Котдусов һәм авыл халкы катнашты.

ФОТО


30 июль көнне Апаз авыл җирлеге Пөшәңгәр авылында Авыл көне уткәрелде.

ФОТО


Апаз авыл җирлегенә кергән Апаз һәм Хәсәншәех авылларында 2022 елга җыелган үзара салым акчасына агачлар киселде.

ФОТО


Советлар Союзы Герое

Нәкыйп Сафа улы Сафинның тууына  100 ел

14 март конне Арча районы Мирҗәм авылы клубында    якташыбыз  Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафа улы Сафинның тууына  100 ел уңаеннан истәлекле очрашу кичәсе булып узды. Нәкыйп Сафин 1921 нче елның 15 нче мартында Арча районы Мирҗәм авылында туган. Ул 1940 нчы елда Кызыл Армия сафларына алына. Кече командирлар мәктәбендә укый башлыйю Аны тәмамларга гына өлгерә алмый – Бөек Ватан сугышы башлана. 1941-1946 нчы елларда ул сугышта катнаша. 1943 нче елның 20 нче декабрендә Нәкыйп Сафин Днепр кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Очрашу кичәсен Апаз җирлеге башлыгы котдусов Раушан Фарадисович ачып җибәрде.

Кичә Нәкыйп Сафинның сугыштагы батырлыгы турындагы документаль фильмнан өзек карау белән дәвам итте.

Кичәне Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы директоры Котдусова Гөлназ алып барды.

Очрашу кичәсенә Геройның улы, килене, балалары, оныклары һәм якын туганнары, якташлары, Арча муниципаль районнан килгән мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Нәкыйп Сафин тормыш иптәше Таһирә ханым белән 3 бала тәрбияләп үстерләр. Бүгенге очрашуда кече уллары Данил абый катнашты. Данил абый әтиләренең бик тырыш, намуслы, кырыс та, шул ук вакытта кайгыртучан әти дә булуы турында сөйләп китте. “Әтиебез безгә тәрбияне хезмәт аша бирде”, - дип искә алды Дамир ага.

Туганнан туганы Кадрия апа Нәкыйп аганың ярдәмче, бар кешене тигез күрә белүче шәхес булуы турында ассызыклап үтте.

Мирҗәм авылында төп нигездә яшәүче Хәдичә апа Нәкыйп Сафинның үзе җитәкче булып эшләгән чорда бик күп төзелешләр алып баруын, авыл халкын эш белән тәэмин итүен бик куанып сөйләде.

“Ватан”  агрофирмасы җитәкчесе Әхмәтов Мансур Готоф улы Нәкыйп ага белән булган кызыклы,  истәлекле очрашулары турында хатирәләрен яңартты.

Геройның авылдашы шагыйрь, галим Рифат Җамалның да катнашуы очрашуга нур өстәде.

Кичәбезне Арча муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Мөхәрәмов Рәсүл Ринат улы, хәрби комиссариат җитәкчесе урынбасары Фәнил Мансур улы, якташыбыз Гәрәев Рүзәл Баязит улы дәвам иттеләр. Апаз урта мәктәбе директоры Сибагатуллин Раушан Хәким улы Герой –якташыбызның истәлекләрен барлауда нинди эшләр башкарылуы турында сөйләп узды.

Очрашу кичәсенең икенче өлеше мемориал һәйкәл янында узды. Нәкыйп Сафинны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Ә аннан соң Мирҗәм авылы мәчетендә Нәкыйп аганың рухына багышлап коръән ашы үткәрелде.

Бу очрашу бик җылы һәм аралашучан булды һәм  ул туганнары, авылдашлары күңелендә озак сакланыр.

ФОТО

Соңгы яңарту: 2024 елның 22 феврале, 16:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International