Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 23 майда язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Аю” ширкәтеннән Вәгыйз Каюмовка, “Төрнәле-Пошалым” ширкәтеннән Фәргать Мифтаховка, “Ашыт” ширкәтеннән Илгиз Галәветдиновка, “Кызыл Яр” ширкәтеннән  Азат Кәрамовка, “Ташкичүдән” Айрат Шаһидуллинга, “Заря” ширкәтеннән Рамил Шакировка район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

23 мая 2020 г., суббота
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International