Котлыйбыз

Районның хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Ветеринария хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Иң шәфкатьле һәм игелекле һөнәрләрнең берсен сайлап, сез ветеринар һәм эпизоотик иминлекне, район һәм республика куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез.

Районда яшәүчеләрнең сәламәтлеге, терлекчелек продукциясенең куркынычсызлыгы, терлекчелектәге уңышлар һәм казанышлар турыдан-туры сезнең һөнәри осталыкка һәм белемгә бәйле.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә намуслы хезмәтегез һәм сайлаган эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт әйтәм. Ветеринария хезмәте ветераннарына аеруча рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, йортларыгызда гаилә җылысы һәм уңайлылык, иртәге көнгә ышаныч һәм яңа хезмәт уңышлары телим!

Муниципаль район башлыгы

И.Г. Нуриев.


Кадерле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучы көне – геройлык, батырлык, гайрәтлелек һәм намуслылык бәйрәме белән котлыйм!

Чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәменә әверелгән бу көндә без иң мактаулы бурыч–Ватанны яклау, аның гражданнарының тынычлыгын һәм иминлеген саклауга гомерен багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез.

Бүген без Россиянең хәрби данын чагылдыручыларга – Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм локаль сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга горурлык һәм хөрмәт белән карыйбыз. Сезнең күңел нык- лыгы, бердәмлек һәм бурычка тугрылык чын ватанпәрвәрлек мисалы булып тора.

Болардан тыш, әлеге данлы бәйрәмне төрле елларда армиядә хезмәт иткән, үз йортын, гаиләсен һәм Ватанын сак-лау бурычын үтәгән россиялеләр дә хаклы рәвештә билгеләп үтә.

Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә һәм хәрби хезмәттә зур уңышлар, озын, тыныч гомер, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.

Муниципаль район башлыгы

И. Г. Нуриев


Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, кадерле авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Дөньяда бар нәрсә дә үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккечә барысына да, һәркемгә дә кирәк. Сез җиргә хуҗаларча караш, хезмәтне ярату белән авыл хуҗалыгы тармагын – тормыш нигезен, авылның яшәү рәвешен, күптәнге традицияләрен саклыйсыз һәм үстерәсез.

Әлеге бәйрәм көнендә авылда яшәгән һәм җирдә эшләгән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Хезмәтегезгә бирелгәнлек һәм тугрылык өчен рәхмәт. Бөтен гомерләрен киеренке авыл хезмәтенә багышлаган, ә хәзер үсеп килүче буынны тәрбияләүдә булышучы авыл хуҗалыгы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре юллыйм.

Барыгызга да нык сәламәтлек, мул уңышлар, әйбәт эшли торган техника, уңайлы һава торышы һәм табигать шартлары, тормышта уңай үзгәрешләр һәм иртәге көнгә ышаныч телим! Сезнең җиңел булмаган хезмәтегез яңа казанышлар һәм рәхмәтле якташларыгызның хөрмәте белән зурлансын.

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Кадерле ветераннарыбыз!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бу барыбыз өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Анда – җылылык һәм шәфкатьлелек, хөрмәт һәм ярату. әлеге бәйрәм буыннар бердәмлеге һәм чорлар элемтәсе символы. Бу көнне без әтиләребезгә һәм әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез.

Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең батырлык, нык торучанлык алдында баш иябез, сез бу сыйфатларны әле дә саклыйсыз. Безгә мөһим тормыш, игелеклек һәм гаделлек дәресләре биреп, үз эшең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, көч һәм түземлек телим. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер итәргә язсын!

 

 

 

Хөрмәтле укытучыларыбыз, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, кадерле хезмәт ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән чын күңелдән котлыйм!

Матур традиция буенча без октябрь башында игелекле педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез.

Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Амос Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк” дигән фикерләре белән бик хаклы.

Хөрмәтле укытучылар! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта да уңышлар Сезгә юлдаш булсын. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, сәламәтлегегез нык булсын. Бәйрәм белән сезне!


Районның мәгариф системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең музыка укытучысы Хәбибуллин Раил Рәшит улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар, студентлар, ата–аналар!

Сезне Белем көне һәм яңа уку елы белән ихлас
күңелдән котлыйм!

1 сентябрь – үзенчәлекле бәйрәм, ул кешеләрнең белем алуга, яңалыкка омтылуын гәүдәләндерә. Без гомеребез буе укыйбыз, осталык һәм күнекмәләр үзләштерәбез, дөнья турында яңа белемнәр алабыз, ә боларның барысының да башлангычында мәктәп тора.

Иң элек беренче сыйныфка керүче укучыларны котлыйм, алар өчен бу көнне якты, яңа казанышлар белән мәктәп мәшәкатьләре, җаваплы һәм җитди сынаулары булган тормыш башлануын белдереп беренче кыңгырау яңгырый. Чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен һөнәр һәм киләчәк тормыш юлын сайлауда мөһим булган ел башлана. Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга бай, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм кызыклы булсын.

Хөрмәтле педагоглар, сезгә һөнәри үсеш, сәләтле һәм игелекле укучылар телим, ә укучылар һәм студентларның ата–аналарына үз балаларының уңышларына ешрак шатланырга, аларның казанышлары белән горурланырга язсын! Яңа уку елында бар да әйбәт булсын!

И.Г.Нуриев, муниципаль район башлыгы

 

Арча районы ветеринария хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәрегез авыл хуҗалыгы системасында иң мөһимнәрнең берсе булып тора, безнең кешеләрнең сәламәтлеге, иминлеге шуңа бәйле. Сезнең алда һәрвакыт санитар хәлнең иминлеген саклау, куркынычсыз терлекчелек продуктлары һәм чималы чыгару, халыкны авырулардан саклау буенча мөһим бурычлар тора. Безнең районда үз эшен яхшы белгән, хезмәтенә тугрылыклы, заманча эшли белгән белгечләр булуы куанычлы.

Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим!

И.Г. Нуриев, муниципаль район башлыгы

 

Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәм – Ветеринария хезмәткәре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Районыбызның ветеринария хезмәте агросәнәгать комплексын уңышлы үстерүнең мөһим өлеше булып тора. Ветеринария медицинасы хезмәткәрләре үзләренең көндәлек хезмәтләре белән терлекләрнең сәламәтлеген саклауны тәэмин итәләр, төрле куркыныч авырулардан саклап, терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тотып кеше сәламәтлеге сагында торалар.

Район ветеринария хезмәтендә профессионаллык, үз эшенә бирелгәнлек һәм заман таләп иткәнчә эшли алулары белән аерылып торган кешеләр хезмәт итә.

Сезгә эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, иртәге көнгә ышаныч телим!

Ринат Фәйзрахманов,

район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе

 

Бисмилләһир–рахмәнир–рәхим. Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Без сезнең белән зур бәйрәм – Корбан гаете бәйрәмен каршы алабыз. Гает мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен. Намаз, ураза, зәкәт һәм хаҗ кебек асыл гыйбадәтләр белән янәшә Аллаһы Тәгаләнең фазыл–рәхмәте вә ризалыгына ирешеп, Аңа якынрак булу өчен билгеләнгән кайбер башка гыйбадәтләр дә бар, шуларның берсе – корбан.

Корбан мөэмин–мөселман кешесе тарафыннан билгеле бер вакытта Аллаһы ризалыгына ирешү нияте белән кылынган гыйбадәтнең бер төредер. Корбан кешенең илаһи әмерләрне үтәүдәге ихласлыгын чагылдырып, аның тәкъвалык дәрәҗәсен күрсәтеп килә. Корбан чалган кеше гыйбадәт савабы алу өстенә, мескен фәкыйрьләргә дә ярдәмен җиткереп, җәмгыятьнең бердәмлеген куәтләүгә үзеннән өлеш кертә. Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан чалырга рухи тынычлык алып Аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгаләдән безгә бәхет, сәламәтлек, илебезгә районыбызга тынычлык, иминлек, муллык һәм үсеш сорыйм. Гает мөбарәк булсын.

Арча район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев

Иртәнге намаз – сәгать 4тә

Гает намазы – 5.15 сәгатьтә


Мәгариф системасына белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең мәктәп бүлекчәсе мөдире, биология һәм анатомия укытучысы Кәримова Зөһрә Вагыйз кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Әлеге бәйрәм башкалары арасында аерым урын тота, чөнки бу көнне без кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклаучыларны хөрмәтлибез. Сезнең һөнәр – чиксез игелек, игътибарлылык һәм шәфкатьлелек таләп итә торган көндәлек батырлык ул. Күңел юмартлыгы, кешелеклелек, еш кына үз–үзеңне фида кылу – чын медицина хезмәткәрләренә кирәкле бәяләп бетергесез сыйфатлар.

Һөнәри бәйрәмегез алдыннан хезмәтегез, риясызлыгыгыз, түземлегегез һәм игелеклелегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эшкә җаваплы караш киләчәктә дә халык сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәр, дип ышанам. Сезгә һөнәри уңышлар һәм сез кешеләргә һәр көнне бүләк итә торган тормыш бәхете – сәламәтлек, шатлыклар һәм иртәге көнгә ышаныч телим. Сез сәламәт тормыш шатлыгы бүләк иткән кешеләрнең елмаюлы һәм рәхмәтле йөзләре сезнең өчен иң зур бүләк булсын!

Сезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм муллык телим!

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Хөрмәтле “Бөтенроссия янгын җәмгыяте” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Арча район бүлекчәсе әгъзалары һәм ветераннары!

Россиядә иң өлкән җәмәгать оешмаларының берсе булган Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм!

Менә 125 ел инде Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә һәм янгынга каршы аңлату эшләре алып баруда мөһим бурычларны хәл итә, янгынга каршы өлкәдә җәмәгатьчелек аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыруда, гражданнарны янгыннарны кисәтү һәм сүндерүгә тарту буенча оештыру–масса эше алып бара, янгынга каршы өлкәдә иң эре һәм киң җәелгән оешма булып тора.

Җәмгыятьнең район бүлекчәсе коллективы авыр һәм җаваплы эшне намус белән һәм лаеклы рәвештә башкара, аның әгъзалары үзләренең энергияләре һәм энтузиазм белән ирекле хәрәкәтне үстерүгә зур өлеш кертәләр.

Җәмгыять әгъзалары киләчәктә дә куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итәрләр, үзләренең һөнәри осталыкларын туктаусыз камилләштерә барырлар, дип ышанам. Җәмгыятьнең барлык әгъзаларына нык сәламәтлек, игелекле һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим!

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Кадерле райондашлар, хөрмәтле арчалылар!

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм! Без хәзинәләргә бай Ватаныбыз белән горурланабыз. Бүген Россия әлеге бәйрәмне көчле һәм бердәм ил буларак каршылый. Россиянең халыкара аренада йогынтысы һәм абруе елдан–ел ныгый, илнең икътисадый куәтен үстерүдә ышанычлы адымнар ясала.

Россия тарихы – безнең һәрберебезнең тарихы һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен ул – Арча җире. Безнең аңа булган мәхәббәтебез – бүгенгесе һәм киләчәге безнең гомуми хезмәтебезгә, энергиябезгә, һәм гражданлык җаваплылыгына турыдан–туры бәйле булган Россиягә мәхәббәт ул. Безнең Ватаныбызга игелекле эшләр, мәхәббәт, бирелгәнлек, аның чәчәк атуы, бөеклеге хакына иҗади хезмәт кирәк.

Мин ил һәм республика белән бердәмлектә яшәгән һәм хезмәт иткән райондашларыбыз Ватаныбызның тагын да чәчәк атуына киләчәктә дә үз өлешләрен кертер, дип ышанам. Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәге көнгә ышаныч һәм игелекле эшләрегездә яңа уңышлар телим!

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Хөрмәтле райондашлар!

Безнең район, бөтен илебез кебек, иң якты һәм тантаналы бәйрәм – 9 Май – Бөек Җиңү көнен, халкыбызның батырлыгы, бөеклеге һәм рухи көчлелеге бәйрәмен, шатлык һәм кайгы бәйрәмен билгеләп үтте.

Арча районы учреждениеләр, предприятиеләр, оешмалар һәм авыл җирлекләре белән бергәләп һәм гомуми тырышлык белән бөек бәйрәмне лаеклы каршылады. Тантаналар югары оешканлык белән узды, алар безнең кадерле ветераннарыбызның йөрәкләрендә тирән эз калдыргандыр, дип ышанам.

Мин районның мәгариф учреждениеләре, оешмалар һәм предприятиеләр коллективларына – 9 Майда бәйрәм колонналарында узган, бәйрәмдә гаиләләре белән катнашып бердәмлек, илебез, кешеләребез өчен горурлык хисләре, иң якты киләчәккә ышаныч атмосферасы тудыр- ган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм.

9 Майда Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларга аерым рәхмәт. Бу барыбыз һәм һәркем өчен онытылмаслык булгандыр, дип ышанам! Без барыбыз да Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнарыбыз һәм якыннарыбыз портретлары белән иңне–иңгә куеп атладык. Бу чыннан да патриотлык күрсәтү һәм шул ук вакытта һәркем өчен бик тә шәхси иде. Безнең барыбыз өчен дә бу көнне үзебезнең гражданнар белән бергәләп бару, гомуми кайгы һәм җиңү хисләрен бергәләп кичерү чиктән тыш мөһим иде!

Бөек Җиңү көненә багышланган чараларны әзерләүдә, үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Бу безгә тыныч күк йөзе астында, бөек илдә яшәү, эшләү, балалар үстерү мөмкинлеге бүләк иткән кешеләр истәлегенә эшли алганның иң кечкенә өлеше. Без тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә яуланганын истә тотарга һәм әлеге хәтерне үзебезнең оныкларга, онык- чыкларга тапшырырга тиеш!

Яңа сугыш элекке сугышны оныткан буын үсеп җиткәч башланырга мөмкин, диләр. Мин 9 Май безнең төп бәйрәмебез – милли триумф, халык горурлыгы, кайгы һәм мәңгелек хәтер көне булыр, дип ышанам.

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Әлеге якты һәм күңелле бәйрәм һәрвакыттагыча халыкның яраткан бәйрәме булып кала. Ул бердәмлек һәм теләктәшлекнең алыштыргысыз символы, иҗади эшкә хөрмәт һәм югары бәя булып тора.

1 май бәйрәме киләчәккә өмет уяту, тормышның яхшы якка үзгәрүе, кеше мәнфәгатьләрен яклау белән мөһим.

Районыбыз иминлеге өчен намуслы хезмәт итүче авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре хезмәтчәннәренә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, кече бизнес вәкилләренә һәм башка тармак белгечләренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Әлеге бәйрәм үз көчегезгә ышаныч тудырсын, оптимистик рух бүләк итсен. Һәр йортта бәхет, тынычлык һәм иминлек булсын! Сезгә нык сәламәтлек бетмәс энергия, күбрәк язгы, шатлыклы көннәр һәм планнарыгызның уңышлы тормышка ашуын телим!

Бәйрәм белән!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Кадерле хатын–кызларыбыз!

Сезне Халыкара хатын–кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе җир җанланган, табигать уянган һәм якты кояш нурлары астында беренче чәчәкләр ачылган яз башына туры килүе символик мәгънәгә ия.

Бу көн безнең өчен мәхәббәт һәм матурлык символына әверелде. Әниләр, хатыннар, кызлар – тормышыбыздагы иң яраткан һәм кадерле кешеләр. Мәңгелек кешелек байлыклары: мәхәббәт, гаилә, балалар, туган йорт сезнең белән аерылгысыз бәйләнгән. Сез шатлык һәм гармония, тынычлык һәм татулык китерәсез. Сез – ирләрне төп рухландыручы көч, тугрылыклы тормыш терәге һәм бөек җаваплылык.

Хәзерге киеренке тормыш ритмында сез карьера ясарга һәм балалар тәрбияләргә дә, җәмәгать тормышында катнашырга, вакыт белән бергә атларга да өлгерәсез. Районның җәмәгать тормышында актив катнашырга омтылганда да сез гүзәллекне һәм сөйкемлелекне, җәлеп итүчәнлекне югалтмыйсыз, мәңгелек кешелек кыйммәтләре чыганагы булып каласыз, тормышка тынычлык, гармония һәм матурлык өстисез.

Сөекле хатын–кызлар! Сезгә йөрәгегез җылысы һәм юмартлыгыгыз, дөньяны якты, бәйрәмчә, язларча итә алу сәләтегез өчен рәхмәт! Яз назы, кояшның беренче нурларының җылысы һәм язгы чәчәкләрнең кабатланмас матурлыгы сезнең күңелләрне җылылык һәм шатлык белән тутырсын, тормышыгызда киләчәккә ышаныч, гаиләдә татулык, муллык һәм чәчәк ату хакимлек итсен, ә сөйгәннәрегез, туганнарыгыз һәм дусларыгыз сезгә үзләренең елмаюларын һәм матур сүзләрен ешрак бүләк итсеннәр!

Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иң яхшы теләкләр, сезгә!

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Хөрмәтле ветераннар, хәрбиләр, булачак ил сакчылары, район халкы!

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

Батырлык, чыдамлык, үз–үзеңне аямыйча Ватанга хезмәт итүне гәүдәләндерүче бу бәйрәмдә аеруча бер горурлык һәм ихтирам белән кадерле ветераннарыбызны котлыйбыз, бүген илебезне саклаучыларга ихтирамыбызны белдерәбез. Әмма батырлык, намус хәрби хезмәттә генә түгел, тормышта да кирәк, чөнки Туган илне саклау аның тынычлыгы һәм чәчәк атуы өчен көндәлек тырыш хезмәттән, үз эше, гаиләсе, туган йорты өчен җаваплылык тоюдан башлана. Туган җиребезне саклауны бурычы итеп санаган, аның мәнфәгатьләрен кайгырткан, бәхете өчен тырышып эшләгән һәр кеше Ватанны саклаучы була.

Хәрби хезмәттәгеләрнең, эш урынындагыларның, шулай ук бәйрәмне гаиләсе белән каршылаучыларның чын ил, үз йорты, гаиләсе сакчылары булуларын телим. Сәламәтлек, бәхет, уңыш- лар һәм һәрвакыт тыныч күк йөзе сезгә!

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев


Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Габдрахманов Равил Нәкыйп улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Апаз авыл мәдәният йорты директоры Михайлов Булат Федорович муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 

30 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республиканың бер төркем журналистларына Рәхмәт хатлары, сертификатлар тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында “Арча хәбәрләре” район газетасының авыл тормышы бүлеге мөхәррире Фәттахов Ильяс Сәхәп улы да бар.


Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Яңа 2017 ел белән котлыйм!

Яңа ел бәйрәмнәре һәрвакыт үзенчәлекле булган. Алар игелеклелек, күңел җылысы, йорт яме һәм,  билгеле инде,  иң изге теләкләр һичшиксез үтәләчәгенә ышаныч белән сугарылган.

Яңа 2017 елга кергәндә без үткән елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Узып баручы ел гади булмады, ул кызыклы мөһим вакыйгалар белән тулы иде, без аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлый алдык. Безнең район тотрыклы үсүен дәвам итте, монда һәр кешенең өлеше бар. Без бергәләп билгеләгән максатларга бардык, бергәләп кече Ватаныбыз өчен хезмәт иттек. Туган як иминлеге өчен үзенең көндәлек хезмәте белән гомуми эшкә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт белдерәм.

Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга иң җылы теләкләр, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел сезнең барлык яхшы ниятләрегезне тормышка ашырсын,  яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, игелекле кешелек мөнәсәбәтләре, җылылык һәм шатлыклар алып килсен. Һәркайда сезгә уңышлар юлдаш булсын! Бәхетле Яңа ел, барлык изге теләкләрегез тормышка ашсын!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Габдулла Тукай дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы хезмәткәре Солтанов Абдулла Мөхәммәтхан улы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән, озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм 55 яшьләре тулу уңаеннан Арча районара почтамтының Урта Курса почта элемтәсе бүлекчәсе 2 класслы хат ташучысы Зарипова Ризидә Зиннур кызы, Апаз почта элемтәсе бүлекчәсе 2 класслы хат ташучысы Заһретдинова Халидә Җәләй кызы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе–балалар бакчасы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Гөлшат Камил кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Габдулла Тукай дәүләт әдәби–мемориал музей комплексы” бакчачысы Солтанов Абдулла Мөхәммәтхан улы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арчаның 5нче гимназиясе чит телләр укытучысы Сабирова Рузилә Масабих кызы мунициапль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Круг” ширкәте директоры урынбасары Латыйпов Айдар Равил улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан шәхси эшмәкәр Д.И.Төхвәтуллин токаре Закиров Рәдиф Әгъләм улы, урман хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесе баш хисапчысы Закирова Гүзәлия Идрис кызы, хисапчы Шәвәлиева Илсөяр Гаяз кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Республика финанс системасы органнарында озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Финанс–бюджет палатасының Арча районы бюджет бүлеге баш белгече Сабирова Сирена Гаптелнур кызы Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Республика финанс системасы органнарында озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Финанс–бюджет палатасының Арча районы планлаштыру һәм анализ бүлеге җитәкчесе Ганиева Эльмира Нияз кызы Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация төркеме табиб–анестезиолог–реаниматологы Урманов Ренат Тәлгать улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Эчке эшләр органнарында яхшы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге полиция подполковнигы Хәйретдинов Илшат Илфир улы, полиция майоры Зөбәеров Илнар Илфат улы, полиция капитаны Шәмсетдинов Рифат Рәшид улы, полиция капитаны Степанов Вадим Леонидович муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Хөрмәтле райондашлар!

Бу атнада без ике дәүләт бәйрәмен – 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне – билгеләп үтәбез.

Халыклар бердәмлеге көне төрле диндәге, милләттәге, катламдагы кешеләрнең чит ил басып алучыларына каршы көрәшеп, үз Ватаны бәйсезлеген саклап калган күп гасырлы Россия тарихының данлы һәм героик вакыйгаларына барып тоташа. Бердәмлек һәм патриотизм традицияләре бүген дә Россия куркынычсызлыгы гарантиясе, җәмгыятебезнең киләчәктә үсеше нигезе булып тора.

Татарстан Республикасы Конституциясе көне Халыклар бердәмлеге көне белән аваздаш: ике бәйрәм дә гасырлар дәвамында сыналган рухи байлыкларга нигезләнгән җәмгыятьнең бердәмлеген һәм милли дуслыгын пропагандалый, төрле буыннарны, дини һәм сәяси карашлы кешеләрне берләштерә.

Хөрмәтле райондашлар! Киләчәктә дә туган җиребездә төрле халыклар, мәдәният вәкилләре барлык башлангычларда да бер–берсенә ярдәм итеп, тынычлыкта һәм бердәмлектә яшәсен. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, изгелек һәм һәр йортта тынычлык телим! Бу бәйрәмнәр Россия, Татарстан һәм туган районыбызны үстерүдә барыбызны берләштерсен!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

 

Намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан мәгариф идарәсенең үзәкләштерелгән бухгалтериясе баш белгече Сафиуллина Гөлнара Рәфгать кызы, озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Кәче авыл җирлеге үзәкләштерелгән бухгалтериясе баш белгече Гарифуллина Гүзәлия Рәшит кызы, мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фәхретдинов Нәзир Рәшит улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәм — Халыкара укытучы көне уңаеннан Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең информатика укытучысы Гыйбадуллин Илназ Зөфәр улы, Курса–Почмак урта гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Хәерова Гөлия Сәгыйдулла кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Көз көне, урып–җыю тәмамлангач халык үзен туендыручыларны, бөтен гомерләре ялларсыз, көндәлек авыр хезмәттән торган, фидакарьлек, җиргә хуҗаларча караш, ныклык һәм түземлек таләп итә торган хезмәт кешеләрен хөрмәтли. Районның гына түгел, һәр гаиләнең икътисадый хәле һәм социаль иминлеге аграр секторның үсешенә, талантлы җитәкчеләрнең, менә дигән белгечләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең, агрономнарның, фермерларның, башка хезмәткәрләрнең көндәлек киеренке хезмәтенә бәйле. Сезнең җиргә сакчыл карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез хөрмәткә һәм иң югары дәрәҗәдә танылуга лаек.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә, хөрмәтле авыл һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек, муллык, бәхет, барлык эшләрегездә, районыбыз өчен куйган игелекле хезмәтегездә яңа уңышлар телим!

Муниципаль район башлыгы

И.Г.Нуриев


Хөрмәтле укытучылар,

мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң яхшы теләкләр һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт!

Бу көнне без үз гомерләрен иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе — укытучы хезмәтенә багыш- лаган кешеләрне хөрмәтлибез. Нәкъ менә укытучы балаларга белем бирә, аларда иң яхшы сыйфатлар тәрбияли, хезмәт итәргә һәм фикерләргә, иҗади кешеләр булырга өйрәтә. 21 гасырның лаек- лы буынын тәрбияләү — гаять зур җаваплылык һәм олы ихтирамга лаек авыр хезмәт.

Безнең районда үзләренә иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын туплаган, укучылар йөрәгендә ихлас белемгә омтылу теләге уята алучы чын педагоглар күп. Арча районының горурланырлыгы бар: безнең педагоглар яңа мәгариф технологияләрен уңышлы куллана, үзләренең белемнәрен арттыра, уңай нәтиҗәләргә ирешә. Конкурсларда җиңүләр, укучыларның төрле дәрәҗәдәге олимпиадалардагы уңышлары шул турыда сөйли.

Кадерле укытучылар! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, иртәге көнгә ышаныч, максатка омтылган һәм игелекле укучылар, сайлаган эштә иҗади уңышлар һәм белем баскычлары буйлап өскә күтәрелүегезне телим! Сез балаларга юмарт биргән күңел җылысы үзегезгә яңа игелекле казанышлар өчен энергия булып кайтсын!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Апаз урта гомуми белем мәктәбенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Әхмәтханова Маһиәнвәр Сәүбән кызы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Сеҗе төп гомуми белем мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Мөхәммәдиева Равилә Вәли кызы, мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәм – Укытучылар көне уңаеннан В.Ф.Ежков исемендәге 1нче урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хөснетдинова Гөлсара Хәсән кызы, Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбенең физик культура укытучысы Шакиров Илфат Зиннур улы, Арчаның 5нче балалар бакчасы мөдире Шәйхетдинова Лилия Фәрит кызы, Арчаның 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Нотфуллина Гүзәл Хадис кызы, мәгариф системасына белгечләр әзерләүдәге уңышлары өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре — Укытучылар көне уңаеннан педагогика көллиятенең укудан тыш тәрбия эшләре теория һәм методика укытучысы Маликова Лилия Миннеәхәт кызы, математика укытучысы Хәбибуллина Гөлнара Илдар кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Хөрмәтле ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлыйм! Әлеге көн — әтиләребезгә һәм әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә озак еллар намуслы хезмәт иткәннәре, районыбыз үсешенә өлеш керткәннәре, җәмәгать һәм мәдәни тормышта актив катнашулары өчен җылы сүзләр әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, Ватан азатлыгын саклап калган, илне торгызган өлкән буын кешеләренә аерым рәхмәт.

Кадерле ветераннар, пенсионерлар, туган җиребезгә ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Сез — вакыт һәм буыннар элемтәсен дәвам итүчеләр, әхлакый байлык- ларны һәм традиция- ләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугрылыклы ярдәмчеләр. Сез — без горурлана торган тере тарихыбыз, үз көчеңә ышаныч, түземлелек һәм югары әхлак, тормышка ышаныч белән карау һәм рухи культура үрнәге. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхетле озын гомер һәм туганнарыгыз, якыннарыгыз тарафыннан игътибарлылык телим.

Муниципаль район башлыгы

Илшат Нуриев


Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан Сабиров Габделбәр Гарифҗан улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хисапчысы Гайфетдинова Нина Викторовна, “Арча урманчылыгы” дәүләт казначылык учреждениесе шоферы Садыйков Шамил Наил улы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең “Сеҗе” бүлекчәсе идарәчесе Әхтәмҗанов Ирек Фәнәвил улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Илдус авылы товарлыклы–сөтчелек фермасы мөдире Хәертдинов Илдар Гафетдин улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Өчиле төп гомуми белем мәктәбе директоры Әмир Нуретдинов, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү буенча озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе–балалар бакчасы укытучысы Әлфия Чугунова, яшь буынны тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Казанбаш балалар бакчасы мөдире Мәүлия Гарипова Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Хөрмәтле райондашлар!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Мөселман дөньясының иң олы һәм изге бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәме үзендә исламның югары әхлакый нигезләрен — шәфкатьлелек, игелек һәм кешеләргә мәхәббәтне гәүдәләндерә. Якыныңның хәленә керү, башка дин тарафдарларына хөрмәт кешеләргә күңел чисталыгын сакларга ярдәм итә.

Игелекле эшләр, корбан чалу һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм дингә ышанучыларның күңелләрен чистарта һәм әлеге бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Бөтен дөнья мөселманнары бу көнне игелекле эшләр башкару, бер сынык икмәккә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен берләшәләр. Чиксез киң күңеллелек һәм ихлас шәфкатьлелек — бу изге бәйрәмнең нигезе шул.

Корбан бәйрәме һәр гаиләгә күңел тынычлыгы, сабырлык, рухи байлык һәм якты өметләр китерсен, районыбыз һәм шәһәребез хакына яңа эшләр өчен көч өстәсен.

Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, һәр йортка җылылык, мәхәббәт телим.

Муниципаль район башлыгы             И.Г.Нуриев


2015–2016 уку елында белем бирү сыйфатын югары дәрәҗәдә тәэмин иткәннәре өчен Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче урта гомуми белем мәктәбе (директоры Э.Н.Сафина), Сикертән төп гомуми белем мәктәбе (М.М.Абдуллин) муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Сафина Наилә Заһидулла кызы Татарстан Республикасы профсоюзлар өлкә комитетының “Татарстан Рес- публикасы профсоюзлар алдындагы хезмәтләре өчен” дигән Мактау билгесе белән бүләкләнде.


Хөрмәтле арчалар!

Сезне чын күңелемнән якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

Чын мәгънәсендә гомумхалык бәйрәме булган әлеге бәйрәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген, татулык һәм тынычлыгын чагылдыра. Ата–бабаларыбыз- ның хезмәте, батырлыгы һәм иҗади казанышлары нәтиҗәсендә без туган ягыбызның табигате, аның тарихы һәм бүгенгесе белән хаклы рәвештә горурланабыз. Без халкыбызның борынгы йолаларын, аның мәдәниятен буыннан–буынга тапшырабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, туган җиребезгә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт – болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык һәм бердәмлекне сакларга ярдәм итә.

Районыбыз Татарстан белән бертигез ритмда яши һәм үсә, аның тарихы – талантлы һәм күренекле шәхесләрнең биографияләрен, Татарстанның үзенчәлекле мәдәниятен чагылдырган якты һәм бай елъязма. Күп еллык тарихында халкыбыз булдырганны саклап һәм арттырып, ата–бабаларыбыз традицияләрен истә тотып, хәзерге заман алдынгы технологияләре ярдәмендә без алга ышаныч белән атларбыз.

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәхет, туган республикабыз иминлеге хакына хезмәтегездә уңышлар телим!

 Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Ветеринария өлкәсендә намуслы хезмәте өчен Яңа Кенәр участок ветеринария пункты ветеринария фельдшеры Мәхмүтов Ришат Әдһәм улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Ветеринария өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринар фельдшеры Сәләхетдинов Илшат Габделнур улы, Мөндеш ветеринария участогы ветеринар табибы Ибраһимов Рәшит Мәшүт улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез –Төзүче көне белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм – районыбызның чәчәк атуы, халкының иминлеге хакына башкарган хезмәтегезгә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек. Сез төзегән объектлар районыбыз йөзен билгели, аның үсүенә, алга баруына этәргеч бирә. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе барлык кешегә дә билгеле, шуңа күрә аеруча иҗтимагый әһәмияткә ия. Сезнең кулларыгыз белән башкарган хезмәт кешеләрне бәхетле һәм тормышларын уңайлы итә.

Кадерле дуслар! Әлеге матур бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, уңышлар, тотрыклылык һәм иминлек телим! Уйлаганнарыгыз гамәлгә ашсын һәм лаеклы нәтиҗәләр бирсен. Сезнең яңалыкка омтылган эшчәнлегегез киләчәктә дә районыбыз халкын сөендерсен, сезгә горурлык һәм канәгатьлек китерсен.

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Игеннәрне урып–җыюда югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен “Северный” ширкәте комбайнчылары Рәҗәп Шәяхмәтов, Кадыйр Шәкүров “Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы Шамил Гыйбадуллин муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм акчалата премиягә лаек булдылар.


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районның социаль–икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Сервис–Агро” ширкәте генераль директоры Кәримов Габделхәй Йосыф улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Гарант-сервис” ширкәте баш хисапчысы Гайнуллина Фәвия Әхәт кызы, гражданнарны иминиятләү системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен “Росгосстрах”ның Арча шәһәрендәге филиалы хезмәткәре Хәнәфиева Нурания Нурзадә кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Арча” ширкәтенең цех җитәкчесе Рәхимбаев Дамир Данил улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Рафаэль Әгъзәм улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспекторы Рәмзия Рифат кызы Тимергалиева “Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.


Районның сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге шәфкать туташы Нәҗипова Мәрфуга Зиннур кызы, Кызыл Яр фельдшер–акушерлык пункты мөдире, фельдшер Касыймова Һания Харис кызы, районнның халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Мәрхәмәтлек үзәге директоры Баһаветдинова Руфия Рәфыйк кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Кадерле якташлар, хөрмәтле арчалылар!

Сезне дәүләт бәйрәме — Россия көне белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм безнең күпмилләтле Ватаныбыз- ны ихлас күңелдән яратучыларны, аны заманча һәм чәчәк атучы дәүләт итеп күрүчеләрне, илнең уңышлары үзеңнең шәхси тырышлыкларыңа бәйле икәнлеген аңлау- чыларны берләштерә. Без хаклы рәвештә үзебезнең тарихыбыз һәм мәдәниятебез, табигать төрлелеге һәм байлыклары, икътисадтагы, фәндәге, сәнгатьтәге һәм спорттагы уңышларыбыз белән горурланабыз. Дәүләтебез тарихында данлы битләр күп, әмма аның төп көче — үз тамырлары турында хәтерләүче, намус белән эшләүче һәм үз илен үстерү хакына бөтен көчләрен бирүче кешеләрдә.

Кадерле райондашлар! Районыбызның динамикалы үсеше, аның һәр кешесенең җаваплы хезмәте Россиянең куәтен ныгытуга, аның барлык гражданнары өчен мул тормышка ирешүгә өлеше булсын! Сезгә тынычлык, татулык, сәламәтлек, бәхет һәм эшләрегездә уңыш телим!

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев


Хөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм һәм катлаулы хезмәтегез, шәфкатьлегегез һәм риясызлыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм!

Социаль хезмәткәр – иң катлаулы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Ул югары квалификация, тирән белем, сайлаган хезмәтеңә тугрылык таләп итә.

Районның социаль яклау системасында мохтаҗларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүче белгечләр эшли. Күп балалы гаиләләргә, яшүсмерләр һәм балаларга, ветераннар һәм пенсионерларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә сезнең игътибар бик кирәк. Берәүләр сездән реаль эш, икенчеләре – кешечә караш, яхшы сүз, авыр вакытларда кайгыртучанлык көтә.

Әлеге һөнәр ияләренең барысына да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм авыр, әмма кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт һәрвакыт фидакарь хезмәтегезгә лаеклы бүләк булыр.

Муниципаль район башлыгы                    И.Г.Нуриев

 

Озак еллар намуслы хезмәте һәм 70 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Кәримов Радик Рәхим улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Хөрмәтле арчалылар, район кунаклары!

Сезне якты, матур һәм юмарт Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Милли традицияләрне гасырлар дәвамында саклап һәм үстереп килеп, сабан бәйрәме үзенә халкыбызның иң яхшы сыйфатларын – хезмәт сөючәнлек, җиңүгә омтылыш, изге күршелек, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт туплаган. Сабантуй туган җиребезнең матурлыгын, тормыш символы булган икмәкнең  әйтеп бетергесез бәһасен данлый.

Безнең милли бәйрәмебез барлык милләт кешеләрен җыя, борынгы традицияләр һәм хәзерге заманны берләштергән бай һәм кызыклы программасы белән күпләгән кунакларны үзенә тарта. Без Сабантуйны җир анага хөрмәт күрсәтеп, җир эшкәртүчеләрнең авыр, әмма мактаулы хезмәтләренә дан җырлап, гомуми күңел ачу, кунакчыллык, иң яхшы биючеләребез, җырчыларыбыз чыгышлары, ат чабышлары, мәйданда батырлар көрәше белән билгеләп  үтәбез. Быел да бу бәйрәм районда яшәүчеләрнең гаилә һәм милли йолаларга сакчыл мөнәсәбәтен чагылдыручы, халыкларның милли мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләрен саклаучы һәм үстерүче якты сәхифә буларак район елъязмасына кереп калачагына ышанам.

Бу күркәм һәм шатлыклы бәйрәмдә сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеге телим. Яраткан бәйрәмебез һәр йортка бәхет китерсен!

Муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев

 

Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Яңасала авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Гафурова Диләрә Салих кызы, районның сәламәтлек саклау  сис- темасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең гинекология бүлеге өлкән шәфкать туташы Таҗетдинова Римма Рафис кызы, нефть продуктлары белән тәэмин итү тармагында намуслы хезмәте, “Арча нефть продуктлары”  ачык акционерлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен “Арча нефть продуктлары”  ачык акционерлык җәмгыяте икътисадчысы Ибәтуллина Кадрия Айтуган кызы, районның сәүдә системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Яңа Кенәр” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директоры Надыршин Ильяс Дияз улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Татарстан Республикасында билбау көрәшен үстерүгә керткән өлеше өчен муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы Татарстан Республикасы билбау көрәше Федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте, республика халкын һәм территория- ләрен гадәттән тыш хәлләрдән саклауны тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авылындагы махсус пост башлыгы Әхмәтов Хәниф Хәлил улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

“Сайлаулар” дәүләт системасын файдалану, эксплуатацияләү һәм үстерүгә бәйле булган аерым вазыйфаларны үтәүгә керткән өлеше өчен Вахитова Рилия Җәүдәт кызына Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы федераль мәгълүмат үзәгенең Рәхмәте белдерелде.


Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!

9 Май – аерым бәйрәм, анда югалтулар кайгысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы бергә берләшкән. Җиңү көне һәрвакыт шул авыр чакларда халыкның нинди газаплар күрүен искәртеп торачак. Туган илебезне саклау өчен гомерләрен биргән, тылда үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан, илебезне җимереклекләрдән торгызган кешеләр һәрвакыт безнең истә.

Кадерле ветераннарыбыз! Сезнең үлемсез батырлыгыгыз өчен чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез барыгыз да – Җиңүчеләр буыны. Сезнең тормышыгыз – Ватанга тугрылык, Туган илебезгә фидакарь хезмәт итү һәм ихтыяр көче үрнәге. Җирдәге тынычлык, Ватаныбыз азатлыгы өчен күрсәткән батырлыгыгыз бәяләп бетергесез.

Сезгә чын күңелемнән тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм иртәге көнгә ышаныч телим! Бөек Җиңү көне белән!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

 

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууның 130 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Яңа Кырлай авылындагы объектларны әзерләүләре өчен “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы, шәхси эшмәкәр, скульптор Вәлиуллин Фәнил Әлтаф улы, “Арча КСМы” ширкәте директоры Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы, “Биектау–Сервис” ширкәте генераль директоры Гыйбадуллин Ренат Вилдан улы, “Арча КСМы” ширкәте столяры Батыршин Рөстәм Рафаэль улы, “Арча КСМы” ширкәте штукатур–буяучылары Абдуллаҗанова Рәсимә Нуриәхмәт кызы, Җәләева Ләйлә Фәрит кызы, “Биектау–Сервис” ширкәте генераль директоры урынбасары Закиров Илдар Наил улы, “Биектау–Сервис” ширкәте бизәүчесе Корбанов Илнур Рамазан улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан Шәяхмәтов Искәндәр Нурмөхәммәт улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм тормышчанлык белән сугарылган, ул тынычлык, табигатьнең уяну символы булып тора. Яз – ул яңарыш, киләчәккә өмет, яңа проектларны тормышка ашыру чоры. Хезмәт – кеше тормышының нигезе, иҗади хезмәте, иминлеге һәм уңышы.

1 майда без районыбыз иминлеге хакына армый-талмый хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Аерым рәхмәт сүзләрен тормыш тәҗрибәләре һәм традицияләре белән яшь буынга эшләренә иҗади һәм җаваплы карарга ярдәм иткән ветераннарга җиткерәм. Ветераннар тәҗрибәсе, яшьләр энергиясе районның киләчәктәге үсешенең нигезе булып тора.

Хөрмәтле райондашлар! Әлеге бәйрәм оптимис- тик рух, үз көчегезгә ышаныч тудырсын, планнарыгыз һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Күк йөзебез аяз, тыныч, хезмәтебез нәтиҗәле булсын! Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Муниципаль район башлыгы

И.Г.НУРИЕВ


Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, халык мәшгульлеге тармагында ирешкән уңышлары өчен Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторлары Сафина Рәмзия Фарис кызы,  Сабирова Гүзәл Фәрит кызы Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.


Районның мәгълүмат һәм элемтә тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан ЗУЭСның баш инженеры Петрин Владимир Иванович, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраева Рәсимә Хәниф кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм 55 яшьләре тулу уңаеннан Укучылар сараеның мәгълүмат–коммуникация бүлеге мөдире Зарипова Зөлфирә Мәннаф кызы, Апаз урта гомуми белем мәктәбенең биология укытучысы һәм педагог–оештыручы Ибраһимова Римма Ингель кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Татарстан” ширкәте баш зоотехнигы Сабиров Илдус Котдус улы, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Водоканал–Сервис” ширкәтенең план–икътисад бүлеге җитәкчесе Борһанова Рушания Зәкәрия кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Ягулык-энергетика комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен Арча РЭСы җитәкчесе Нурмөхәммәтов Нияз Фәрит улы Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары арасында балаларның юл–транспорт имгәнүләрен булдырмау буенча “Яшел ут” республика смотр–конкурсында Арча станциясендәге “Шатлык” 9нчы балалар бакчасы (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) лауреат булды. Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы Р.Н.Миңнеханов кул куйган Диплом белән бүләкләнде.

 

Район мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше һәм 70 яшь тулу уңаеннан “Ләйсән” халык вокаль ансамбле җитәкчесе, Татарстан Респуб- ликасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шәйхетдинова Зилә Зәки кызы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Районның төзелеш тармагында намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Энергосервис” ширкәте прорабы Закиров Фәрит Әнвәр улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә керткән өлеш-ләре өчен һәм Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгенең сәнгать җитәкчесе Фазылҗанова Илмира Мәхмүт кызы, Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары Харисова Чулпан Фирдант кызы, Мөхәммәдьярова Милена Илсур кызы, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге әйдәп баручы китапханәчесе Гәрәева Наилә Илнур кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.


Районда мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә керткән өлеше, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Фазылова Лилия Рәфикъ кызы, районда мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә керткән өлешләре, нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча Мәдәният йорты автоклуб мөдире Галимҗанов Расих Әнгам улы, Гөберчәк авылы клубы мөдире Әхмәдиева Халидә Мөхәммәтнур кызы, мәдәният идарәсенең баш белгече Васильева Лариса Николаевна Арча район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

 

Районда мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә керткән өлешләре, нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Камалова Эльза Илтөзәр кызы, “Казан арты” тарих-этнография музееның сектор мөдире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы, Арча район Мәдәният йортының шәһәр китапханәсе мөдире Капралова Любовь Викторовна, Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Гайфуллина Заһидә Мингали кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Гомер гомергә мәдәният кеше тормышында әһәмиятле өлкә булып тора. Ул һәр кешенең яшәү асылын тәшкил итә, һәр милләтне кабатланмас итә, халык- ларның милли гореф–гадәтләрен, йолаларын саклый, җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткеч булып тора.

Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне – туган тел һәм әдәбиятны, гореф–гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез. Сезгә һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны ярата белүегез һәм шул гүзәллек дөньясына башкаларны да алып керергә тырышуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан барлык мәдәният хезмәткәрләренә иҗади күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, бәхет һәм иң матур хыялларның тормышка ашуын телим.

Арча муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев


Пенсия белән тәэмин итү системасында намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Россия Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе җитәкчесе Нурмөхәммәтова Рузия Илсур кызы Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Озак еллар намуслы хезмәте, районның газ сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча газ куллану хезмәтенең комплекслы хезмәт мастеры Хөснетдинов Рафис Нуриәхмәт улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан Фазылҗанов Роберт Харис улы Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Кадерле хатын–кызлар!

Сезне Халыкара хатын–кызлар көне — 8 Март белән ихлас күңелдән котлыйм!

Безнең һәрберебез өчен хатын–кыз һәрвакыт илһам, батырлыклар эшләүгә этәргеч көч, матурлык гәүдәләнеше, наз һәм ягымлылык чыганагы булды һәм булачак. Сезнең елмаюлар һәм балкып торучы күзләрегез тормышны яктылык, мәгънә, игелек һәм киләчәккә ышаныч белән тулыландыра. Без сезнең киң күңеллелеккә, түземлеккә һәм бетмәс–төкәнмәс яшәү энергиясенә сокланабыз. Сезнең җилкәгә тормышның зур йөге салынган, ә сез тирә–юньгә ямь биреп, гомер юлыннан җиңел, горур һәм матур атлап барасыз. Дөньяны гүзәлрәк, яктырак иткәнегез, хезмәтегез, ярдәмегез, акыллы, зирәк була белүегез өчен рәхмәт сезгә!

Мөлаем хатын–кызларыбыз! Сезгә сәламәтлек, язгы кәеф һәм шатлык–куанычлар телибез! Якыннарыгыз сезне һәрвакыт яклап һәм саклап килсен, матур хис–тойгыларыгыз иҗат уңышларына һәм җиңүләргә илтсен. Бәхетле булыгыз һәм нурлы йөзегездән тирә–юнь балкып торсын!

Муниципаль район башлыгы И. Г. Нуриев

Районның төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлешләре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Энергосервис”, “Комсервис” ширкәтләре директоры Әхмәтгалиев Рамил Зиннур улы, “Арча МСОсы” ширкәте ташчысы Вагыйзов Марат Ринат улы ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте директоры Шакирҗанов Илшат Гаптелнур улы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Халыкларның Милли ризыгы көнен үткәрүдә актив катнашуы өчен “Җәмәгать туклануы” ширкәте коллективы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, ТР физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбенең бокс буенча тренер-укытучысы Галиев Марат Габделбәр улы ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Рафаил Әгъзәм улы ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте, ТР җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген күтәрүгә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишүгә керткән өлеше өчен Яңа Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гыйззәтуллина Гөлнур Наил кызы ТР муниципаль берәмлекләре Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүдәге зур казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Курса МТСы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Гыйлаҗетдинов Рәүф Гыймадетдин улы “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнде.

Законлылык һәм хокук саклауны ныгытуда, гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен саклауда озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча район суды судьясы Вәлиева Гөлназ Дамир кызына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белдерелде, шулай ук Арча муниципаль район  Советының Мактау грамотасы тапшырылды.


Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Ватанны саклау- чылар көне белән чын күңелемнән котлыйм.

23 февраль – бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора, ул намус һәм батырлыкны, хәрби бурычка тугрылыкны чагылдыра. Без бу көнне кырыс армия мәктәбен үткән һәркемгә тирән хөрмәтебезне белдерәбез, бүген сугышчан вахтада торучыларны, Кораллы көчләр сафына барырга әзерләнүчеләрне олылыйбыз.

Ватан төшенчәсенә күп нәрсә керә: әти–әни, туган нигез, гаилә, илгә файда китерерлек хезмәт... Ватанны саклау – чын ир–егетнең төп бурычы. Намуслы хезмәт, якыннарыңның язмышы өчен җаваплылык тою, тирә–юньдә барган күренешләргә битараф булмау – болар бар да илнең ныклыгын, матур киләчәген тәшкил итә.

Бәйрәм уңаеннан һәркемгә сәламәтлек, күңел ныклыгы һәм уңышлар телим. Гаиләгездә тынычлык, бер–берегезне аңлау, хөрмәт итү хөкем сөрсен.

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

 

 

Озак еллар намуслы хезмәте, районның социаль–икътисади үсешенә керткән өлеше өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Шәймуллина Фрадия Сәмиулла кызы, мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районда китапханә эшен җәелдерүгә керткән өлеше өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Галимова Әлфия Нәкыйп кызы, мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано буенча музыка бүлеге укытучысы Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Ташкичү авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Ганиева Диләрә Мансур кызы, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча район суды судьясы Вәлиева Гөлназ Дамир кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Рес- публикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Борһанов Алмаз Әгъзам улы Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде.


Кадерле райондашлар!

Бик тиздән яңа 2016 ел җитә. Календарь елга бер тапкыр безгә гаҗәеп һәм гадәти булмаган төн бүләк итә, бер елны озатып без шунда ук яңасын каршылыйбыз. Үтеп баручы елның соңгы мизгелләре — бу йомгак ясау, үтелгән юлга бәя бирү чоры. Безнең кече ватаныбыз өчен ул күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча уңай булды. Без эшләгәннәр бар да кешеләр мәнфәгатьләренә — безнең йортларга, ишегалларына һәм урамнарга, районны үстерүгә юнәлтелде. 2015 елда без ирешкәннәр, барыннан да элек, һәр кешенең, коллективның, аларның җитәкчеләренең һәм гади хезмәтчәннәрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Билгеле, быел кыенлыклар да, канәгатьсезлекләр һәм хаталар да булды, ләкин алар безгә яңа тәҗрибә бирде, безне көчлерәк итте. Иң мөһиме — үз көчеңә ышану, намус белән хезмәт итү!

Без яңа ел алдында торабыз. Ул нинди булыр, нәрсә алып килер — боларның күбесе үзебезгә бәйле. Районыбызның менә дигән кешеләре мул һәм тыныч тормышта яшәргә лаеклы, безнең горурланырлык, кече ватаныбызда яратырлык һәм сакларлык әйберләребез бар. Безнең алда — зур, киеренке эшләр, җавап- лы бурычлар. Без аларны уңышлы хәл итәрбез, теләсә нинди кыенлыкларны бергәләп җиңәрбез, барлык планнарны һәм хыялларны тормышка ашырырбыз дип ышанам. Райондашларга аңлаулары, ышанычлары һәм район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт!

Кадерле дуслар! Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм! Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм иминлек телим. Яңа 2016 елның һәр көне туган ягыбыз иминлеге хакына хезмәтегездә, планнарыгызны һәм уйларыгызны тормышка ашыруда уңышлы булсын.

Якынлашып килүче Яңа ел белән, кадерле арчалылар!

Муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев

 

Халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Арча автотранспорт предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Гәрәев Рүзәл Баязит улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

 

Төзелеш өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен “Төзелеш материаллары комбинаты” ширкәте электр белән эретеп ябыштыручысы Гарәфиев Камил Фәттах улы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы буенча Россия миграция хезмәте Федераль Идарәсенең Арча районындагы бүлекчәсе 1 разрядлы белгече Таипова Валентина Геннадиевна Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм Арча педагогика көллияте оешуга 85 ел тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Мусина Лилия Надыйр кызы, хисапчы Әхмәдиева Минзада Нурияздан кызы, пешекче Медведева Румия Рәхимҗан кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика секторы мөдире Рәхимов Илфат Әгъзәм улына “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре”, китапханә эшендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Арча үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Галимова Әлфия Нәкыйп кызына “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте механизаторы Котдусов Ринат Гаптрәхим улына “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Мәрҗани” ширкәтенең “Гигант” бүлекчәсе башкару директоры Әхмәдуллин Фаяз Ильяс улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Яңа Кенәр торак-коммуналь хуҗалыгы икътисадчысы Ибраһимова Тәслимә Таһир кызы Татарстан Республикасының “Таткоммунэнерго” акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Районыбыз иминлеге хакына озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Энергосервис” ширкәте директоры Әхмәтгалиев Рамил Зиннур улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Кадерле хатын-кызлар! Сөйкемле әниләр!

 Шундый якты, матур бәйрәм – Әниләр көне белән ихлас күңелдән котлавыбызны кабул итеп алыгыз!

Бу бәйрәм безнең һәркайсыбыз өчен әһәмиятле. Кадерле әниләребез, кызларыгыз һәм улларыгыздан сезгә булган ихтирам һәм яратуны тою, җәмгыять тормышында сезнең зур ролегезне тану көне бу. Без сезгә тормышыбыз белән бурычлы.

Әниләр мәхәббәте безне ышанычлырак һәм көчлерәк итә, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә ярдәм итә. Еш кына без эш белән мәшгуль булып, әнинең хәлен сорашырга, үзебезнең хәлләр әйбәт булуын әйтергә онытабыз. Бу бәйрәм – әни янына түгәрәк өстәл янына җыелу, өйне күңел җылылыгы, сөенечләр белән тутыру өчен менә дигән мөмкинек.

Кадерле әниләребез! Ихлас күңелдән сезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылылыгы телибез. Сезгә иң матур теләкләр әйтелсен, балаларыгыз һәрвакытта да уңышлары белән куандырсын һәм ярату бүләк итсен!

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев.


Намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Акчишмә” ширкәтенең баш агрономы Мөхәммәтдинов Вәдүт Сөләйман улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, районның җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен һәм 75 яшь тулу уңаеннан педагогика хезмәте ветераны, “Әлифба” музее җитәкчесе Камалетдинова Сания Сибгатулла кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Үзара тыгыз бәйләнгән бу ике бәйрәм аерым гражданлык мәгънәсенә ия. Бүген халыклар бердәмлеге идеяләре тагын да әһәмиятлерәк, нәкъ менә бердәмлек сәяси һәм рухи планда республикабыз өчен төп милли идея булып тора һәм торачак. Бу безнең үткәнебезне, хәзерге һәм киләчәкне бәйләүче, җәмгыятьтә тотрыклылыкны һәм килешүне тәэмин итүче тарихи нигез. Шуңа күрә дә төрле телдә сөйләшүче, төрле диндәге һәм караштагы халыклар культурасын хөрмәт итү һәм тарихи традицияләрне саклау мөһим. Алар нигезендә генә Конституциябез гарантияләгән хокукларыбыз һәм ирегебез сакланган демократик җәмгыять төзеп була.

Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә чын йөрәктән бәхет һәм иминлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә тынычлык телим!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

 

Югары һөнәри осталыгы һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен “Арча хәбәрләре” газетасының компьютерда хәреф җыючы булып эшләгән хезмәт ветераны Габитова Рузилә Хатыйп кызы Россия Федерациясенең Элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан баш мөхәррир Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы, корреспондент Зәкиева Гөлсинә Вазыйх кызы, тәрҗемәче Нәбиуллина Гөлзия Әмин кызы, версткалаучы Мостафина Алия Мансур кызы, реклама бүлеге белгече Гарифуллина Рәсилә Флүр кызы “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының, баш хисапчы Тимергалиева Рәзинә Габделхәй кызы, җаваплы сәркатип–баш мөхәррир урынбасары Җәләева Рәзинә Мингали кызы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен “Арча хәбәрләре” газетасы корреспонденты Зәкиева Гөлсинә Вазыйх кызы Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

 


Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы, кадерле ветераннар!

Сезне газетаның юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм!

85 ел элек Арча район газетасының беренче номеры чыга, 1930 елның октябре җирле матбугат үсешенең башы булып тора. Бүген безнең газетаны журналистлар репортажларында һәм фикерләүләрендә чагылдырылган район елъязмасы дип атарга мөмкин. Берничә буын арчалыларның тормышы газета белән бәйләнгән һәм ул бүген дә аны игътибарлылыгы, һөнәри осталыгы һәм гаделлеге өчен яраткан район кешеләренең эшләре һәм мәшәкатьләре белән яши. Хезмәт коллективы, журналистика ветераннары үткән юлларына канәгатьлек белән, горурланып карый алалар. Сез киләчәктә дә нәтиҗәле эшләрсез, җәмгыятьне дулкынландыручы проблемаларны яктыртырсыз, райондашлар мәнфәгатьләрен чагылдырырсыз дип ышанам.

Газета юбилее көнендә армый-талмый куйган хезмәтегез район тормышын дөрес итеп һәм үзвакытында яктыртуыгыз өчен рәхмәт әйтәм! Тату коллективка чын күңелдән иминлек һәм иҗат дәрте, ә газетага озак еллар чәчәк атуын телим. “Арча хәбәрләре” киләчәктә дә вакыт белән бергә атласын, хөрмәтле яше олая барса да картаймасын һәм танылган, кызыклы, укыла торган газета булып калсын.

Муниципаль район башлыгы                                    И.Г. Нуриев

 

Журналистика өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе” авыл тормышы бүлеге мөхәррире Фәттахов Ильяс Сәхәп улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Журналистика өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе” хатлар бүлеге мөхәррире Надршина Румия Гарифҗан кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 


Хөрмәтле район юл хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Сезнең эшегез җаваплы һәм кешеләргә кирәкле, сезнең тормышыгыз — өзлексез хәрәкәт, без барыбыз да транспорт һәм юл белән даими бәйләнгән. Бүген юл тармагы алдында төзелешнең сыйфатын яхшырту, юлларны яңа технологияләр һәм югары сыйфатлы материаллар файдаланып саклау һәм төзекләндерү буенча яңа бурычлар тора. Транспорт йөртүчеләрнең, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы һәм кәефләре күп вакыт юл хезмәткәрләре эшенә бәйле. Профессиональлек, җаваплылык һәм хезмәткә омтылыш киләчәктә дә сезнең эшегездә уңышларга китерер, дип ышанам.

Барлык юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, районыбызның үсешендә һәм чәчәк атуында бик кирәкле эшчәнлегегездә яңа уңышлар телим!

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


 

 


Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Дөньяда бар да үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккечә һәркемгә кирәкле. Районның, һәр гаиләнең икътисадый хәле генә түгел, ә социаль иминлеге дә аграр секторны үстерүгә, сәләтле җитәкчеләр, искиткеч белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр, агрономнар, фермерлар, башка хезмәткәрләрнең көндәлек киеренке хезмәтенә бәйле.

Авыл хуҗалыгында эшләү беркайчан да җиңел булмаган. Бу ел да барлык авыл хезмәтчәннәре өчен киеренке, әмма нәтиҗәле эш чоры булды. Сезнең җиргә кайгыртучан һәм сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез гомумхалык хөрмәтенә һәм иң югары олылауга лаек.

Әлеге бәйрәм көнендә, хөрмәтле авыл һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, иминлек, муллык, бәхет, районыбыз бәхете өчен игелекле хезмәтегездә яңа уңышлар телим!

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

 

 


Мәгариф системасына белгечләр әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен һәм һөнәри бәйрәм – Укытучы көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең инглиз теле укытучысы Гарипова Зөлфия Ринат кызы, музыка укытучысы Гарифуллина Эльвира Риф кызы, мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – Укытучы көне уңаеннан Апаз урта гомуми белем мәктәбе физика укытучысы Хәертдинов Хәниф Габделмәннаф улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 


Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре, кадерле укытучылар һәм педагогика хезмәте ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән чын күңелдән котлыйм.
Укытучы – һөнәр генә түгел. Укытучы – ул югарыдан бирелгән сәләт. Без мәктәпкә ел саен үзебезнең иң кадерлеләребез – балаларыбыз һәм оныкларыбызны алып киләбез һәм сезнең кайгыртучан, сакчыл кулларыгызга тапшырабыз.
Бүген укытучы һөнәри белем, заманча чаралар һәм белем бирү методикаларына гына ия булырга тиеш түгел, ул балаларны мөстәкыйль уйлый белергә, карарлар кабул итәргә өйрәтергә һәм аларда җаваплылык хисе тәрбияләргә тиеш. Педагогларыбызның үз бурычларын уңышлы үтәүләре куандыра. Районыбыз мәгариф системасында бик күп кызыклы, үзенчәлекле, күренекле кешеләр эшли, дип ышаныч белән әйтә алам. Мәктәпне тәмамлаганда укучыларыгыз сезнең турында иң яхшы истәлекләр белән китә.
Сезнең йөрәгегездә бервакытта да яхшылык һәм зирәклек бетмәсен, үз эшегезгә бирелгәнлек чаткысы сүнмәсен! Әлеге бәйрәм көне сезгә шатлык хисе китерсен, укучыларыгыз чын күңелдән котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерсен. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, күтәренке күңел, эшегездә уңышлар телим.
Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

Мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм — Укытучы көне уңаеннан Наласа урта гомуми белем мәктәбе тормыш иминлеге фәне укытучы–оештыручысы Габдрахманов Камил Әдһәм улы, Арчаның 5нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгыйтьҗанова Фәридә Миңнехан кызы, Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ибраһимова Эльмира Равил кызы, Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Брунько Лариса Викторовна, Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәяхмәтова Фәнзилә Васыйл кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Өчиле төп гомуми белем мәктәбе–Күкчә Бирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Яруллина Сәрия Фатыйх кызы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – Тәрбияче көне уңаеннан Арчаның 9нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Галимҗанова Резеда Таһирҗан кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан фидакарь хезмәтегез, ихтыяр көчегез, районыбызга булган ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен, котлауларыбызны кабул итегез!
Сезнең тормыш батырлык һәм әхлаклык, Ватанга риясыз хезмәт итү үрнәге. Сез рухи байлыкларны һәм традицияләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булдыгыз һәм киләчәктә дә шулай булып калырсыз. Сез бүген дә сафта: белемнәрегез һәм кыйммәтле тәҗрибәгезне яшьләр белән бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегездә район яшьләрендә җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, патриотизм тәрбиялисез. Без сезгә зирәк, игелекле һәм түзем булуыгыз һәм шул ук вакытта киләчәккә ышанычны югалтмавыгыз өчен бик рәхмәтле.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе телим! Сезнең тормышта шатлыклы очрашулар күп булсын, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз күңел җылысы белән шатландырып, сезнең турында һәрвакыт кайгыртып, игътибар күрсәтеп яшәсен!
Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, Татарстан Республикасы урман байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә керткән өлеше өчен “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесенең Тукай участок урманчылыгы урман мастеры Муллагалиев Фәнил Әгъзам улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Мәрҗани” ширкәтенең “Ашытбаш” бүлекчәсе башкаручы директоры Мөхәммәтҗанов Илһам Әлтаф улы, намуслы хезмәте, районда физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Таджибаева Венера Разумовна муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен “Арчалес” дәүләт бюджет учреждениесе Сурнар җитештерү участогы урманчысы Галиева Фәүзия Сәлим кызы, районның төзелеш тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Төзелеш материаллары комбинаты” ширкәте шоферы Хәкимов Хәмит Хәким улы, һөнәри бәйрәм – Төзүче көне уңаеннан һәм намуслы хезмәтләре өчен “Төзелеш материаллары комбинаты” ширкәте шоферы Хуҗиәхмәтов Марат Зиннур улы, кранчы Бикиев Нияз Морат улы, пилорам эшчесе Юзаев Илнар Илфур улы, балта остасы Мәгъсүмов Роберт Йосыфҗан улы, штукатур–буяучы Ахунова Фәния Нургали кызы, баш хисапчы Исламгалиев Илфат Хуҗиәхмәт улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Хокук тәртибен һәм закончалыкны ныгыту эшендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арча район суды федераль судьясы Мәннапова Миннегөл Фәсхетдин кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Үзәк ял паркын төзүгә керткән өлешләре өчен “Конвентстройинжиниринг” ширкәте генераль директоры Хисамиев Илһам Рәшит улына, участок җитәкчесе Абдулвәлиев Ришат Якуп улына муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 


Хөрмәтле арчалылар!

Сезне күп милләтле Татарстан халкының бердәмлек, тынычлык һәм татулык символы булган бәйрәм — Рес- публика көне белән котлыйбыз!
Без үзебезнең республикабыз, туган ягыбыз табигатенең үзенчәлекле матурлыгы, данлыклы ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган бай традицияләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. Безнең республика үзенең икътисадый, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәләрдәге үсешендә елдан ел яңа баскычка күтәрелә һәм һәр көнне ирешелгән уңышларны үз халкының тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен файдаланырга омтыла. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсә, республикада һәм шул исәптән безнең районда да социаль программалар уңышлы тормышка ашырыла: авыл клублары, сәламәтлек саклау объектлары төзелә, йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерелә, юллар һәм тротуарлар салына.
Республика һәм районыбызның чәчәк атуын, ә районда яшәүчеләргә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, барлык яхшы башлангычларында уңышлар телибез!
Район җитәкчелеге

Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов районның барлык ветеринария хезмәте белгечләрен Ветеринар хезмәткәре көне белән котлый. Ул аларның барысына да эшләрендә яңа уңышлар, һәр гаиләгә бәхет тели.

Мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәте, татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның халыкара олимпиадалары призерлары әзерләгән өчен В.Ежков исемендәге Арчаның беренче урта гомумбелем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Ләйсән Фердинат кызы, мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре, республика фән олимпиадалары призерлары әзерләгән өчен:
1. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әүһәдиева Миләүшә Рәшит кызы (Ашытбаш мәктәбе), Дәүләтъярова Ләйлә Гыйльмулла кызы (Лесхоз мәктәбе), Нәбиуллина Фәрдия Хәмит кызы (Арчаның икенче мәктәбе), Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы (Курса–Почмак мәктәбе), Вәлиева Ләйсән Фоат кызы (Иске Чуриле мәктәбе);
2. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Фәхретдинова Зөлфия Сөнгать кызы (Ашытбаш мәктәбе), Сибгатуллина Рамилә Шәмси кызы (Арчаның бишенче гимназиясе), Галимҗанова Фәрзия Нариман кызы (Арчаның бишенче гимназиясе), Надершина Ләйсән Фарух кызы (Арчаның беренче мәктәбе), Хәкимова Регина Алексеевна (Арчаның беренче мәктәбе), Әхмәдиева Равилә Галимҗан кызы (Казанбаш мәктәбе);
3. Физкультура укытучылары Сәлахов Айрат Альберт улы (Арчаның беренче мәктәбе), Гәрәев Рамил Камил улы (Шушмабаш мәктәбе), Гәрәев Булат Рәшит улы (Арчаның җиденче мәктәбе), Ганиева Гүзәл Әлтаф кызы, (Носы мәктәбе), Нәбиуллин Рәнис Расыйп улы (Арчаның җиденче мәктәбе) район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
 


Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм Ветеринария хезмәткәре көне уңаеннан Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы–серологы Гыйлаҗева Илсөя Мөхәммәтгали кызы, ветеринария лабораториясенең ветеринария санитары Зиннәтуллина Фәридә Габдрахман кызы, Курса ветеринария участогы ветеринария санитары Солтанова Нурия Фәйзрахман кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Россия Федерациясе суд системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен Арча район суды судьясы Гыйниятуллин Рәфыйкъ Каюм улы “Россиядә суд реформасына 150 ел” медале белән бүләкләнде.
 


Җиңел сәнәгать өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Раифа” җитештерү төркеме” ширкәтенең баш инженеры һәм җитештерү мөдире Шәфыйкова Ясминә Гыйбадулла кызы Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Намуслы, нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Раифа җитештерү төркеме” ширкәтенең баш инженеры, җитештерү мөдире Шәфыйкова Ясминә Гыйбадулла кызы ТР Премьер–министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Дәүләт органнарында һәм район идарәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “АСПК” акционерлык җәмгыятенең инженер-төзүчесе Яруллин Равил Нурулла улы, җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан башкарма комитетның опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Яруллина Рафия Гомәр кызы, банк хезмәте күрсәтү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Ак барс” банк ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы өлкән белгече Гаянова Роза Әмин кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Әссәләмү галейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Чын күңелдән якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм!
Әлһәмдүлилләһ! Өстебездә булган бер фарызны үти алуыбызга, ураза тотуыбызга шатлана торган Гает көненә җиттек. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме – Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Ай дәвамында Аллаһы Тәгалә каршында рухи ныклыгыбызны күрсәтергә тырыштык, Аллага шөкер. Ризыктан гына түгел, начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән тыелып тордык. Мәчетләребезгә җыелып тәравих намазларын укыдык, ифтар мәҗлесләрендә догалар кабатладык, зикерләр әйттек, Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде! Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга, Ватаныбызга хезмәт итәргә ярдәм итсә иде! Рамазанда кылган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын!
Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, рухи ныклык, сабырлык һәм якты өметләр алып килсен. Киләсе Рамазанны да исән-сау каршы алырга, уразаларны тотарга насыйп итсен!
Хөрмәт һәм изге догалар белән Арча район мөхтәсибе
Раил хәзрәт Гыйләҗев

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, милли мәдәниятне, халык иҗатын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 65 яшь тулу уңаеннан район Мәдәният йорты “Җидегән чишмә” халык театрының үзешчән артисты Сафин Харис Фәйзи улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


ТР Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика медицина үзәге “Резерв” оешмасының бүлек җитәкчесе Гыйниятуллина Гөлшат Тәлгать кызына “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.


Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм — Россия почтасы көне уңаеннан Арча районара почтамтының Яңа Кенәр почта элемтәсе бүлекчәсенең 2 класслы хат ташучысы Хәмидуллина Резидә Вагыйз кызы, Өчиле поч-та элемтәсе бүлекчәсенең 2 класслы хат ташучысы Минһаҗиева Зөлфия Моталлап кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Районның сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия палатасының табиб-анестезиолог-реаниматологы Фәттахов Назыйм Габделнәфыйк улы, Апаз фельдшер–акушерлык пункты мөдире, фельдшер Миннебаева Гөлзәмия Мансур кызы Арча район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Районның сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең поликлиника участок шәфкать туташы Гарифҗанова Гөлназ Мөнир кызы, Курса разъезды фельдшер- акушерлык пункты мөдире, фельдшер Галимҗанова Җәүһәрия Гаптелфәт кызы, Яңа Кенәр участок хастаханәсе участок шәфкать туташы Фәхретдинова Гөлфия Равил кызы, Шушмабаш табиблык амбулаториясе табиб–эпидемиолог ярдәмчесе Бариева Фәйрүзә Хәлил кызы, халыкны дару белән тәэмин итү эшендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан “Татарстан медицина техникасы һәм фармация” дәүләт унитар предприятиесенең 29нчы номерлы үзәк район даруханәсенең 106нчы номерлы даруханә пункты мөдире Мифтахова Альфира Фәнәвил кызы, Яңа Чүриле авылындагы 114нче номерлы даруханә мөдире Минзина Рәшидә Хаҗи кызы, провизор-аналитик Гобәйдуллина Галина Васильевна муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, Арча районының социаль-икътисадын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 75 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының мәдәниятен үстерүгә һәм тарихи–мәдәни мирасын саклауга керткән күпьеллык өлеше өчен Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм Фонды Идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте, районның социаль-икътисадын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Арча балык хуҗалыгы” ширкәте җитәкчесе Шакиров Дамир Сәләхетдин улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Арча үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге төп китапханәчесе Гәрәева Наилә Илсур кызы китапханә үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 


Мәдәният өлкәсендә башкарган күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте, мәдәни мирасны барлауга һәм саклауга зур өлеш керткәне өчен Г.Тукай музей–комплексы күзәтүчесе Гарипова Гүзәл Әгъзам кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Хөрмәтле райондашлар!
Сезне дәүләт бәйрәме — Россия көне белән котлыйм! Һәр кеше өчен Туган ил аның кече ватаныннан башлана. Безнең өчен ул үзебезнең туган район һәм Татарстан Республикасы. Ләкин кайда гына тусак та, аннан соң кайда гына яшәсәк тә, без һәрвакыт үзебезне бөек илнең гражданнары итеп хис итәбез. Без бергә булганда һәрвакыт көчле, нык икътисад һәм чәчәк атучы җәмгыять төзергә, теләсә нинди авыр- лыкларны җиңәргә сәләтле булачакбыз. Россия безнең өчен бөек һәм куәтле Ватан, ә районыбыз аның аерылгысыз өлеше! Районыбыз, республика һәм бөтен илнең бүгенгесе һәм киләчәге һәрберебезгә, безнең хезмәткә, инициативага һәм гражданлык җавап- лылыгына бәйле.
Мин районда яшәүче барлык кешегә нык сәламәтлек, өметләренең аклануын, яшәеш планнарының тормышка ашуын, иминлек һәм муллык, иртәге көнгә ышаныч телим.
Муниципаль район җитәкчесе И.Г. НУРИЕВ
 


Хөрмәтле арчалылар, район кунаклары!
Ихлас күңелдән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән тәбрик итәм. Бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм табигатьнең уянуын белдерә, үзенчәлекле традицияләр байлыгын, кешеләрнең юмартлыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтә. Безнең матур, күңелле һәм юмарт бәйрәм авыл хезмәтен данлый, шуңа күрә Сабантуйда без үзенең фидакарь эше белән өстәлләребездәге муллыкны тәэмин иткән, районның уңышлы үсешенә өлеш керткән кешеләрне хөрмәтлибез.
Сабантуй — көч һәм җитезлек, күңел ачу һәм осталык бергә үрелгән күңел бәйрәме. Атларда чабышу, милли көрәш, төрле уеннар һәм халыкның күңел ачуы — болар бар да милли гореф-гадәтләрне саклауның ачык мисалы һәм халкыбыз- ның бердәмлек билгесе булып тора. Быелгы Сабантуй да традицияләребезгә сакчыл караш, халкыбыз мәдәниятен үстерү үрнәге булып район тарихына кереп калыр дип ышанам.
Әлеге шатлыклы бәйрәмдә барыгызга да бәхет телим! Сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм күңелле бәйрәм насыйп булсын!
Муниципаль район җитәкчесе И.Г.НУРИЕВ
 


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Рем–Тех” ширкәте директоры Фазлыев Айдар Вәдүт улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсе акушер–гинеколог бүлмәсенең акушер гинеколог–табибы Әхмәдуллина Галия Намус кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбе химия һәм биология укытучысы Кәримова Гамбәр Рамазан кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 80 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Шәяхмәтов Әмир Шәяхмәт улы, намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Татфондбанк” акционерлык җәмгыяте Арча өстәмә офисының комплекслы хезмәт күрсәтү операционисты Халитова Елена Ивановна муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Районның төзелеш тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Төзелеш материаллары комбинаты” ширкәте директоры Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы, районда сәүдә һәм эшмәкәрлекне үстерүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Тайд–Фойл” фирмасы ширкәте директоры Закиров Айдар Әхмәд улы, мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районда китапханә эшен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең методик–библиография бүлеге мөдире Зәкәрова Алсу Миннәхмәт кызы, намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Энергосервис” ширкәте мастер–завхозы Хәбибуллин Радик Абдерәшит улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча смотр–бәйгедә “2014 елда иң яхшы хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы шартлары” номинациясендә “Татарстан” агрофирмасы” ширкәте (җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов, хезмәтне саклау буенча белгеч Гөлнара Насыйрова) беренче урынны яулады, диплом һәм 25 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.


Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле арчалылар!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!
1945 елның җиңүле языннан соң күпме генә еллар үтсә дә, безнең өчен Җиңү көненнән дә яктырак, изгерәк бәйрәм юк. Анда — халкыбызның бөеклеге, җиңүчеләр буынының каһарманлыгы һәм батырлыгы, югалтулар кайгысы һәм очрашулар шатлыгы.
Безнең тыныч тормышыбыз өчен бик кыйммәт: дистәләгән миллион кеше гомере, күрелмәгән мәхрүм ителүләр һәм газаплар белән түләнелгән. Җиңү өчен гомерләрен биргән, яу кырында кан түккән, тылда хезмәт иткән һәркемне аерым рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Фронтовик ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы һәрвакыт каһарманлык, ныклык һәм патриотлык символы булып калыр.
Җиңү турындагы хәтернең сүрелмәячәге куандыра. Ул буыннардан буыннарга — ата–аналардан балаларга, йөрәктән йөрәккә тапшырыла. Россиягә, туган йортка, үзеңнең якыннарыңа мәхәббәт буыннар хәтеренең төп нигезе булып тора. Бөек Җиңүнең варислары булу — югары дәрәҗә. Җиңүчеләр турында кайгырту һәм аларны истә тоту — безнең алар алдындагы әхлакый бурычыбыз!
Кадерле ветераннар!
Батырлыгыгыз, туган җиргә чиксез мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм озын гомер телим! Районның барлык кешеләренә сәламәтлек, тыныч һәм якты көннәр, иминлек, ышаныч һәм игелек насыйп булсын!
Муниципаль район җитәкчесе И.Г.НУРИЕВ

 


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм республика торак программаларын тормышка ашыруга керткән өлеше өчен Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасары Любовь Осинага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.


Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Бу көн һәрберебез өчен яз килү һәм табигатьнең уянуы, шуның белән бергә киләчәккә якты өметләр символы булып тора. Яңа заман 1 майга яңа мәгънә өстәде, ләкин ул элеккечә хезмәт бәйрәме, үз гаиләсе иминлеге, шәһәре, иле хакына хезмәт итүче кешегә карата хөрмәт билгесе булып кала. Якташларыбызның күбесе Арча районын үстерүгә үзләреннән бәяләп бетергесез өлеш кертте һәм кертә. Сезнең туган ягыбызны үстерү өчен куйган хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз матурая, төзекләнә.
Кадерле райондашлар! Сезгә чын күңелдән бәйрәм кәефе, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт җиңүләре, тынычлык телим. Майның җылы кояшы сезгә үз энергиясен биреп, эшләрегез уңышлы булсын, һәр гаиләгә иминлек һәм муллык китерсен. Һәрберегезнең шатлык, хөрмәт китерә торган кирәкле һәм кызыклы эше булсын, ә хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен.
Арча муниципаль район башкарма
комитеты җитәкчесе И.Г.НУРИЕВ
 


Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Сикертән участок ветеринария шифаханәсе мөдире Салихов Габделнур Габделхәй улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 90 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Гайнетдинова Марзия Гаптрахман кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Күпьеллык намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча районының “Өмет” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Фатыйхов Камил Шамил улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен “Ватан” агрофирмасы баш агрономы Рамазанов Гаптерәис Әгъләм улы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 80 яшь тулу уңаеннан Яңа Кишет авыл җирлеге ветераннар советы рәисе, хезмәт ветераны Әхмәтшин Раиф Зәки улы, район сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Яңа Кенәр участок хастаханәсенең гомуми практика табибы Сафин Дамир Нури улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Төзелеш материаллары комбинаты” ширкәтенең производство–техника бүлеге җитәкчесе Мифтахов Рәис Вагыйз улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Кадерле хатын–кызлар!
Сезне Халыкара хатын–кызлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Әлеге искиткеч бәйрәмнең бөтен табигатьнең уяна башлавы белән бергә туры килүе символик мәгънәгә ия. Нәкъ менә сез, сөйкемле хатын–кызларыбыз, барлык кешелекнең яшәеш чыганагы, йорт учагын саклаучылар булып торасыз. Сез үзегезнең мөлаемлыгыгыз белән безнең тормышыбызны бизисез, зирәклегегез һәм түземлегегез, хезмәт сөючәнлегегез, талантыгыз белән сокландырасыз.
Без ирләр белән янәшәдә үзләренең нәфис җилкәләрендә сугыш һәм аннан соңгы елларның бөтен авырлыгын күтәргән хатын–кыз фронт һәм тыл ветераннары алдында баш иябез. Теләсә кайсы өлкәдә алыштыргысыз хезмәткәрләр, эшлекле, талантлы җитәкчеләр, ярата белгән хатыннар һәм әниләр, шул ук вакытта иң матур һәм җәлеп итә торган, назлы һәм ягымлы булган хәзерге хатын–кызларыбызга рәхмәтлебез.
Сезнең барыгызга да гүзәл һәм киң күңелле булганыгыз, назыгыз, мәхәббәтегез һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бөтенлеге һәм иминлек телим! Бәйрәмнең сихри атмосферасы бәхет, елмаюлар, якыннарыгызның хөрмәте һәм кайгыртуы белән тулсын.
Муниципаль район
башкарма комитеты җитәкчесе И.Г.НУРИЕВ
 


Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Каюмов Айрат Хәйдәр улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Татарстан Республикасының янгыннан саклау” дәүләт учреждениесе –Казан янгынга каршы хезмәте аерым постының Сеже бүлекчәсе җитәкчесе Таҗиев Фаил Гыйлемшәех улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 


Республика төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән “КСМ” ширкәте директоры Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улына “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Мәгариф өлкәсендәге хезмәте һәм озак еллар нәтиҗәле эшләве өчен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятенең дәрестән тыш тәрбия эшләре теория һәм методика укытучысы Габидуллина Мәсхүдә Нәкыйп кызына “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Арча районы җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән өлеше, нәтиҗәле хезмәте өчен Кәче авыл җирлеге башлыгы Закиров Тәлгать Дәүли улы, җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән өлеше, нәтиҗәле хезмәте өчен “Северный” агрофирмасы” ширкәте генераль директоры Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗан улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, урындагы әһәмиятле мәсьә-ләләрне хәл итүгә керткән өлешләре өчен “Иске Кырлай авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты сәркатибе Абдуллина Раушания Минсабир кызы, “Шушмабаш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты сәркатибе Сәгыйтова Миләүшә Әнәс кызы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Озак еллар намуслы хезмәте һәм 80 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Хәйдәров Салихҗан Сәлим улы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, районның җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Фәйзрахманов Фәрит Мансур улы, төзелеш тармагына яшь белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең 1нче номерлы филиалы произ-водствога өйрәтү остасы Абдуллин Хәбир Габделхәй улы, намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан “НАСКО” ачык акционерлык җәмгыяте Арча территориаль идарәсенең иминиятләү буенча өлкән белгече Шәйхетдинова Луиза Бәйрәмгали кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Хөрмәтле райондашлар!
Ватанны саклаучылар көне белән сезне чын күңелдән котлыйм!
Бу данлы бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы һәм кайнар нокталар, Хәрби көчләр ветераннарына, хәрби хезмәттәгеләргә һәм запастагы офицерларга, бәйрәм көннәрендә дә илнең һөҗүмгә каршы торучанлык сәләтен ныгытып, үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Безнең халык аңында ир–егет һәм хәрби намус төшенчәләре бер–берсеннән аерылмый, шуңа 23 февраль — халыкара бәйрәм булып санала. Ватан төшенчәсенә күп нәрсә керә: ата–ана йорты һәм гаилә, үзең яшәгән ил, йөрәгеңә якын кешеләр һәм илгә, үзең туган һәм яшәгән җиргә файдалы һәм кирәкле эш. Боларның барысын да саклау һәм яклау — чын ир–егет бурычы.
Бу бәйрәмдә барлык Туган илебез сакчыларына тынычлык, эшләрендә һәм хәрби хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, бетмәс–төкәнмәс энергия, киләчәккә ышаныч телим! Сезне яраткан һәм көтеп алган өйдә мәхәббәт һәм үзара аңлашучанлык яшәсен.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат НУРИЕВ

Татарстан Республикасы эчке куллану базарын үстерүгә һәм алкоголь продукциясен сату сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Хәнәфиев Айрат Мәгъсүм улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Китапханә эшен үстерүгә керткән өлешләре һәм “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе оешуга 35 ел тулу уңаеннан Арча үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимова, район балалар китапханәсе мөдире Алсу Рәхимбаева, Иске Кырлай авыл китапханәсе мөдире Венера Хәмзина, Хәсәншәех авыл китапханәсе мөдире Гөлкәй Хәбирова, Яңасала авыл китапханәсе мөдире Фәридә Борһановага район мәдәният идарәсенең хисап җыелышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
 


Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Курса МТСы” ширкәте механизаторы Гайнетдинов Фәрит Гаптелфәрт улы, яшь буын-ны тәрбияләүгә керткән өлеше, озак еллар нәтиҗәле хез-мәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан физкультура укытучысы, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте тренеры Хәсәнов Хәлил Хөрмәт улы, 2014 ел йомгаклары буенча югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен “Курса МТСы” ширкәте сыер савучысы Шәфигуллина Гөлнара Исрафил кызы, комбайнер Хәбибуллин Радик Альфрит улы, механизатор Шәрәфиев Рәмис Әхәт улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Намуслы хезмәте, банк коллективы алдындагы аерым казанышлары, иҗади активлыгы, һөнәри осталыгы өчен “Татфондбанк”ның Арчадагы өстәмә офисы җитәкчесе Фәйзрахманова–Лотфуллина Наилә Нәҗип кызы Татарстанның Банк ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гыйсмәтуллина Альфира Шәйхулла кызы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесе” ширкәте ремонт–механика мастерское мөдире Йосыпҗанов Наил Равил улы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен “Ак барс” агрокомп-лексы” ширкәтенең кадрлар буенча инспекторы Сәмигуллина Ризидә Зөлфәр кызы, районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең икътисад мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Шакирова Лелия Наил кызы, район сәламәтлек саклау системасында ирешкән уңышлары һәм намуслы хезмәтләре өчен поликлиниканың гомуми практика табибы Гайфуллин Хафиз Мансур улы, поликлиниканың шәфкать туташы Габделбәрова Гүзәл Мөдәрис кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, Арча районында электр элемтәсе чараларын камилләштерү һәм үстерүгә керткән өлеше өчен Арча ЗУЭСының тоташтыру һәм сервис буенча участок җитәкчесе Хәкимова Римма Госман кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Районның социаль–икътисадын үстерүгә керткән өлеше һәм 60 яшь тулу уңаеннан “М.М.Хәлилов” крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчесе Хәлилов Марсель Мингали улы, мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм 55 яшьләре тулу уңаеннан Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафиуллина Алсу Рафаэль кызы, Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең физика укытучысы Фазылҗанова Наймә Мәхмүт кызы, Кәче төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйльметдинова Сөембикә Фәтхрахман кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Балалар һәм яшүсмерләргә өстәмә белем бирү эшен оештыру һәм камилләштерү, шәхеснең фикерләү сәләтен формалаштыру, культурасын һәм әхлагын үстерүдәге уңышлары, тәрбия процессын үстерүгә керткән шәхси өлеше һәм озак еллар нәтиҗәле хез-мәте өчен Укучылар сараеның өстәмә белем бирү педагогы Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Төзелеш тармагына белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча агросәнәгать һөнәр көллияте 1нче номерлы филиалының производствога өйрәтү остасы Хаҗиәхмәтов Фоат Хатыйп улы, туган як тарихын пропагандалауга, Орнашбаш авылына багышланган китапны бастыруга керткән өлеше өчен Касыймов Мөнир Рәшит улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Халыкка югары культуралы хезмәт күрсәтүне тәэмин итүгә керткән өлеше һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге хезмәтләре өчен Арча районының җаваплыгы чикләнгән “Бытсервис” ширкәте директоры Әхмәдуллин Нурияздан Нуретдин улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

“Пенсионерлар берлеге” җирле бүлекчәсе рәисе Сания Сибгатулла кызы Камалетдинова өлкән буын хокукларын яклауда актив эшләгәне һәм Россия пенсионерлар берлеге эшчәнлеге үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен “Россия Пенсионерлар берлеге” Гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан Республикасы буенча Төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 


Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәм, беренчедән, үткән елга нәтиҗә ясау булса, икенче яктан алганда, яңа эшләрне, башлангычларны барлау да. Яңа ел килүен һәркем аерым бер кәеф һәм күңел читендә яшеренеп торган теләкләре тормышка ашуына өмет белән каршылый.
Үтеп барган елга нәтиҗә ясаганда, зур ышаныч белән шуны әйтә алам: ул уңышлы үтте, чөнки хезмәт сөючәнлек, яңалыкка омтылыш һәм үз районыңа булган мәхәббәт безгә иң авыр мәсьәләләрне дә җиңеп чыгарга ярдәм итте. 2014 ел тарихка яңарыш һәм үсеш елы буларак кереп калсын өчен без бергә күп көч куйдык. Безнең уңышларыбыз ул — киләчәгебезнең нигезе. Алда торган бурычларны тормышка ашыру өчен көчебез, тәҗрибәбез, сабырлыгыбыз җитүенә мин ышанам. Һәм безнең туган районыбызда яшәве тагын да уңайрак буласына ышандыра алам. 2014 елны озатканда сезгә, үтеп баручы елда туган төбәге өчен көчен кызганмыйча эшләгән, киләчәктә дә аны үстерүгә һәм ныгытуга үз өлешен кертергә әзер торган райондашларга, чын йөрәктән рәхмәтемне җиткерергә рөхсәт итегез.
Алда безне зур эшләр көтә. Максатыбыз тормышка ашар, дип ышанам. Чөнки аның төп шарты — кешенең уңышка, югары үрләргә омтылышы, яхшы хезмәт, туган җирең язмышы һәм үзеңнең, балаларың, оныкларыңның киләчәге өчен җаваплылык хисе тою.
Кадерле якташлар! Якынлашып килүче Яңа ел безнең өчен ышанычлы үсеш, тынычлык һәм татулык елына әверелсен. Изге эшләргә бай булсын, һәр йортка, һәр гаиләгә уңышлар гына алып килсен. Яңа ел белән сезне! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат НУРИЕВ


Хөрмәтле Илшат Габделфәрт улы!
Сезне якынлашып килүче 2015 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм. Гади булмаган бурычлар куючы, үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирүче яңа елга, республикабыз һәм бөтен илебез елъязмасында урын алачак истәлекле даталар һәм күренекле вакыйгалар елына аяк басабыз. Татарстаныбыз, аның халкы мәнфәгатьләрендә киләчәктә дә актив хезмәт куюыгызны, олы максатларга ире- шүегезне телим. Сезгә һәм якыннарыгызга яңа елда яңа бәхет, исәнлек-саулык, уңышлар телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов

Районның социаль–икътисади үсешенә керткән өлешләре һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен “АСПК” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Бикмуллин Вазыйх Газиз улы, “Арча АТПСы” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Гәрәев Рүзәл Баязит улы, “Металл” ширкәте директоры Гарәфиева Лилия Гомәр кызы, “Билдгрупп” ширкәте директоры Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы, “Ватан” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе Әхмәтов Мансур Готоф улы, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Рәмзия Рамазан кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, елның иң яхшы җитәкчеләре дип танылдылар.

ГТО нормаларын тапшыруда масштаблы һәм актив катнашканнары өчен “АСПК” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Бикмуллин Вазыйх Газиз улы, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары – Арча ЗУЭСы җитәкчесе Гомәров Рөстәм Кәлимулла улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасының сайлау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Фарадис улы Татарстан Республкасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек һәм үткәрүне югары дәрәҗәдә оештыруы өчен Арча муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кадыйров Булат Илдар улына Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең Рәхмәте җиткерелде.

Тирә–як мохитне төзекләндерү буенча чараларны уңышлы оештыруы, экология куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм санитария–экология икеайлыгын уздыруда актив катнашуы өчен “Жилкомбытсервис” ширкәте директоры Хәкимов Альберт Данис улы ТР экология һәм табигать ресурслары ми- нистрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 


Арча районының “Жилкомбытсервис” ширкәте “Эколидер” республика конкурсында “Торак–коммуналь комплексы” номинациясендә өченче урынны алды һәм Диплом белән бүләкләнде.


Энергетика тармагының хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез — Энергетиклар көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итеп алыгыз! Үзен әлеге тармакка багышлаган кеше хезмәте үз йортларына яктылык һәм җылылык алучы миллионлаган кешеләр яшәеше өчен ныклы нигез тудыра, икътисад предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итә.
Безнең районда яшәүчеләр исеменнән намуслыгыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Район энергетикасын үстерүгә лаеклы өлеш керткән тармак ветераннарына зур рәхмәт! Барыгызга да тотрыклы һәм һәлакәтсез эш, нык сәламәтлек, финанс һәм гаилә иминлеге телим! Сез кешеләргә бүләк иткән яктылык, үзегезгә аларның елмаю һәм йөрәк җылысы булып кайтсын!
Район башкарма комитеты җитәкчесе И.Г. НУРИЕВ

Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан мәгариф идарәсе методисты Гатауллина Лилия Мәхмүд кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 


Район сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең клиника–тикшерү эшләре буенча баш табиб урынбасары Вәлиева Наилә Рәшит кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Хөрмәтле райондашлар!
Сезне дәүләт бәйрәме — Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Россия Конституциясе— барлык хокук системасының нигезе ул. Илнең төп Законы — Конституцияне үтәми торып, җәмгыятьнең икътисадый һәм социаль тотрыклылыгын, илнең һәр гражданинының хокукларын һәм иреген тәэмин итү мөмкин түгел.
Конституциядә иң югары байлык дип дәүләтчелек принциплары билгеләнгән, гражданин, аның мәнфәгатьләре һәм хокуклары игълан ителгән. Буһәркем белергә, иң мөһиме — аны кулланып эш итәргә тиешле закон. Илдә хокук тәртибе һәм татулык безнең һәрберебезгә бәйле булуын һәрвакыт истә тотарга кирәк. Хокукларыбызга һәм бурычларыбызга карата сакчыл мөнәсәбәт, башка халыклар вәкилләренә хөрмәт һәм толерантлык кына безгә дәүләт төзелеше нигезләрен сакларга, Россиянең куәтен һәм бөеклеген арттырырга булышлык итә.
Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрдә иминлек, туган як һәм бөтен илебез бәхете өчен тотрыклылык һәм яңа казанышлар телим!
Район башкарма комитеты
җитәкчесе И. Г. НУРИЕВ
 


Район мәктәпләре укучылары “Илебезнең киләчәге – минем кулларда” республика бәйгесендә бик актив катнашты һәм ике укучыбыз призлы урын алды. 5нче гимназия укучысы Р.Даутов (укытучысы Г.Әхмәтханова) “Ришвәт-челеккә “Юк” дип әйтик!” бәйгесендә 2 урынга лаек булды, Иске Ашыт мәктәбенең 9 сыйныф укучысы А.Мөхәм-мәтҗанова (Р.Ганиуллина) — туган телдә иншалар бәйгесендә 3 урын яулады. 8 декабрьдә җиңүчеләр Кремльдә бүләкләү тантанасында катнашты.


Кадерле хатын–кызлар! Сөекле әниләр!
Сезне чын күңелдән искиткеч, күңел кылларына кагыла торган, үзенчәлекле мәхәббәт нурларына һәм мөлаемлыкка төрелгән бәйрәм — Әниләр көне белән котлыйм.
Бу көн ул һәм кызларыгызның сезгә тирән ихтирам һәм ярату хисләрен күрсәтү генә түгел, җәмәгать тормышында башкарган зур ролегез өчен хөрмәтләнү дә. Тормышыбыз, гаиләдәге иминлек, ирешкән уңышларыбыз өчен без нәкъ менә сезгә бурычлы. Тормышта кем һәм нинди булуыбыз — әниләребезнең тырышлыгы. Аларның хезмәт яратуы — безгә үрнәк, белемнәре һәм сәләтләре — безнең өчен юнәлеш.
Кадерле хатын–кыз–әниләр! Бәйрәм көнендә күп балалы, тәрбиягә һәм опекага бала алган гаиләләргә котлау һәм рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Рәхмәт сезгә, хөрмәтлеләребез!
Кадерле әниләр! Бетмәс–төкәнмәс мәшәкатьләрегез, аңлавыгыз һәм зирәклегегез өчен сезгә рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез. Үзегезгә, балаларыгызга һәм оныкларыгызга сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт телибез! Сезнең армый–талмый куйган хезмәтегез өчен чиксез рәхмәткә төрелгән изге теләкләр, матур сүзләр яңгырасын, ә балаларыгыз һәрвакыт уңышлары белән шатландырып, назга күмеп, кайгыртып яшәсеннәр!
Район башкарма комитеты җитәкчесе И.Г.НУРИЕВ

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Северный” агрофирмасы” ширкәте диспетчеры Нургалиев Ил-һам Галәветдин улы Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 


Эчке эшләр органнарында яхшы хезмәт итүләре өчен һәм һөнәри бәйрәм — Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Габидуллин Ирек Миңнулла улы, тикшерү бүлекчәсе өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры Хәйруллин Рамил Ризван улы, ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең үзәкләштерелгән сак пункты дежурные, полиция капитаны Беляев Илдар Абрек улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы үткәргән конкурста Арча районының “Ватан” агрофирмасы баш зоотехнигы Рөстәм Хәбибуллин “Иң яхшы зоотехник” номинациясендә — икенче, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев “Иң яхшы агроном” номинациясендә өченче урынны алды.
 


Кадерле арчалылар!
Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!
Дәүләт бәйрәмнәренең икесе дә безнең өчен кадерле — алар республикабызның һәм илебезнең формалашуында тарихи хәтер билгесе.
Халыклар бердәмлеге көне һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүенә, нинди диндә булуына карамастан, гаять зур илнең бер өлеше икәнлеген һәм бергә берләшкәндә генә теләсә кайсы максатка ирешә, теләсә кайсы кыенлыкларны җиңә алуыбызны искә төшерә. Ә Татарстанда республика Конституциясе законлылык, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре гаранты. Республиканың төп законы безнең күп милләт-ле төбәктә яшәүче барлык халыкларның хокуклары сагында тора. Шунысы мөһим, бу елларда Татарстан социаль–икътисади тотрыклылыкка һәм милли–мәдәни традицияләрне ныгытуга цивилизацияле, хокукый юл белән ирешеп булуын ачык итеп күрсәтте.
Хөрмәтле шәһәр һәм районда яшәүчеләр! Әлеге матур бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек телим! Илебез, республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!
Илшат НУРИЕВ,
район башкарма комитеты җитәкчесе
 


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 80 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Сабирова Ләлә Габделхак кызы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Северный” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте механизаторы Габдрахманов Әлтаф Әфләтун улы, мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Гыйдиятуллина Тайфә Фуат кызы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Петрина Фәния Васыйл кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Югары профессионализм, вазифаи бурычларын намус белән һәм сыйфатлы итеп башкаруы, республика халкын тормыш куркынычсызлыгы өлкәсендә әзерләүдә нәтиҗәле эшләве өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Минхәеров Фәрит Фәтхи улы Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 75 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Сәгъдетдинова Роза Хәмит кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Хезмәтегез бик җаваплы һәм кирәкле, чөнки тормышыбыз өзлексез хәрәкәт, һәрвакыт транспорт һәм юл белән бәйле. Бүген юл тармагы алдында яңа технологияләр һәм югары сыйфатлы материаллар кулланып юллар төзү һәм төзекләндерү буенча яңа бурычлар тора. Транспорт белән идарә итүчеләрнең, пассажирлар һәм җәяүле-ләрнең кәефе һәм куркынычсызлыгы юлчының хезмәт нәтиҗәсенә бәйле. Һөнәри осталык, җаваплылык, хезмәт дәрте булганда килә-чәктә дә эшегез уңышлы барыр, дип ышанам.
Юл хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек, гаилә бәхете, районыбыз үсеше һәм чәчәк атуын тәэмин итү өчен бик кирәк булган һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим!
Район башкарма
комитеты җитәкчесе вазыйфаларын
башкаручы И.Г.НУРИЕВ

Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Хәсәншәех балалар бакчасы тәрбиячесе Рамазанова Сиринә Нурулла кызы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе филиалы — Штерә башлангыч гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөнгатова Гөлия Азат кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Журналистика өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалының “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе корреспонденты Зәкиева Гөлсинә Вазыйх кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Районда эшмәкәрлекне үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан шәхси эшмәкәр Төхвәтуллин Динар Илдар улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 


Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бу кырларда һәм фермаларда, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләрендә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бер таңнан икенче таңга кадәр хезмәт итүчеләр бәйрәме. Крестьян хезмәте җиңел түгел һәм ул бөтен кешенең көченнән килми. Җирне тоярга, табигать кануннарын күрә һәм аңлый белергә, елдан–ел югары уңыш алу өчен тумыштан килгән зирәклек һәм түземлеккә ия булырга кирәк. Әлеге хезмәт тулы нәтиҗәлелек, ныклык, киләчәккә карап эшли белүне таләп итә. Кайчакта көч куеп эшләү дә тиешле нәтиҗәне бирми, чөнки күп нәрсә табигать, базар шартларына бәйле.
Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Югары осталыгыгыз, зирәклегегез, җир–туендыручыбызга сак караш һәм хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә сез иң мөһим тармакларның берсе булган районыбыз икътисадын ныгытуга, халыкны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Кулларыгыз ару–талуны белмәсен, тапкырлык һәм зирәклегегез тормышта ярдәм итсен. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә-ләрегезгә иминлек, бәхет һәм эшегездә уңышлар, кырларда һәрвакыт мул уңыш телим!
Район башкарма комитеты
җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Г. НУРИЕВ

Мәгариф өлкәсенә белгечләр әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен һәм һөнәри бәйрәм —Халыкара укытучылар көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Гөлнара Әдһәм кызы, музыка укытучысы Фәхриева Эльвира Илгизәр кызы район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 90 яшь тулу уңаеннан Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны Ибниев Шәкүр Ибни улы, озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 80 яшь тулу уңаеннан тыл хезмәтчәне Закиров Мәгъфүр Хаммат улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең дару белән тәэмин итү һәм дәүләт сатып алулары буенча баш табиб урынбасары Шәйхиева Рузилә Мәкъсут кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, кадерле укытучылар һәм педагогика хезмәте ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Һәрберебезнең иң яхшы һәм лаеклы, зирәклеге, юмартлыгы, киң күңеллелеге белән дөньяны танып белергә өйрәткән, талантыбызны ачкан, олы тормышка юл күрсәткән яраткан укытучысы бар. Ул үз фәне буенча белем генә бирмәгән, үзенең акыллы һәм төпле киңәшләре белән дә безгә ярдәм иткән.
Мөгаллимнәргә һәрвакыт югары таләпләр куелды. Бүген укытучы һөнәри белем, заманча чаралар һәм белем бирү методикаларына гына ия булырга тиеш түгел, ул балаларны мөстәкыйль уйлый белергә, карарлар кабул итәргә өйрәтергә һәм аларда җаваплылык хисе тәрбияләргә тиеш. Педагогларыбызның үз бурычларын уңышлы үтәүләре куандыра. Районыбыз мәгариф системасында бик күп кызыклы, үзенчәлекле, күренекле кешеләр эшли. Мәктәпне тәмамлаганда укучыларыгыз сезнең турында иң яхшы истәлекләр белән китә.
Сезнең йөрәгегездә бервакытта да яхшылык һәм зи-рәклек бетмәсен, үз эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлек чаткысы сүнмәсен! Әлеге бәйрәм көне сезгә шатлык хисе китерсен, укучыларыгыз чын күңелдән котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерсен. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, күтәренке күңел, эшегездә уңышлар телим.
Район башкарма комитеты
җитәкчесе вазыйфаларын
башкаручы И.Г.НУРИЕВ
 


Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!
Чиратлашып килгән күп санлы бәйрәмнәр арасында үзенчәлеклесе, безнең йөрәкләрдә аеруча җылылык тудыра торганы — Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне бар. Әлеге бик матур бәйрәм уңаеннан чын күңелдән чыккан котлаулар, бәяләп бетергесез хезмәтегез, рухи көчегез, районыбызга булган ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез!
Сез үзегезне туган илгә һәм районга армый–талмый хезмәт итүгә багышладыгыз. Сезнең тормыш фидакарьлек, батырлык һәм әхлаклык, Ватанга риясыз хезмәт итү үрнәге. Сез рухи байлыкларны һәм традицияләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булдыгыз, булып торасыз һәм торачаксыз. Сез бүген дә сафта: белемнәрегез һәм кыйммәтле тәҗрибәгезне яшьләр белән бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегездә район яшьләрендә җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, патриотизм тәрбиялисез. Без сезгә зирәклегегез, игелеклегегез һәм түземлегегез, тормышны булганча кабул итә алуыгыз һәм шул ук вакытта киләчәккә ышанычны югалтмавыгыз өчен бик рәхмәтле.
Сезгә чын күңелдән озак елларга сәла-мәтлек, тынычлык, иминлек һәм бетмәс–төкәнмәс тормыш энергиясе телим! Сезнең тормышта шатлыклы очрашулар күп булсын, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз күңел җылысы белән шатландырып, сезнең турында һәрвакыт кайгыртып, игътибар күрсәтеп яшәсен!
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Г.НУРИЕВ

Әгүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһир–рахмәәнир–рахиим.
Барча мактау олуглауларыбыз Аллаһы Тәгаләгә булса иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) салават шәрифләребез ирешсә иде.
Мөхтәрәм җәмәгать!
Һәркайсыгызны Аллаһы Тәгаләнең сәламе белән сәламлим. Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһү һәм якынлашып килүче Корбан гаете белән тәбрик итәм.
Корбан гаете 4 октябрьдә була. Иртәнге намаз сәгать 6да, гает намазы 7 сәгать 15 минутта башлана. Арча һәм станция мәчетләрендә дини укуларны 6 октябрьдән башлыйбыз. Рәхим итегез!
Арча мәчете имам–хатыйбы
Илгизәр хәзрәт КАСЫЙМОВ
 


Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре — табигатебезнең кайгыртучан сакчылары. Урманнар кебек матурлыкны саклау һәм арттыруга вакыт кына түгел, зур хезмәт тә таләп ителә. Урман белгечлеге күп төрле, ләкин һәр вазыйфаның асылы бер: урман хуҗалыгы хезмәткәрләре чиста, хуш исле урман һавасын сулап хозурлануыбыз, агачлар күләгәсендә ял итүебез, аның матурлыгына соклануыбыз өчен тырыша.
Хөрмәтле урман хуҗалыгы ветераннары, хезмәткәрләр! Һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез, үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим.
Муниципаль район башлыгы
Алмас НАЗИРОВ
 


Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 90 яшь тулу уңаеннан Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны Миннебаев Гыйниятулла Миннебай улы, районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте һәм 55 яшь тулу уңаеннан поликлиниканың участок табиб–терапевтының участок шәфкать туташы Гарипова Илһамия Нурлыҗан кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Шушмабаш — Сәрдәбаш юлы төзелешенә керткән өлешләре өчен һәм объектны файдалануга тапшыру уңаеннан “Районара юл–төзелеш идарәсе –1” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Ильясов Рәшит Мәгъсүм улы, мастер–геодезист Каюмов Марат Харис улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Хөрмәтле райондашлар!
Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Әлеге чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме рухи бердәмлекне, дуслыкны, милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын гәүдә-ләндерә. Татарстан бүген хаклы рәвештә үзенең икътисадый, социаль һәм мәдәни казанышлары белән горурлана. Безнең республика бик тиз үзгәрә, киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак актив үсә. Торак төзелеше, транспорт инфраструктурасы үсеше активлашты, республикада инвестицияләрнең күләме арту күзәтелә, яңа технологияләр кулланып башкарылган перспектив проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге уңышларга хезмәт сөючәнлек, кешеләрнең эшлекле һәм иҗади инициативасы нәтиҗәсендә ирешелде. Арча районы һәм аның халкы туган Татарстаныбыз үсешенә үзеннән зур өлеш кертте, дип ышанып әйтә алабыз. Данлы традицияләребезне саклап һәм арттырып, киләчәктә дә туган ягыбызның үсешенә һәм чәчәк атуына актив ярдәм итәрбез, дип ышанам.
Әлеге бәйрәм көнендә республикабыз һәм районыбыз иминлеге өчен хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, тынычлык һәм һәр гаиләгә бәхет телим!
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ


Кадерле укучылар һәм ата–аналар!
Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм!
Бу бөтенләй үзенчәлекле бәйрәм, матур көз һәм яңа уку елы башлану чоры. Иртәдән мәктәп формасындагы һәм иксез–чиксез чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпләргә юнәлә, парталар артына утыра, студентлар аудиторияләрне тутыра, укытучылар яңа дәресләргә әзерләнә. Шушы көннән белем дөньясына гаҗәеп юл башлана.
Мәктәптә укыган еллар, һичшиксез, гаять мавыктыргыч, бай эчтәлекле һәм кеше гомеренең онытылмаслык, әмма шул ук вакытта бик җаваплы да чоры. Белем уңышлы һөнәри эшчәнлек өчен иң мөһиме булып тора, ә мәктәп белем биреп кенә калмый, ул — беренче тормыш тәҗрибәсе дә, характерны формалаштыра һәм ныклы дуслык бүләк итә.
Белемгә юл аның буенча үз–үзен җиңеп, берөзлексез камилләшеп һәм үз алдына югары максатлар куеп баручылардан зур тырышлык таләп итә. Парталар артында утырачак һәркем беркайчан да фәннәр белән кызыксыну хисен югалтмасын, ә өлкәннәр — укытучылар һәм ата–аналарга сабырлык, үсеп килүче буын белән аралашканда аңлашучанлык һәм җылы мөнәсәбәт насыйп булсын.
Әлеге матур бәйрәмдә барлык укучыларга, ата–аналарга, укытучыларга нык сәламәтлек, иминлек, укуда һәм яңа казанышларда уңышлар телим. Сезнең кыюлыгыгыз һәм зирәклегегез, иҗади якын килү, яңа идеяләр тәкъдим итү сәләтегез һәркайсыгызга матур киләчәк тәэмин итсен!
1 сентябрь — мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балалар өчен түземсезлек белән көткән һәм дулкынландыргыч көн, аларга аерым теләкләр. Беренче укытучыгыз чәчәк бәйләмнәре һәм портфельләр белән алып керәчәк гаять зур дөньяда сезне якты һәм мавыктыргыч тормыш көтә. Балалар, сезгә уңышлар, шатлык һәм игелекләр!
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ


Бухгалтерлык исәп һәм хисап өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен мәгариф идарәсенең баш хисапчысы Сафиуллина Рузалия Насрулла кызы, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан социаль хезмәт күрсәтү Дәүләт автоном учреждениесе директоры Баһаветдинова Руфия Рәфыйк кызы, мәгариф өлкәсенә белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаһиева Дилә Габбас кызы район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Мәдәният өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Ашабаш авыл клубы мөдире Сафиуллина Резеда Яхъя кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 


Мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре, укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәкара этабы призчыларын әзерләүләре өчен Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең экология укытучысы Сафиуллина Наталья Ивановна, В.Ф.Ежков исемендәге 1нче урта гомуми белем мәктәбенең физик культура укытучысы Нигъмәтҗанов Камил Кави улы, мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре, укучыларның республика фән олимпиадалары призчыларын әзерләү-ләре өчен В.Ф.Ежков исе-мендәге 1нче урта гомуми белем мәктәбенең физик культура укытучысы Сәхбиев Таһир Зөлфәт улы, Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Зөлфия Сөнгать кызы, 2нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Рәм-зилә Борһан кызы, 7нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы, Сеҗе төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлиева Гөлүсә Илсун кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм билгеләү буенча инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Гатауллина Сания Сәләхетдин кызы район Советының Мактау грамотасы белән бү-ләкләнде.

Район сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Яңа Кенәр участок хастаханәсенең участок табиб–педиатры Аксакова Рафия Рашат кызы, озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Тепло–Сервис” ширкәтенең авария–диспетчерлык хезмәте диспетчеры Хәбибуллин Илдус Гыйззәт улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Районның мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше, мәгариф системасына белгечләр әзерләүдәге уңышлары өчен һәм 65 яшь тулу уңаеннан Г.Тукай исемен-дәге Арча педагогика көллия-тенең музыка укытучысы Гасыймов Филарит Мөнир улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәгариф өлкәсенә белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең дәрестән тыш тәрбия эшләренең теория һәм методика укытучысы Мортазина Фәридә Мансур кызы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан шәхси эшмәкәр “Төхвәтуллин Д.И.” бригадиры Сәлимов Рафаэль Габделхәй улы, намуслы хез-мәтләре һәм һөнәри бәйрәм — Төзүчеләр көне уңаеннан “Төзелеш материаллары комбинаты” ширкәте шоферлары Заһидуллин Айдар Линар улы, Хәкимов Хәмит Хәким улы, тракторчы Хаҗиәхмәтов Әхтәм Әгъзәм улы, пилорам эшчесе Рәхимов Наил Хәмит улы, столяр Гәрәев Фәрит Вәли улы, ташчы Исмәгыйлев Фердинанд Исхак улы, балта остасы Фәйзиев Айнур Айдар улы, эретеп ябыштыручы Гарәфиев Камил Фәттах улы, штукатур–буяучы Җәләева Ләйлә Фәрит кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Районның хөрмәтле төзүчеләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм!
Төзүче хезмәте һәрвакыт кирәкле һәм хөрмәткә лаек. Ул зур тырышлык, белем, сабырлык, иҗади хезмәт таләп итә. Төзүчеләр көне хәзерге һәм киләчәк буынның иминлеге, районыбызның чәчәк атуына юнәлтелгән хезмәтегезгә чын күңелдән рәхмәт әйтү өчен мөмкинлек тудыра.
Сезнең тырышлык белән торак йорт-лар сафка баса, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр төзекләндерелә. Бу тормышның бер урында гына тормавын, районыбызның инфраструктурасы үсүе, халык өчен уңайлыклар тудырылуы турында сөйли. Киләчәктә дә төзүче һөнәре хөрмәтле һәм кирәкле, ә хезмәтегез нәтиҗәләре озак еллар районыбыз горурлыгы булыр, дип ышанам.
Кадерле дуслар! Әлеге бәйрәм көнендә сезгә рәхмәтемне җиткерәм, сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим! Иҗади хезмәткә һәм яңаруга юнәлтелгән эшчәнлегегез райондашларыбызны киләчәктә дә сөендерсен, үзегезгә горурлык һәм канәгатьләнү хисләре бүләк итсен!
Муниципаль район башлыгы А.Ә.Назиров

 


Район даруханә хезмәте системасында озак еллар намуслы хезмәте, халыкны дарулар белән тәэмин итү эшенә керткән өлеше өчен һәм 65 яшь тулу уңаеннан Арча шәһәренең 29 номерлы даруханәсе фармацевты Хисаметдинова Алевтина Михайловна муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе директоры Абдуллина Илһамия Хәйретдин кызы, җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлаулар” Дәүләт Автоматлаштыру системасының информацион тәэмин итү буенча Идарәсенең I разрядлы белгече Вахитова Рилия Җәүдәт кызы район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

28 июль — Ураза бәйрәме
Әгүзү билләһиминәшшайтанирраҗим. Бисмилләһир- рахмәниррахим.
Барча мактау, олугларыбыз Аллаһ Тәгаләгә булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вәссәләмгә салават шәрифләребез булса иде.
Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Барчагызны да олуг бәйрәмнәрнең берсе — Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Аллаһ Тәгалә кылган гыйбадәтләребезне кабуллардан кылып, әҗер–савапларын бирсә иде. 28 июль көнне иртәнге намаз — 4.40, гает намазы 5.10 сәгатьтә була.
Арча үзәк мәчете имамы
Илгизәр хәзрәт Касыймов
 


Мәктәптә укуларын уңышлы тәмамлаган, “Укуда аеруча уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән түбәндәге чыгарылыш сыйныф укучыларын муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләргә:
Арчаның 1нче В.Ф.Ежков исемендәге урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Мифтахетдинова Диана Роберт кызы;
— Мортазина Гөлгенә Рүзәл кызы;
— Гафурова Диләрә Рамил кызы;
— Сафина Диләрә Ильяс кызы;
— Сабирова Гүзәлия Шамил кызы;
— Минхәерова Лилия Исхак кызы;
— Нуретдинова Ания Әмир кызы.
Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Галиуллина Алинә Айрат кызы;
— Абдуллаҗанова Энҗе Рәдиф кызы;
— Мингалимова Йолдыз Илһам кызы;
—Чаптарова Елена Александровна.
Арчаның 5нче гимназиясеннән:
— Булатов Булат Ринат улы;
— Ганиева Алинә Илфат кызы;
— Вилданова Илнара Илдус кызы;
— Зарифуллина Эльвина Эдуард кызы;
— Җәләева Динә Фәнис кызы;
— Бәйрәмова Айсылу Айрат кызы.
Апаз урта гомуми белем мәктәбен- нән:
— Миннебаева Зөһрә Халит кызы;
— Сәлахов Наил Фаил улы;
— Котдусов Алмаз Фаил улы;
— Гозәерова Алсинә Мөнир кызы;
— Хөсәенов Фаил Рафил улы.
Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Гыйләҗев Илшат Илфат улы;
— Шәрипов Булат Мөбарәкҗан улы.
Лесхоз урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Шәяхмәтов Илназ Илһам улы.
Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Вәлиева Сәрия Расил кызы;
— Фазылҗанова Гөлинә Гамир кызы.
Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Галимҗанова Ләйсән Рәшит кызы.
Курса–Почмак урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Сөләйманова Алсу Нурдил кызы.
Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Җәләева Ралина Раил кызы.
Яңа Кенәр лицееннан:
— Сәгедиева Миләүшә Ренат кызы;
— Хәбибуллина Энҗе Илһам кызы;
— Фәхретдинов Илмир Рафаил улы;
— Галиев Раил Идрис улы;
— Хәбибуллин Илшат Зөлкарәм улы;
— Лотфуллина Илсөяр Марсель кызы;
— Касыймова Резеда Ирек кызы;
— Йосыпова Лилия Наил кызы.
Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Галимуллина Илүзә Рамил кызы;
— Сабитова Зилә Вахит кызы;
— Шәяхмәтова Флүзә Ринат кызы;
— Уваева Виктория Леонидовна.
 


Мәдәният өлкәсендә озак еллар нәти-җәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Түбән Оры авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Мортазин Дамир Ислам улы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Шиһабеддинов” крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчесе Шиһабеддинов Мөнир Зиннур улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.


Озак еллар намуслы хезмәте һәм халыкны дарулар белән тәэмин итү эшенә өлеш керткәне өчен 29 номерлы район үзәк даруханәсе мөдире Хәкимова Лилия Мансур кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм халыкны дарулар белән тәэмин итү эшенә өлеш керткәннәре өчен 29 номерлы район үзәк даруханәсе фармацевтлары Клюшкина Надежда Петровна, Мәрдәнова Ләлә Тәлгать кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
 


Кадерле якташлар, хөрмәтле арчалылар!
Сезне Россия көне белән котлыйм!
Милли бердәмлек бәйрәме көнендә безнең һәркайсыбыз үзен бөек Ватанның гражданины итеп хис итә. Без үз илебез белән горурланабыз һәм аның якты киләчәгенә ышанабыз. Уртак тырышлык белән район, республика һәм илебезнең чәчәк атуына ирешербез. Уртак бурычыбыз — Ватан мәнфәгатьләрен, бәйсезлеген яклау һәм саклау, үз хезмәтебез белән илнең чәчәк атуына ирешү.
Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм игелек, алга таба илнең тотрыклы үсеше өчен барлык эшләрегездә һәм башлангычларда уңышлар телим!
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ


Районның хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәм—Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Сәламәтлек—кешенең иң зур байлыгы. Бу көндә без сәламәтлегебез сагында торган ак халатлы кешеләрне хөрмәтлибез. Игелекле булуыгыз, үз хезмәтегезне яхшы белүегез белән сез кешеләрне тулы тормышка кайтарасыз. Аларга күрсәткән күңел җылыгыз, игътибарыгыз тирән ихтирамга лаек.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Яңа һөнәри казанышларга ирешегез, хезмәтегез, осталыгыгыз, изге күңелле булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт. Мондый рәхмәт сүзләрен мөмкин булганча ешрак ишетергә язсын. Сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга, сездә дәваланучыларга чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар, бәхет, игелек телим!
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ


“Арча үзәк район хастаханәсе” учреҗдениесенең неврология бүлеге табиб-неврологы Кәримова Венера Әгъләмҗан кызы сәламәтлек саклау өлкәсендә намуслы хезмәте өчен һәм Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Кышкар фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Хөсәенова Әлфия Нурислам кызы, Яңа Кенәр участок хастаханәсе гомуми практика табибы шәфкать туташы Гарипова Фидая Нури кызы, реанимация бүлегенең анестезиология һәм реанимация төркеме шәфкать туташы-анестезист Мортазина Венера Марковна, терапия бүлегенең палата шәфкать туташы Шакирова Фәрдия Мөхәммәтдин кызы, балалар консультациясе өлкән шәфкать туташы Сәгъдуллина Роза Төхфәт кызы, клиник-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты Нәҗметдинова Эльмира Данил кызы, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Гатауллина Динара Гомәр кызы, Акчишмә фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Камалова Альбина Алексеевна район сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәт-ләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре — Медицина хезмәт-кәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

“Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт-интернат” учреждениесе машина йөртүчесе Яруллин Гомәр Нурулла улы, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге “Өмет чаткылары” учреждениесе өлкән шәфкать туташы Вафина Альбина Шамил кызы, Мәрхәмәтлек үзәге хисапчысы Хәсәнҗанова Алсу Наил кызы намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре — Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Яңа Кенәр авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Зарипова Рәмзия Нурулла кызы җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Пөшәңгәр авылында күпфункцияле үзәк бинасын төзүгә керткән өлешләре өчен һәм файдалануга тапшырылу уңаеннан “Ватан” ширкәте тракторчысы Әскәров Радик Равил улы, эшче Мәгъсүмов Рубил Йосыфҗан улы, “Билдгруп” ширкәте эшчесе Батыршин Рөстәм Рафаэль улы, шомартучы–буяучылар Абдуллаҗанова Рәсимә Нуриәхмәт кызы, Мөхәммәдиева Алсу Наил кызы, намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Шушма” ширкәте сатучысы Рамазанова Флюдә Кашшап кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
 


Хөрмәтле кунаклар!
Кадерле якташлар!
Чираттагы чәчү кампаниясе тәмамланды һәм без традиция буенча игенче хезмәтен данлый, үзенчәлекле бай мәдәниятне, халкыбызның кунакчыллыгын күрсәтә торган, түземсезлек белән көтеп алган татар милли Сабантуй бәйрәмен каршылыйбыз. Әлеге матур көндә без үткән елларда башкарган эшләр-не бәялибез, ветераннарны һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын олылыйбыз. Бу искиткеч бәйрәм алдыннан мин авыл хезмәтчәннәренә эш яратулары һәм тырышлыклары, уртак бәхетебез хакына намуслы хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Хөрмәтле кунаклар, кадерле арчалылар! Тамырлары белән тирән гасырларга китә торган һәм мәңге яшь Сабантуй һәрвакыт Татарстан Республикасында һәм, билгеле, безнең райондада да яшәүчеләр тормышында иң билгеле һәм күренекле вакыйгаларның берсе булды һәм шулай булып кала. Анда татар халкының күңел байлыгы, аның милли традицияләре һәм гореф–га-дәтләре, тарихи, мәдәни һәм рухи байлыклары, кешеләр арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытырга, төрле мәдәниятләрне якынайтырга һәм баетырга омтылу көзгедәге кебек чагыла. Арча районы кешеләре һәрвакыт милли традицияләргә тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм осталык, һөнәри, мәдәни һәм спорт уңышлары, казанышлары, ихлас кунакчыл булулары белән дан тотты. Быел да безнең яраткан бәйрәмебез төрле яшь-тәге, милләттәге һәм диндәге кешеләрне бер-ләштерсен, туганлык, гаилә элемтәләрен, мәдәни уртаклашуга һәм әйбәт күршелек мөнәсәбәтләрен саклауга булышсын, һәр өйгә бәхет һәм иминлек алып килсен, яңа игелекле эшләргә рухландырсын! Сабантуйда катнашучыларга, кунакларга сәла-мәтлек һәм уңышлар телим!
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Игелеклелек билгесе астында узган әлеге көндә без сүздә түгел, гамәлләре белән кеше күңеленең риясызлык, шәфкатьлелек, үз–үзеңне аямау кебек күркәм сыйфатларын үзләрендә туплаган һөнәр ия-ләрен зурлыйбыз. Сезнең ярдәмегез ветераннарга, инвалидларга, өлкән яшьтәгеләргә, балаларга, күп балалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган һәркемгә адресланган. Ул кешеләрнең язмышы һәм аларның проблемаларын хәл итү күбесенчә сезнең һөнәри осталыгыгызга, игелеклелегезгә һәм аларга игътибарлы мөнәсәбәтегезгә бәйле. Җиңел булмаган киеренке хезмәтегез, сабырлыгыгыз, кеше күңелен һәм йөрәген тутырган шәфкатьлелегегез һәм оптимист булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар, гаиләгездә татулык һәм иминлек телим!
Муниципаль район башлыгы А.Ә. НАЗИРОВ
 


“Арча КСМы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рафаэль Әдһәм улы Муллагалиев, мастер Ленар Равил улы Хөсәенов, сантехник Радик Ринат улы Гыймадиев, балта остасы Газинур Һадиулла улы Мотыйгуллин Урта Курса төп гомуми белем мәктәбен ныклап төзекләндерү эшләрен намуслы һәм сыйфатлы итеп башкарганнары, объектны вакытында файдалануга тапшырганнары өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Арча районының шәрәфле гражданины, иганәче Вәдүт Минсадыйк улы Вафин районда ига-нәчелек хезмәте күрсәткәне һәм Урта Курса авылы мәчете төзелешенә булышканы өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 


Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Гомумроссия китапханәләр көне белән котлыйм.
Сезгә гаять зур җаваплылык – халкыбызның рухын, мәдәниятен, әхлагын саклау, әдәби мирас һәм китап аша яшь буынны әхлаклы итеп тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Сезнең тырышлыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә китапханәләр элеккечә үк, мәгърифәтчелекнең игелекле традицияләре саклана торган төп мәдәният үзәкләренең берсе булып кала. Китапка гашыйк китапханә хезмәткәрләре халыкка белем бирүне, китап фондларын саклауны һәм баетуны алдынгы технологияләр куллану белән берлектә дәвам итәләр.
Әлеге бәйрәмне китапханә хезмәт-кәрләре генә түгел, үз тормышын китаптан башка күз алдына китерә алмаган, укуга, белемгә, мәгърифәткә катнашы булган барлык кеше билгеләп үтә.
Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, иҗади уңышлар һәм тугрылыклы укучыларның күбрәк булуын телим.
Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет юлдаш булсын!
Муниципаль
район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ

Финанс органнары системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан район финанс–бюджет палатасы әйдәп баручы белгече Бәдретдинова Гөлсинә Нургали кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 


Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Тиздән бөтен ил буенча, барлык уку йортларын- да Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узачак. Гомерлеккә татлы моң булып керәчәк кыңгырау чыңы укучыларны алдагы көннәренең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та, шул ук вакытта мөстәкыйльлек тә кирәк булачагын искәртеп тора.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, алда сезнең өчен җитди сынаулар — дәүләт имтиханнары тора. Үз көчегезгә һәм белемегезгә ышаныгыз! Уку дәверендә алган төпле белем һәм тәрбия иң кыю хыялларыгызны тормышка ашыруда һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып җитешүдә, һичшиксез, ярдәм итәр дип ышанам.
Сез—яшь, кыю, гайрәтле егет–кызлар, киләчәктә үзегез дә иҗади уңышларга ирешерсез. Шәхси казанышларыгыз исә илебез, изге Ватаныбыз үсешенә һәм иминлегенә ныклы нигез булыр.
Хөрмәтле укытучылар! Куйган хезмәтегез, сабыр, киң күңелле булуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Укучыларыгыз сезнең игелеккә, гаделлеккә өндәгән дәресләрегезне онытмас, киләчәктә алар белән горурлануыбыз өчен барысын да эшләр дип ышанам.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: туган авылыгызны, белем йортыгызны, газиз Арчабызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти–әниләрегезне, укытучыларыгызны онытмагыз! Хәерле юл сезгә!
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ


Хөрмәтле район эшмәкәрләре!
Сезне Россия эшмәкәрлек көне — районыбызның социаль–икътисадый иминлегенә ярдәм итүче, икътисадны үстерүгә өлеш кертүче энергияле һәм инициативалы кешеләр бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.
Нык ихтыяр көче, сәләтегез сезгә үзегезне икътисадның төрле өлкәләрендә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Сезнең тырышлыгыгыз белән базарлар товарлар белән тулып тора, хезмәт күрсәтү, көнкүреш әйберләре, транспорт белән тәэмин ителеш үсә, хезмәт урыннары булдырыла. Район икътисадында сез үз урыныгызны таптыгыз. Яңа идеяләрне тормышка ашыру — зур тырышлык сорый торган һәм шул ук вакытта хөрмәткә лаек күләмле, җаваплы хезмәт. Мохтаҗларга битараф калмыйча чын күңелдән ярдәм итүчеләргә, мәчет, мәдрәсәләребезне торгызуда, җирлек территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашучыларга, төрле социаль чаралар уздырганда финанс ярдәме күрсәтүчеләргә аеруча рәхмәт белдерәсем килә. Сез үзегезнең актив хәйриячелек эшчәнлеге белән Россия эшмәкәрлегенең иң яхшы традицияләрен үстерүгә ярдәм итәсез.
Сезгә нык сәламәтлек, куелган максатыгызга ирешүдә уңышлар, ышанычлы партнерлар һәм эшегезнең алга баруын телим!
Муниципаль район башлыгы А.Ә. НАЗИРОВ
 


Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы “Росгосстрах” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте филиалының Арча шәһәре агентлыгы директоры Фәйзуллин Илдар Шәйхулла улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 75 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Гыйльметдинов Тәлгать Гыйльметдин улы, урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Арчалес” дәүләт бюджет учреждениесе участок мастеры Шәрипов Рөстәм Мөнир улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
яңалыклар
 


Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров исеменә “Урал татарлары” конгрессы рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллинадан рәхмәт хаты килде. Анда түбәндәгеләр язылган:
“Хөрмәтле Алмас Әминович!
2 майда Ташкичү авылы мәдәният йортында “Саумысез, милләттәшләр!” дигән кичә оештырылды. Анда Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе сәнгать осталары катнашты. Шушы кичәне оештыруда район хакимиятенең, Ашытбаш җирле үзидарәсенең, район мәдәният идарәсенең, Ташкичү мәдәният йорты коллективының, Ташкичү урта мәктәбенең өлеше зур булды. Күрсәткән ярдәмнәрегез өчен Сезгә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Ташкичү авылында салынган Дуслык күпере дәвамлы булсын, киләчәктә дә шундый күңелле очрашулар оештырырга язсын дигән теләктә калабыз!” — диелгән анда.
 


Хөрмәтле Алмас Әмин улы!
Сезне илебезнең һәм халкыбызның иң кадерле бәйрәме — Бөек Җиңү көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Һәр елны майның шушы ямьле көнендә без Ватаныбызның тыныч һәм бәйсез киләчәге өчен һәлак булган, җиңү хакына армый–талмый тырыш хезмәт куйган кешеләрне горурланып, юксынып һәм олы ихтирам белән искә алабыз. Бүгенге якты көннәргә җиткән сугыш һәм тыл ветераннарына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, аларны һәрчак истә тотып, кадер–хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Ветераннарга тиешле һәм лаеклы тормыш шартлары тудыру, Бөек Җиңү истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендәге күпкырлы эш-чәнлегегездә уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим.
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.ШӘЙМИЕВ
 


Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!
Сезне барыбыз өчен дә: ветераннар, аларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен иң кадерле, дулкынландыргыч һәм тантаналы бәйрәм — Җиңү көне белән чын күңелемнән котлыйм!
69 ел элек әтиләребез, бабаларыбыз канкойгыч сугышта җиңеп безгә яшәү, ярату, балалар үстерү, бәхетле һәм ирекле булу мөмкинлеге тудырды. Бөек Җиңүнең тарихи әһәмияте беркайчан да кимемәс, ничә еллар узса да, батырлыклары бөтен дөньяга танылган кешеләрнең каһарманлыгы һәм чыдамлыгы мәңге онытылмас. Сугыш ветераннарына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү — һәрберебезнең изге бурычы.
Җиңүнең тере шаһите һәм аны тудыручылар: фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш чоры балаларының сугышчан һәм хезмәт батырлыклары алдында баш иябез. Тормышыгыз, бәһасез тәҗрибәгез һәм зирәклегегез, Туган илебезгә мәхәббәтегез һәрберебезгә үрнәк булып тора.
Җиңүчеләр буынына озын гомер, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнарыгызның мәхәббәтен һәм йөрәк җылысын, район халкына тыныч күк йөзе, бәхет һәм уңышлар телим.
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ


Хөрмәтле Алмас Әминович!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм.
69 ел элек онытылмас ул көндә Җир йөзендә сугыш гөрелтесе тынып калды. Туган җирнең азатлыгы һәм бәйсезлеге ни дәрәҗәдә кадерле булуы, аның күпмилләтле халкыбыз тарафыннан нинди зур корбаннар бәрабәренә яулануы турында һәрчак истә тоту безнең изге бурычыбыз. Халыклар арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны саклап, ватанпәрвәрлек һәм иҗади хезмәт рухын үстерә, Татарстанның алгарышын тәэмин итә килеп, без Россияне ныгытуга, аның имин киләчәгенә үзебездән өлеш кертәбез. Сезгә эшегездә уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.МИҢНЕХАНОВ


Хөрмәтле Алмас Әминович!
Сезне 1 Май бәйрәме һәм Бөек Җиңү көне белән ихлас котлыйм. Дуслык һәм рухи бердәмлек, патриотизм һәм татулык символына әверелгән бу бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, исәнлек–саулык һәм эшләрегездә уңышлар телим.
Игелек һәм гаделлекнең тантана итүенә ышаныч төрле сынауларны җиңәргә ярдәм итсен, ә халкыбызның фидакарь батырлыгы илебезгә тугрылыклы хезмәт итүдә якты үрнәк булып торсын.
Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.МӨХӘММӘТШИН


Хөрмәтле Алмас Әминович!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык һәм хезмәт үрнәкләре күрсәткән, илебезнең бәйсезлеген саклап калган күпмилләтле халкыбыз бердәмлеген гәүдәләндерә. Канкойгыч сугыш еллары бездән ерагая барса да, аның әһәмияте торган саен арта гына бара. Соңгы көннәрдә дөньяны шаулаткан сәяси вакыйгалар да үткән сугыш сабакларын искә төшерергә мәҗбүр итте. Кешелек дөньясы, халкыбыз бу сабакларны беркайчан да онытмас. Бөек Җиңүнең рухи–әхлакый кыйммәтләрен, иминлек һәм азатлык идеалларын таптарга юл куймас дип ышанам. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, җаваплы эшләрегездә зур уңышлар, йортыгызга бәрәкәт, гаиләгезгә татулык һәм иминлек телим.
Дөньялар тыныч, күкләр аяз булсын!
Татарстан Республикасы
Премьер–министры И.Ш.ХАЛИКОВ

Хөрмәтле радио һәм барлык элемтә тармаклары хезмәткәрләре!
Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Радио, телевидение, Интернет, мобиль элемтә—фәнни–техник прогрессның әлеге казанышларыннан башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый. Коммуникациянең заманча чаралары сыйфатлы идарә итү, аралашу, кешенең интеллектуаль һәм рухи үсеше өчен зур мөмкинлекләр ача, тормышыбызны уңайландыра, мобиль һәм мәгълүмати баета.
Сезнең көндәлек хезмәтегез—иҗади чишелешләр эзләү, үз тыңлаучылары һәм тамашачылары алдында зур җаваплылык, оператив элемтә.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар, өметләрегез һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын телим.
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ
 


Озак еллар намуслы хезмәте, районның җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен һәм 75 яшь тулу уңаеннан Вахитов Дамир Хафиз улы, мәгариф өлкәсенә белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең музыка укытучысы Шакирова Флера Мәсхүт кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Кадерле дуслар!
Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм! Беренче май — иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, язгы яңару, киләчәккә якты өметләр, тирән ихтирам һәм иҗади хезмәткә югары бәя бирү символы. Максатчан, иҗади, шатлыклы хезмәт кенә тормышыбызны тулыландыра, иртәгесе көнгә, балаларыбызның бәхетле ки-ләчәге өчен өмет, тыныч картлыкка ышаныч тудыра. Язны барыбыз да аның җылысы һәм яхшы тормышка яңа өметләр алып килүе өчен яратабыз. Ләкин өмет һәм хыялларның намуслы хезмәт белән генә тормышка ашуын һәрберебез белә.
Арчалылар хезмәт сөючәнлекләре белән һәрвакыт аерылып торды. Арча җире — данлыклы хезмәт традицияләрен, кече ватаннарының чәчәк атуына бөтен көчләрен бирүчеләрне хөрмәтләү ягы. Үз куллары белән районыбыз иминлеген тәэмин итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт. Беренче май гаиләләрегез һәм якыннарыгыз белән күңелле ял итү бәйрәме булсын! Сезне ямьле язгы көннәр һәм тыныч аяз күк йөзе куандырсын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ
 


Районның сәүдә системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Илнур” ширкәте директоры Төхвәтуллина Гөлсинә Әхәт кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Терлекчелекне үстерү буенча нәтиҗәле хезмәте өчен Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең җитештерү–маркетинг бүлеге консультанты Фәйзрахманов Руслан Ринат улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык Департаменты Арча районы территориаль бүлекчәсенең исәп һәм хисап бүлеге 1 разрядлы белгече Шәмсетдинова Розалия Зариф кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 


Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан поликлиниканың гомуми практика табибы Хәкимҗанова Резеда Мәгъсүм кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Район сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан поликлиниканың гомуми практика табибы Хәйруллина Рәмзия Равил кызы, төзелеш тармагына белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча агросәнәгать көллиятенең 1нче филиалы производствога өйрәтү мастеры Фәйзрахманов Фәһим Ибраһим улы, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арчаның 7нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Гатауллина Альмира Мидхәт кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча 5нче гимназиясенең административ–хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Собран Иван Алексеевич, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләклән-деләр.
 


2013 ел йомгаклары буенча “Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” смотр–конкурсында җиңү яулаган “АСПК” ачык акционерлык җәмгыяте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, “Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге”нең Дипломы белән бүләкләнде.


Мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлекчәсе укытучысы Вәлиуллина Валентина Валериевна муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы, һәрберсе үз урынында алыштыргысыз кешеләрдән тора. Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән музей, китапханә, театр һәм мәдәният йортларының уңышлы эшләвен тәэмин итәсез, җәмгыятьнең әхлакый торышын яхшырту һәм шәхес булып формалашуга ярдәм итүне тормышка ашырасыз. Мәдәният өлкәсен үстерүгә һәм мәдәни–тарихи мирасны саклауга керткән тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында Мәдәният елы күңелле вакыйгаларга бай булыр дип ышанам.
Һөнәри осталыгыгыз, даими иҗади эзләнүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм.
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бәхет, халкыбызның рухи кыйммәтен саклау һәм яңадан торгызу эшендә уңышлар телим.
Муниципаль район башлыгы
А.Ә.НАЗИРОВ


Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мифтахетдинова Надия Равил кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 


“Ел хәйриячесе—2013” республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Анда “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте укытучысы Минхәеров Фәрит Фәтхи улы Диплом белән бүләкләнделәр.

Озак еллар намуслы хезмәте, районның җәмәгатьчелек тормышында актив катнашуы өчен һәм 75 яшь тулу уңаеннан Сарымов Рәис Минхәер улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


АРЧА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ энергия саклау һәм энергетика эффектлылыгын күтәрү республика программасын тормышка ашыруда актив катнашканы һәм Татарстан Республикасы икътисадының югары энергия эф- фектлылыгы күрсәткечләренә ирешкән өчен “Шәһәрләр һәм районнар” номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.

Брунько гаиләсе бүләк белән кайтты
Теләчедә “Нык гаилә — нык республика” дигән республика күләмендәге конкурс булды. Анда безнең районнан Лариса, Алексей һәм Виктория Брунько гаиләсе катнашты. Алар “Иң яхшы гаилә” буларак өченче урынны, “Иң яхшы әни” буларак беренче урынны алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Арчалылар җиңде
Тәтештә республиканың урта уку йортлары арасында баскетбол лигасының зона ярышлары булды. Арчалылар беренче урынны алды!

Уңышлар сиңа, Надежда
17 мартта Сызрань шәһәрендә Идел буе Федераль округы беренчелегенә 2000–2002 елгы яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча ярышлар узды. Идел буеның 20 шәһәр һәм округыннан килгән спортчылар арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Арчаның 1нче мәктәбеннән Надежда Савельева да бар иде. 5нче “А” сыйныфында укучы һәм “Арча” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче (тренеры — Г.Борһанов) Надежда үз үлчәү авырлыгында өченче урынны яулады. Афәрин, уңышлар сиңа, Надежда!

 


Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башлыгы Вафина Рәмзия Рамазан кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак–коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Сезнең җәмгыять өчен куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сез кешеләр белән аралашып яшисез, аларның көндәлек проблемаларын хәл итәргә булышасыз. Шул ук вакытта сезнең җилкәләргә гаять зур җаваплылык салынган. Безнең районда яшәүчеләр тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын нәкъ менә көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак–коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре эше буенча бәяли. Районның яшәешне тәэмин итү системаларының тотрыклы эшләве икътисад һәм социаль өлкәнең барлык секторларының тулы кыйммәтле эшчәнлеге сезнең хезмәткә бәйле. Безнең һәрберебезнең иминлеге, яхшы кәефе — сезнең кулларда.
Киләчәктә дә үзегезгә йөкләнгән һөнәри бурычларыгызны лаеклы рәвештә үтәрсез дип ышанам, кешеләргә игътибар һәм ихтирамлылык сезнең визит карточкасына әверелер.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бетмәс–төкәнмәс тормыш энергиясе, тотрыклы үсеш һәм яңа хезмәт уңышлары телим!
Муниципаль район башлыгы
А.Ә.НАЗИРОВ
 


Район халкын, дәвалау–профилактика учреждениеләрен дару белән тәэмин итү эшенә керткән өлеше өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Татарстанның медицина техникасы һәм фармация” дәүләт унитар предприятиесенең 269 номерлы даруханә (Шушмабаш авылы) мөдире Әхмәтова Рушания Габделбәр кызы, озак еллар намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Заман–Стройдизайн” ширкәте директоры Яруллин Илнур Гомәр улы район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.


Районның җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен һәм совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Абдуллин Фоат Минзыя улы, Азизов Виктор Нурдинович, Галимҗанов Раил Мөхәммәт улы, Ибраһимов Мәхмүт Мәсхүт улы, Нигъмәтҗанов Илсур Нуриҗан улы, Салихҗанов Рашат Гаяз улы, Сафин Ринат Илгиз улы, Ризванов Марат Гакыйф улы, Шакирҗанов Дамир Зәкиҗан улы, Яруллин Илнур Гомәр улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Иске Кырлай авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Мәрдәнова Кәүсәрия Юныс кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

АЗАМАТ— ҖИҢҮЧЕ!
2000–2001 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә оештырылган бокс ярышларында Арчадан Азамат Галиев җиңү яулады.

Габделхәй Фәйзрахманов истәлегенә чаңгы ярышлары булды
22 февральдә Арча стадионында СССРның спорт остасы Габделхәй Фәйзрахманов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча шәхси район беренчелеге булды. Яшьтәш-ләре арасында беренче урыннарны Иске Кырлайдан Динә Сәйфуллина, Апаздан Рәмзил Корбанов, Арчаның беренче мәктәбеннән Илназ Ибәтуллин, Урта Курса мәктәбеннән Фәнүзә Сәлахова, Арча педагогика көллиятеннән Александр Борисов, Рамилә Сабирҗанова, Руслан Исмәгыйлев, Түбән Мәтәскәдән Лилия Рәхмәтуллина, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Разил Нәбиуллин, Ләйсән Шакирова, Яңа Кенәрдән Равил Әгъләмов, Иске Чүриледән Азат Гыйниятов, Арчадан Руфинә Гәрәева алды.
 


Кадерле ветераннар! Хөрмәтле ир–егетләр!
Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклау-чылар көне белән котлыйм! Әлеге бәйрәм башкалары арасында лаеклы һәм аеруча мөһим урын алып тора. Ватанны, тынычлык һәм илдә тотрыклылыкны саклау һәрбер кешенең мак- таулы вазыйфасы һәм изге бурычы. Ул — батырлар, көчлеләр, ватанпәрвәрләр бәйрәме.
Бу көнне Бөек Ватан сугышы һәм локаль сугыш ветераннарына, хәзерге көндә илебез иминлеге сагында торучыларга, аның матур киләчәгенә нигез салучыларга рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, гаиләләрегезгә иминлек телим. Кыю һәм батыр ир–егетләр бәйрәме һәр-вакыт тыныч һәм шатлыклы булсын!
Муниципаль район башлыгы
Алмас НАЗИРОВ


Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген үстерүгә керткән өлеше өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мифтахетдинова Надия Равил кызы Татарстан Республикасы дәүләт бүләге — “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләнде.

Студентларны практик әзерләүдә һәм укытуда ирешкән уңышлары, урта һөнәри белем бирү системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең махсус дисциплиналар укытучысы Минһаҗев Фәрит Фоат улы “Мәгарифтәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Яшь буынны укыту һәм тәрбия-ләүдә ирешкән уңышлары, озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Арчаның 5нче гимназиясе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Филсинә Рафис кызы, Апаз урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Котдусова Фәридә Җәләй кызы, Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Лилия Мансур кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Озак еллар намуслы хезмәте, студентларны практик әзерләүдә һәм укытуда ирешкән уңышлары өчен Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең һөнәргә өйрәтү остасы Абдуллин Миннехан Мидехәт улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Нәтиҗәле хезмәтләре, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән өлешләре өчен “Сеҗе авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башлыгы Гыйбадуллина Гөлфия Мансур кызы, “Яңа Кишет авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты сәркатибе Хәйруллина Илһамия Самат кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен “Северный” агрофирмасы” ширкәте генераль директоры Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗан улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен “Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башлыгы Вафина Рәмзия Рамазан кызына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Рәисенең Рәхмәте белдерелде.


Бүләкләр лаеклы ияләрен тапты
Гражданнарга хәрби–патриотик тәрбия бирүдә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасының сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты тарафыннан (рәисе генерал–майор Әхәт Юлашев) бүләкләнүчеләр исемлеге.
КОМИТЕТНЫҢ МАКТАУ ГРАМОТАСЫ БЕЛӘН:
Алмаз Әгъзәм улы Борһанов,
Рөстәм Самат улы Вәлиев.
“РОССИЯ ПАТРИОТЫ” МЕДАЛЕ БЕЛӘН:
Булат Мәгъсүм улы Нуриәхмәтов.
“БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҖИҢҮГӘ 65 ЕЛ” МЕДАЛЕ БЕЛӘН:
Сергей Лимус улы Баһаветдинов,
Ринат Гани улы Галеев,
Хөснулла Хизбулла улы Фазуллин,
Илгиз Ибраһим улы Таһиров,
Раят Равил улы Җаббаров.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннарының Бөтенроссия җәмәгать оешмасы советы рәисе, армия генералы Виктор Ермаков тарафыннан МАКТАУ ГРАМОТАСЫ белән:
Рафаил Мәхмүт улы Мөхәммәтҗанов.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХӘРБИ КОМИССАРЫ МАКТАУ ГРАМОТАЛАРЫ БЕЛӘН:
Арча мәчете имам–хатыйбы Рәмис хәзрәт Гарифуллин,
Василиск атакай.
 


Хөрмәтле интернационалист сугышчылар!
15 февраль — илебездә Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәүче россиялеләр-не Искә алу көне. Бу көнне без Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда хәрби бурычларын фидакарьләрчә үтәгән интернационалист сугышчыларны данлыйбыз. Туган илләренә әйләнеп кайта алмаучыларның гаиләләре алдында баш иябез.
Илебез территориясеннән читтә лаеклы һәм намус белән, ә кайвакыт үзләренең тормышлары бәрабәренә Ватан боерыгын үтәгәннәр алдында без бик зур бурычлы. Илебез сагында чын патриотлар торуына горурланабыз.
Әлеге истәлекле көндә батырлыгыгыз, түземлегегез, актив һәм җаваплы гражданлык позициягез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сез кырыс сынауларны намус белән үтеп, какшамас сугышчан туганлыкны саклап калдыгыз. Тагын күп еллар хәрби дуслыкка һәм яшьлегегез идеалларына тугры булып калырсыз дип ышанам.
Интернационалист сугышчыларга, барлык сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, туганнары, якыннарына нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, иминлек һәм тынычлык телим!
Муниципаль
район башлыгы
А.Ә.НАЗИРОВ
 


Арча педагогика көллиятенең 4нче курс “А” төркемендә укучы Лилия Михайлова Татарстан Республикасының Дәүләт стипендиясенә лаек булды. Лилия бар нәрсәгә өлгерә: әйбәт укый, спортта да сынатмый һәм җәмәгать эшендә дә ул үзәктә. Уңышлар телибез!

Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльвира Рәхмәтуллина һәм аның укучысы Ләйлә Камалова Казанда Н. Җиһанов музеенда үткән “Нәҗип Җиһановның музыкаль мирасы. Балалар һәм яшүсмерләргә эстетик тәрбия бирүдә Н. Җиһановның фортепиано иҗаты” темасына республика түгәрәк өстәлендә катнаштылар. Анда Казан музыка мәктәпләре укытучылары һәм укучылары да бар иде. Композиторның туганнары Арчадан килгән укучының чыгышына уңай бәя бирделәр.
 


Районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан поликлиниканың табиб–хирургы Газизуллин Венир Хаҗи улы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Курса МТСы” ширкәте шоферы Закиров Надир Минзыя улы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт-ләре өчен “Курса МТСы” ширкәте сыер савучысы Шәфигуллина Гөлнара Исрафил кызы, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте терлекчесе Хәйретдинова Руфия Галләм кызы, шофер Вафин Фәнис Данис улы район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте механизаторлары Шәймуллин Равил Хуҗа улы, Шәймуллин Марсель Шәрифулла улы, Фәһмиев Динар Назыйр улы, орлыкландыру буенча технолог Галимбәкова Гилсөя Минҗан кызы, сыер савучылар Шәрә-фетдинова Гөлфия Зәкәрия кызы, Гасыймуллина Гөлия Данис кызы, “Курса МТСы” шир-кәте механизаторы Хөснетдинов Фәнис Минневәли улы, сыер савучы Хәбриева Фәридә Йосыф кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсе баш табиб урынбасары Исламова Гөлсинә Нәүфәл кызы, озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Яңа Кенәр торак–коммуналь хуҗалыгы генераль директоры Хәбибрахманов Илдар Мөхәммәд улы район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсе табиб–терапевты Әхмәдуллин Рөстәм Ренат улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Гөлүсә — җиңүче
Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында “Татар кызы — 2013” бәйгесе үткәрелде. Анда Арча педагогика көллиятеннән 2“В” төркеме студенты Гөлүсә Мөхәммәтгалиева да катнашты.
Беренче турда бәйгедә ярышкан һәр студент “Республикам минем Татарстан” темасына язылган эссесын тәкъдим итте. Беренче турдан соң безнең Гөлүсә дә финалга чыгу бәхетенә иреште.
Икенче турда конкурсантлар, татар кызы буларак, зирәклеккә, булганлыкка сыналдылар, җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
Сәхнәдә жюри әгъзалары һәм тамашачылар алдында чыгыш ясау өчен осталык, ихтыяр көче, кыюлык, дәрт һәм дәрман да кирәк. Мондый сыйфатларга һәр кеше дә ия була алмый. Менә бәхет: шундый зур бәйгедә безнең Гөлүсәбез җиңеп чыкты!
1–2нче урыннарны алучылар Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан акчалата премия белән бүләкләнде.
Гөлүсә Мөхәммәтгалиеваны ихлас күңелдән олы җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә сылу, сөйкемле, зирәк, зыялы, милли җанлы татар кызы булып калуын телибез. Афәрин!
Миләүшә НУРИЕВА

Адилә икенче дәрәҗә лауреат булды
Казандагы Н.Фешин исемендәге сәнгать училищесында “Кышкы палитра” дигән балалар сәнгать иҗаты республика бәйгесе булды. Анда Арча сәнгать мәктәбеннән Адилә Галиева, Айгөл Хуҗина, Валерия Закирова, Сафия Шәяхмәтова (укытучылары Раилә Фәтхуллина) катнашты. “Дизайнер композициясе” номинациясендә Адилә икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Илмир, Илнур, Ислам — бокста җиңүчеләр
Казан Бокс үзәгендә яшьләр һәм өлкәнрәкләр арасында шәһәр беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда безнең Арчадан Илмир Нуруллин, Илнур Хәлиуллин һәм Ислам Бикмөхәммәтов катнашты. Яшьләр арасындагы бокста Илмир Нуруллин җиңү яулады. Илнур Хәлиуллин (64 кг) иң көчлеләр “А” төркемендә өченче нәтиҗәне күрсәтте. Ислам Бикмөхәммәтовта (64 кг) — “Б” төркемендә өченче күрсәткеч.

Боксчылар Гөлүсә белән Ольга — республика чемпионнары
Казан Бокс үзәгендә хатын–кызлар арасында республика беренчелегенә ярышлар узды. Анда безнең районнан Ольга Коваленко (60 кг) һәм Гөлүсә Галиева (51 кг) катнашты. Кызлар икесе дә (тренерлары Марат Галиев) республика чемпионнары булды. Чемпионатта җиңүчеләр Идел буе Федераль округы ярышларында катнашачак.
 


Хөрмәтле райондашлар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм! Без мөһим вакыйгалар белән тулы елда яшәдек, ул яхшы якка үзгәрешләр алып килде һәм шактый уңышлар белән шатландырды. Без узып барган елда казанышларыбызны саклый һәм арттыра, планнарны конкрет эшкә әверелдерә алдык. 2013 елны озатканда туган як өчен хезмәт куйган һәм аны ныгытуга, үстерүгә киләчәктә дә үз өлешен кертергә әзер булган һәр кешегә рәхмәт белдерәм.
Алда безне яңа, күләмле эшләр көтә. Без моннан соң да гомуми көч белән тормыш һәм хезмәт шартларын яхшырту өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз. Районыбызның киләчәктә дә ныклы адымнар белән алга баруын тәэмин итү һәрберебезнең ихтыяр көче, нәтиҗәле эше һәм теләгеннән тора.
Кадерле арчалылар! Яңа елга аяк басканда борчу–мәшәкатьләрегезнең барысы да иске елда калуын, ә шатлык–куанычларыгызның Яңа елда дәвамлы булуын телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт күңел тынычлыгы булсын, бәйрәм кәефе үзегезне ел буе ташламасын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Яңа ел белән!
Муниципаль район башлыгы Алмас НАЗИРОВ


Республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен Арча муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Сәгыйтов Зиннур Вәзыйх улына “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.


Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән өлеше һәм нигез салынуына 90 ел тулу уңаеннан Шушмабаш урта мәктәбе коллективы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан районда физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Сәгыйтов Зиннур Вәзыйх улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәтләре, халыкны, районның дәвалау–профилактика учреждениеләрен дарулар белән тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен һәм 29нчы номерлы район үзәк даруханәсе оешуга 90 ел тулу уңаеннан 29нчы даруханә мөдире урынбасары Исмәгыйлева Гөлнара Хәнәфи кызы, фармацевты Васильева Ләлә Рәгыйб кызы, Яңа Кенәрдәге 79нчы даруханә мөдире Зыятдинова Зөлфия Камил кызы, Яңа Чүриледәге 114нче номерлы даруханә мөдире Минзина Рәшидә Хаҗи кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Энергетиклар көне белән тәбрик итәм! Әлеге бәйрәм үзләрен авыр, ләкин җаваплы эшкә — халыкны җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүгә багышлаганнар бәйрәме.
Үз эшегезне намуслы башкаруыгыз һәм тугрылыклы булуыгыз өчен район халкы исеменнән ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Энергетика тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарга тотрыклы һәм аварияләрсез эшләүләрен, нык сәламәтлек, финанс һәм гаилә иминлеге телим. Кешеләргә бүләк иткән яктылык аларның елмаюлары һәм йөрәк җылысы булып үзегезгә кире кайтсын.
Муниципаль район башлыгы
Алмас НАЗИРОВ


Район дәвалау–профилактика учреждениеләрен һәм халыкны дарулар белән тәэмин итү эшенә керткән өлеше, 29нчы номерлы район үзәк даруханәсе оешуга 90 ел тулу уңаеннан “Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе” дәүләт унитар предприятиесенең 29нчы номерлы район үзәк даруханәсе (мөдире Л.М.Хәкимова) коллективы, намуслы иҗади хезмәте өчен һәм Арча радиосының эфирга беренче чыгуына 10 ел тулу уңаеннан “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча” телерадиокомпаниясе” (директоры Р.Р.Мөхетдинов) коллективы район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Нәтиҗәле хезмәте һәм Арча радиосының эфирга беренче чыгуына 10 ел тулу уңаеннан “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча” телерадиокомпаниясе” шеф–мөхәррире Тимофеева Рәзилә Илсур кызы, район сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәтләре һәм 50 яшьләре тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсе табиб–рентгенологы Фатыйхов Зөфәр Хафиз улы, поликлиника шәфкать туташы Сираҗиева Рисәлә Гомәр кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 


Республикада ел буе спортның 10 төре буенча барган “Сәламәтлек” спартакиадасында районыбыз спортчылары беренче урын алды. Шул уңайдан Татарстан Республикасының “Уңыш” Физкультура–спорт җәмгыяте рәисе В.Мәхмүдовтан Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров исеменә котлау хаты килде. Анда түбәндәгеләр әйтелә:
“Сезне һәм Арча районы спортчыларын X авыл “Сәламәтлек” спартакиадасында район командалары арасында беренче урын яулавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең спортчыларга күрсәткән ярдәмегез нәтиҗәсендә алар спортның барлык төрләрендә югары күрсәткечләргә иреште, осталыкларын, ихтыяр көчен күрсәтте.
Сезгә киләчәктә дә яңа җиңүләр, нык сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим”.

Райондашыбыз Сөмбел Заһидуллина, “Татар моңы—2013” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында катнашып, IIнче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Кечкенәдән халык моңын үз итеп, бар күңел җылысын биреп башкаручы Сөмбел турындагы язма газетабызның киләсе санында урын алачак.

Район иминлеге хакына озак еллар намуслы хезмәте, җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Осина Любовь Михайловна район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен шәхси эшмәкәр “Д.И.Төхвәтуллин”ның баш инженеры Төхвәтуллин Дамир Илдар улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 


Хөрмәтле райондашлар!
Сезне дәүләт бәйрәме — Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Россия Конституциясе — барлык хокук системаларының нигезе. Төп закон — Конституцияне үтәмичә җәмгыятьнең икътисади һәм социаль тотрыклылыгын, илебез гражданнарының хокук һәм ирек-ләрен тәэмин итү мөмкин түгел.
Конституциядә гомумкешелек кыйммәтләре, гражданнарның мәнфәгатьләре һәм хокукларын яклаучы дәү-ләтчелек нигезләре билгеләнгән. Бу законны һәркем белергә, ә иң мөһиме — аңа таянып эш итәргә тиеш. Илебездәге хокук тәртибе һәм иминлек һәрберебезгә бәйле икәнлеген истә тотарга кирәк. Үз хокукларыбызга һәм вазыйфаларыбызга сакчыл мө-нәсәбәт, башка милләт вәкилләренә хөрмәт безгә дәүләт төзелеше нигезен саклауда, Рос-сиянең бөеклеген һәм куәтен тагын да арттыруда ярдәм итәр.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегездә тынычлык, туган як, илебез иминлеге хакына яңа уңышларга ирешүегезне телим!
Арча муниципаль район башлыгы Алмас НАЗИРОВ


Хөрмәтле “Арча” телерадиокомпаниясе коллективы!
Сезне эфирга чыгуыгызга 10 ел тулу уңаеннан котлыйм! 10 ел — бу, әлбәттә, зур чор түгел, әмма шушы вакыт эчендә сез шактый уңышларга ирештегез: бердәм иҗат коллективы туплый алдыгыз, матди–техник база булдырдыгыз, ә иң мөһиме — сез радио тыңлаучыларга һәм телевизор караучыларга яхшы кәеф бүләк итәсез. Шуның өчен дә алар сезне ярата һәм хөрмәт итә.
10 ел эчендә компания билгеле бер тәҗрибә туплады һәм бүген дә гомуми мәгълүмат мохитен ныгыту өчен зур көч куя. Радио тыңлаучылар, телевизор караучылар сезнең коллектив тырышлыгы белән әзерләнгән тапшырулардан район тормышы турында күпме яңалык ишетә, якыннарыннан котлау сүзләре кабул итә. Сез район икътисады, жәмәгать тормышы, социаль өлкә һәм мәдәниятта ирешкән уңышлар һәм проблемалар турында мәгьлүмат туплап, халыкка ирештерәсез, игелекле эш башкарасыз.
Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, тагын да нәтиҗәле эшләргә язсын. Сезгә нык сәламәтлек, кызыклы тапшырулар, иҗади уңышлар һәм һөнәр осталыгы телим!
А.Ә.НАЗИРОВ,
Арча муниципаль район башлыгы


Намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Арча МСО”сы ширкәтенең кирпеч заводы производство мөдире Сафин Рәшит Исмәгыйль улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәгариф өлкәсенә белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районда физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 75 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Шәмеев Ягъфәр Зыятдин улы, мәгариф өлкәсенә белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Фәридә Әлтаф кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Эчке эшләр органнарында яхшы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм — Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ЮХИДИ бүлегенең теркәү–имтихан бүлекчәсе җитәкчесе Нотфуллин Илдар Рәшид улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Эчке эшләр органнарында яхшы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм — Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге икътисади куркынычсызлык һәм коррупция-гә каршы көрәш төркеме өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Вәлиев Айнур Зиннур улы, ведомстводан тыш сак бүлеге бүлекчә командиры, полиция прапорщигы Абзалов Илфат Разил улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Әлеге бәйрәм — кеше тормышын һәм хокукларын яклау, дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен саклауда әхлакый һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләргә тирән ихтирам билгесе. Сезнең хезмәтегез еш кына гомерегезне куркыныч астына куеп, башкаларның иминлеген тәэмин итү белән бәйле. Район халкының тынычлыгы һәм куркынычсызлыгы хакына сез шәхси вакытыгызны корбан итәсез, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә ашыгасыз.
Антыгызга тугрылыгыгыз, хезмәт йөк-ләмәләрен үтәгәндә зур җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Полиция хезмәт-кәрләренең намуслы хезмәте киләчәктә дә районыбызның тотрыклылыгы һәм куркынычсызлыгының нигезе булачагына, закон һәм хокук тәртибен тәэмин итәчәгенә ышанам. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, уңышлар телим. Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә хәвеф–хәтәрләр мөмкин кадәр азрак булсын!
Муниципаль район башлыгы А.Ә. НАЗИРОВ 

 Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән чын күңелдән котлыйм.
Халыклар бердәмлеге көне, тарихи хатирәне яңартып, бердәм булганда гына җиребезне саклап калырга һәм социаль гаделлек, суверен демократия принцибына нигезләнгән федератив дәүләт төзергә мөмкин икәнлеген илебез гражданнарының тагын бер тапкыр исләренә төшерә. Әлеге бәйрәм халыклар бердәмлегенең киләчәк үсешен, үзара мөнәсәбәтләрне, ныклы икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләрне урнаштыруга ярдәм итә. Районыбыз төрле милләтләр өчен туган йортына әйләнде. Без, төрле милләт кешеләренең гореф–гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итеп, дус, тату һәм нык гаилә булып яшибез. Бүген бу — һәрберебез өчен иң мөһиме, чөнки бердәм халык — илебез бөеклеге һәм куәте.
6 ноябрьдә әһәмиятле бәйрәм, республиканың Төп Законы Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Конституция принципларын кулланып, Татарстан икътисади үсеш, халык тормышын яхшырту һәм социаль тотрыклылыкны, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, уңышлы алга бара. Киләчәктә дә республикабызның үзе сайлаган юлдан нык һәм ышанычлы атлап барачагына һәм яңа үрләргә, яңа тормыш дәрәҗәсенә ирешәчәгенә ышанам, чөнки бездә моның өчен иң мөһим әйбер — күпмилләтле дус, тырыш халык, белемле яшьләр, бөтен эшләр-не дә башкара алырлык хезмәт сөючән кешеләр бар.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне илнең һәм республикабызның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән чын күңелдән котлыйм, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм тынычлык телим.
Арча муниципаль район башлыгы 
А.Ә. НАЗИРОВ

БЕЗНЕҢ ГЕР КҮТӘРҮЧЕЛӘР КӨЧЛЕ
Казанда гер спорты буенча Татарстан беренчелегенә Чемпионат булды. 14 команда арасыннан арчалылар 3нче урынны алды. Барлык авырлык категориясендәге хатын-кызлар арасыннан “Арча” спорт мәктәбенең директор урынбасары Лилия Хисмәтова беренче урынны алды. Искәндәр Шәехов (73кг.га кадәр), Мөдәрис Мөхәммәдиев (78 кг.га кадәр), Фәнил Хәбибуллин (85 кг.га кадәр) үз авырлык үлчәүләрендә гер күтәрүдә икенче урынны алдылар. Ә менә Фаил Һадиев 105 кг.нан югарылар арасында кулга иң көчле спортчы булып чыкты.

ГРЕЦИЯДӘН 3НЧЕ УРЫН АЛЫП КАЙТТЫ
Безнең Арча егете Фаил Һадиев гер күтәрүчеләр арасында Татарстанның җыелма командасы составында. Әле менә яңа гына Грециядә булып үткән гер спорты буенча Дөнья чемпионаты эстафетасында өченче урынны алып кайтты.

КӨЛЛИЯТ ДАНЫН ЯКЛАДЫЛАР
Казанда җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) оешмаларының XIII республика спартакиадасы булды. Студентлар жиңел атлетика, кул көрәше, мини–футбол, автоматны сүтеп җыю, ату, аркан тарту һ.б буенча җәмәгать тәртибен саклау юнәлешендә үзләренең әзерлекләрен, җитезлекләрен, көчләрен сынадылар. Арча районы педагогика көллияте командасы икенче урынны алды. Район һәм көллият данын менә кемнәр яклады: Ранил Әхмәтҗанов, Илшат Вафин, Гөлүсә Гыйльметдинова, Ранил Камалиев, Ирек Мостафин, Мария Сергеева, Рәнис Таштиев, Ринат Хәкимов.
Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Галәветдинова Мәмдүдә Кадыйр кызы Арча муниципаль районы җирле үзидарәсен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан “Ак Барс агрокомплексы” шир-кәтенең “Сикертән” бүлекчәсе идарәчесе Хәйбин Линар Мөхәммәтнур улы, агроном–консультанты Маликов Марсель Малик улы район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәр-ләре көне уңаеннан “Ак Барс агрокомплексы” ширкәте комбайнчылары Котдусов Алмаз Ринат улы, Котдусов Ринат Габдрәхим улы, Әгъзәмов Илһам Рамил улы, тракторчылар Фатыйхов Фидаил Фиргать улы, Динмөхәммәтов Зәкәрия Нурислам улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 


Хөрмәтле ислам динен тотучы райондашлар!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Һәр мөселман өчен зур мәгънәгә ия булган бу дини бәйрәм тынычлык һәм изгелек, гөнаһларны ярлыкау һәм якыннар турында кайгыртуны чагылдыра. Ул диннең гаделлеккә һәм мәрхәмәтлеккә чакыручы  гомуми нигезләрен искә төшерә.

Элек-электән мөселманнар туган якта тынычлыкка ышаныч, фикер бердәмлеге, олы һәм кече эшләрдә уңышларны шушы бәйрәм белән бәйләгәннәр. Гражданлык бердәмлеге, хезмәттәшлек районыбызның бәя биреп бетергесез байлыгы һәм аларны ныгытуга безнең төбәктә яшәгән барлык чын  мөселманнарның үз өлешләрен кертүләре куанычлы. Алар дини кануннарны төгәл үтәп, үзара аңлашу, түземлелек, милләтара тынычлык һәм төрле дин вәкилләренең дус, тату яшәүләрен ныгытуга ирешәләр.

Бу бәйрәм сезнең изге эшләрегезнең югары әхлакый максатларын гәүдәләндерсен. Сезнең догаларыгыз барып ирешсен! Мөселманнарга чын күңелдән шатлыклы бәйрәм, бәхет, уңышлар һәм игелекләр телим!

Муниципаль район башлыгы

А.Ә.Назиров

 

 

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Бу дөньяда бар нәрсә үзгәрә, ә авыл кешесенең хез-мәте элеккечә барыбызга да кирәкле. Районның, һәр гаиләнең икътисади хәле, социаль иминлеге аграр секторның үсешенә, талантлы җитәкчеләр, яхшы белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр, агрономнар, фермерлар, башка хезмәткәрләрнең көндәлек киеренке хезмәтенә бәйле.

Авыл хуҗалыгында эшләү беркайчан да җиңел булмаган. Бу ел да авыл хезмәтчәннәре өчен киеренке, әмма нәтиҗәле эш чоры булды. Сезнең җиргә кайгыртучан һәм сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез иң олы хөрмәткә лаек. Авыл хуҗалыгында уңай  үзгәрешләр барлыкка килүе куандыра. Фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар әйбәт темплар белән үсә, яңа терлек тораклары төзелә. Ташламалы кредитлар ярдәмендә авыл  товар җитештерүчеләре заманча техника ала, яңа агротехнологияләр кертә алдылар. Тармак алдында торган бурычлар күп, әмма авыл кешеләренең көндәлек  армас–талмас хезмәте, аларның туган җиргә бетмәс–төкәнмәс мәхәббәте киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.

Әлеге бәйрәм көнендә, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек, бәхет, барлык башлангычларда, районыбыз хакына игелекле хез-мәтегездә уңышлар телим!

Муниципаль район башлыгы

А.Ә.Назиров

Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан  “Үрнәк авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Галәветдинова Мәмдүдә Кадыйр кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Мәгариф системасына белгечләр әзерләүдәге уңышлары өчен һәм һөнәри бәйрәм — Укытучылар көне уңаеннан               Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятенең чит телләр укытучысы Яруллина Алсу Ринат кызы район Советының  Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Мәгариф системасына белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм — Укытучылар көне уңаеннан Арча агросәнәгать һөнәри көллияте директор урынбасары Гаянова Эльмира Нариман кызы, Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарапшина Рузия Миңнехан кызы, Төхвәтуллина Әлфия Госман кызы, музыка укытучысы Фәхриева Эльвира Илгизәр кызы, мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм Укытучылар көне уңаеннан Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең директор урынбасары Гайнанова Фирая Нәкыйп кызы, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гайнетдинова Нурисә Нурислам кызы, Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Мөхәммәдияров Рамил Данил улы, намуслы хезмәтләре, яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен һәм Укытучылар көне уңаеннан “Олимп” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе милли көрәш буенча тренер–укытучылар Зарипов Фәнис Васыйл улы һәм Лотфуллин Таһир Әхмәт улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогика хезмәте ветераннары!
Матур традиция буенча һәр ел октябрь башында без сезгә, игелекле хезмәт ияләренә, иң якты бәйрәм — Укытучылар көне белән котлап мөрәҗәгать итәбез.
Һәрберебезнең тормышында зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньябызны баеткан, ки-ләчәгебезне төзергә ярдәм иткән кадерле кешебез — Укытучыбыз бар. Олы яшькә җиткәч без авырлыклар алдында югалып калмаска, яхшылыкны начарлыктан аерырга, үз–үзеңә ышанырга өйрәткән укытучыларыбызны тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Педагогларга һәрвакыт зур таләпләр куелды. Әмма бүген укытучыга һөнәри яктан белемле булып, укытуның янадан–яңа алымнарын үзләштерү генә җитми, ул балаларны мөстәкыйль рәвештә уйларга, карарлар кабул итәргә һәм җаваплылык хисе белән яшәргә дә өйрәтергә тиеш. Мөгаллимнәребезнең бу эшне уңышлы башкарулары шатландыра. Ышаныч белән әйтә алам, безнең район мәгариф системасында сәләтле, алдынгы карашлы, үзенчәлекле кешеләр эшли.
Хөрмәтле укытучылар! Бу бәйрәм көнендә авыр һәм игелекле хезмәтегез, укытучы бурычына тугры һәм сабыр булып калуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Йөрәгегездәге изгелек беркайчан да кимемәсен, үз эшегезгә бирелгәнлегегез уты сүнмәсен. Балаларга тапшырган күңел җылыгыз үзегезгә сәламәтлек, бәхет һәм безнең район, республика, илебез киләчәге өчен зур эшләр башкарырга яңа көч бирүче иҗат дәрте булып әйләнеп кайтсын!
Муниципаль район башлыгы
Алмас НАЗИРОВ
Хөрмәтле райондашлар!
Районның барлык мөселманнарын изге Рамазан аен тәмамлаучы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Ураза бәйрәме һәрбер мөселман өчен кадерле, ул әхлакый камилләшүнең, кешеләрнең рухи бердәмлегенең, үзара хөрмәтенең мөһимлеген раслый. Әлеге бәйрәм яхшылык һәм гаделлек тантанасына ышанычны ныгытып, нинди милләттән һәм диндә булуларына карамастан, кешеләрнең якынаюына хезмәт итә. Ул һәр гаиләгә бәхет, тынычлык һәм якыннары белән аралашу шатлыгы китерсен, ярдәмгә мохтаҗларга аеруча игътибар итү белән билгеләп үтелсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар, татулык һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыгыз, укыган намазларыгызны һәм теләкләрегезне кабул итсен!
Муниципаль район башлыгы
А.Ә.НАЗИРОВ
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физик культура, спорт хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар!
Сезне чын күңелдән Физкультурачы көне белән котлыйм!
Физкультура һәм спорт кешеләргә сәламәтлек, көч, матурлык алып килә, кәефне күтәрә, холыкны чыныктыра, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, күп социаль мәсьәләләрне хәл иткәндә мөһим этәргеч булып тора. Физкультура һәм спортны үз һөнәрләре итеп сайлаган, сәламәт яшәү рәвешенә өлеш керткән, спортта уңышлар яулаган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең максатчанлык, җаваплылык, әхлакый һәм физик чыдамлыгыгыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда районыбызны данлауга ярдәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлы стартлар һәм җиңүләр телим.
Муниципаль район башлыгы
А.Ә.НАЗИРОВ
Төзелеш предприятиеләренең хөрмәтле хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне Төзүче көне белән ихлас күңелдән котлыйм һәм сезнең дә күңел һәм талантыгызның кисәкчеге булган намуслы хезмәт өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Без бүген төп вазифалары төзү һәм иҗат итү булган җаваплы һәм игелекле һөнәр ияләрен хөрмәтлибез. Төзелеш тармагы хезмәткәрләрен еш кына иҗатчылар белән чагыштыралар һәм монда арттыру юк, сез безнең гомуми йортыбызны күңел җылысы биреп үзгәртеп корасыз, анда яшәве уңайлы һәм тыныч. Сез безнең торак пунктларны матур һәм уңайлы итәсез, сезнең тырышлык белән район үзенең кабатланмас йөзен, ә анда яшәүчеләр тору урыны, уңайлы шартларда уку, эшләү һәм ял итү мөмкинлеге ала. Сезнең куллар белән төзелгәннәр барысы да күп буыннарга хезмәт итәчәк. Бу бәйрәм көнендә иң җылы сүзләрне тармак ветераннарына, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән районның чәчәк атуына ярдәм иткән һәм яшьләргә иң яхшы һөнәри традицияләрен тапшырган кешеләргә юллыйм. Чын күңелдән сезгә, шулай ук төзелеш тармагына бүген дә үз өлешен кертүне дәвам итүчеләргә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим.
Муниципаль район башлыгы
А.Ә.НАЗИРОВ
Хөрмәтле тимер юл транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Тимер юлчылар көне белән ихлас күңелдән котлыйм.
Тимер юлның туктаусыз эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле хезмәт елның һәр фасылында мөһим булып тора. Корыч магистральләр илебезне бер-бөтен итеп бәйләп, шәһәрләрне һәм регионнарны тоташтыра. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә пассажирлар өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудырыла.
Әлеге бәйрәм көнендә барлык тимер юлчыларга фидакарь хезмәтләре, җаваплылыклары һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерәм.
Чын күңелдән сезгә уңышлы һәм һәлакәтләрсез хезмәт, тынычлык, уңышлар һәм яхшы бәйрәм кәефе телим! Пассажирлар һәм йөк җибәрүчеләр, тырышлыгыгызны күреп, сезгә аңлау һәм рәхмәт кенә ирештерсеннәр иде.
2013 елда мәктәпне уңышлы тәмамлау уңаеннан алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнүчеләр исемлеге
АЛТЫН МЕДАЛЬ БЕЛӘН
Арчаның 1нче В.Ф.Ежков исемендәге урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Камалова Алинә Марат кызы;
— Сафина Камилә Газинур кызы;
— Харисова Гөлшат Вакыйф кызы.
Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Шәяхмәтов Марат Тәлгать улы;
— Ахунова Айгөл Фидаэль кызы;
— Закирова Альбина Рамил кызы;
— Хәсәнова Эльвина Ленар кызы.
Арчаның 5нче гимназиясеннән:
— Ситдыйкова Динә Илсур кызы;
— Хисамиева Динә Дамир кызы;
— Гыйләҗетдинова Гөлназ Рәүф кызы;
— Заһидуллина Эльвира Альберт кызы;
— Җәләлетдинова Илүзә Фәрхулла кызы;
— Зыятдинова Гүзәл Рәшит кызы;
— Миннебаева Элеонора Эдуард кызы;
— Хәкимова Ләйсән Ильяс кызы;
— Галимуллина Зилә Илшат кызы;
— Гомәрова Гүзәл Камил кызы;
— Таһирова Ләйсән Рәшит кызы;
— Хафизуллина Гүзәл Рөстәм кызы;
— Фәсәхетдинова Зөһрә Рашат кызы.
Апаз урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Шәрипова Раилә Фәнис кызы.
Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Гарәфетдинова Рәсилә Илшат кызы;
— Гыйбадуллина Айгөл Илфат кызы;
— Корбанова Гөлисә Марат кызы;
— Нигъмәтҗанова Гөлфия Илһам кызы.
Яңа Кенәр лицееннан:
— Фәтхрахманова Миләүшә Рәшит кызы;
— Муллагалиева Илзирә Фәрит кызы;
— Әхмәтгалиева Чулпан Фоат кызы;
— Галәветдинова Ләлә Фәнис кызы;
— Шакирова Зилә Раил кызы.
Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Әхмәтгалиев Ранис Фәнис улы;
— Мифтахова Эльвира Мөнир кызы;
— Хәсәнова Ләйсән Фәрит кызы;
— Шәфигуллина Йолдыз Фәиз кызы.
Курса–Почмак урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Шәрәфиева Резеда Раушан кызы.
Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Ногманова Алинә Данил кызы.
КӨМЕШ МЕДАЛЬ БЕЛӘН
Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Касыймова Айгөл Эрик кызы.
Арчаның 5нче гимназиясеннән:
— Бохарова Луиза Айдар кызы;
— Муллахмәтова Гөлүсә Нияз кызы;
— Шәфиева Алсу Равил кызы;
— Әсәтова Инзилә Илнур кызы;
— Гарифуллин Илназ Илфат улы;
— Салихова Йолдыз Рамил кызы;
— Мәрдәнов Искәндәр Әнис улы.
Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Габдрахманова Айсылу Расих кызы;
— Исхаков Алмаз Рәдиф улы;
— Лотфуллин Булат Рамил улы;
— Нәҗмиев Илназ Равил улы;
— Якупова Гүзәл Ренат кызы.
Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Әхмәтгалиева Зөһрә Вилсур кызы.
Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбеннән:
— Сергиева Светлана Юрьевна.
Район Сабантуе батырлары
Өлкәннәр арасында
60 кг.га кадәр— Рөстәм Габделбәров, Арча.
70 кг.га кадәр — Илназ Шакиров, Пөшәңгәр.
80кг.га кадәр — Илшат Идиятов, Күпербаш.
90 кг.га кадәр – Зөлфәт Дәүләтбаев, Арча.
90 кг.нан югары — Радил Шаһисламов, Наласа.
Абсолют батыр — Радил Шаһисламов, Наласа.
Яшүсмерләр арасында
40 кг. га кадәр — Расих Шәяхмәтов, Шушмабаш.
45 кг.га кадәр — Ильяс Хөснетдинов, Арча.
50 кг.га кадәр — Илшат Фазылҗанов, Түбән Мәтәскә.
55 кг.га кадәр — Фәнгиз Мәннанов, Арча.
60 кг.га кадәр — Илнур Гобәйдуллин, Кукмара.
65 кг.га кадәр — Рамил Хөснетдинов, Балтач.
70 кг.га кадәр — Ирек Мостафин, Арча.
70 кг.нан югары — Ранис Шәмсетдинов, Наласа.
Ветераннар арасында
Рөстәм Сафиев — Арча.
3нче сыйныфка кадәрге укучылар арасында — Әлфис Мәннанов, Югары Мәтәскә.

Авыл Сабантуйлары батырлары
Айван — Рөстәм Минашаев, Айван.
Апаз — Илмир Закиров, Хәсәншәех.
Кәче — Динар Минҗанов, Казан.
Наласа, Түбән Аты, Урта Аты, Колачы, Югары Аты — Радил Шаһисламов, Наласа.
Яңа Кенәр — Илназ Муллагалиев, Яңа Кенәр.
Сөрде — Дамир Гатауллин, Югары Оры.
Түбән Оры — Надил Мортазин, Кызыл Яр.
Шурабаш — Рамил Шәфыйков, Шурабаш.
Яңа Кишет — Айдар Әхмәдуллин, Симетбаш.
Яңа Кырлай — Фаил Рәхимов, Югары Мәтәскә.
Өчиле — Рафил Нәбиуллин, Өчиле.
Пионер — Илшат Идиятов, Күпербаш.
Урта Сәрдә — Азат Шәйхиев, Урта Сәрдә.
Югары Аты — Хәниф Вильданов, Югары Аты.
Урта Курса — Марат Гайнетдинов, Казан.
Түбән Мәтәскә, Казиле, Күпербаш — Илнар Сөнгатов, Күпербаш.
Мөндеш, Югары Мәтәскә — Фаил Рәхимов, Югары Мәтәскә.
Югары Әзәк — Зөлфәт Дәүләтбаев, Арча.
Штерә — Фәнис Заһиев, Штерә.
Сеҗе, Мөрәле — Раил Нургалиев, Теләче.
Ташкичү — Азат Хәйдәров, Яшел Үзән.
Ашытбаш — Ирек Зиннуров, Казан.
Акчишмә — Рәдис Гәрәев, Шушмабаш.
Иске Ашыт — Радик Шакиров, Казан.
Орнашбаш — Рәдис Сафин, Казан.
Утар Аты — Рәдис Сафин, Казан.
Субаш Аты — Дамир Сәмиев, Казан.
Кушлавыч — Азат Шәйхиев, Урта Сәрдә.
Казанбаш — Ирек Заһидуллин, Казанбаш.
Урта Пошалым — Разил Нәбиуллин, Мөрәле.
Шушмабаш — Илнур Зәйнуллин, Арча.
Яңасала — Илнар Исмәгыйлев, Казан.
Хөрмәтле якташлар, кадерле кунаклар!
Сезне яраткан милли бәйрәмебез — Сабантуй белән котлыйм!
Әлеге борынгы бәйрәм безнең халыкның матур гореф–гадәтләре, бай көнкүреш йолалары берләшкән милли рухыбызның чын энҗесе. Элек–электән бу бәйрәм төрле милләт кешеләренә дусларча аралашу мөмкинлеге биргән, киләчәккә өмет уяткан һәм шатлык бүләк иткән. Бүген дә Сабантуй тынычлык һәм игелекне чагылдыра, җир йөзендә яшәүче халыкларның дуслык символы булып тора. Әлеге искиткеч бәйрәмдә татарларга хас кунакчыллык, яшәү шатлыгы һәм киләчәккә ышаныч берләшә, ә аның ачык, кеше күп булуы, һәркем катнаша алуы барлык яшьтәге һәм милләттәге кешеләрне мәйданга тарта.
Сабантуй бөтен тормышыбызның символы — икмәкне, ә иң мөһиме — крестьян кулларының хезмәт сөючәнлеген, аларның йөрәк җылысын олылый, шуңа күрә бәйрәмдә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлиләр. Безнең уңышларыбыз яхшы кәеф өчен сәбәп булып тора, дип рәхәтләнеп әйтә алам. Авыл хезмәтчәннәре оешканлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, чәчү кампаниясен кыска срокларда башкарып чыктылар. Үзләренең намуслы хезмәтләре белән киләчәк уңышка ышанычлы нигез салган авыл хуҗалыгы тармагының барлык хезмәтчәннәренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм һәм бәйрәм белән котлыйм.
Хөрмәтле Сабантуй кунаклары! Рухи туганлык һәм үзара аңлашу чишмәләре безнең җиребездә беркайчан да кипмәс, игелекле эшләргә һәм башлангычларга рухландыручы яраткан бәйрәмебез тагын да матуррак булыр, яшәү шатлыгы тантанасына әверелер. Һәммәгезгә чын күңелдән яхшы кәеф, онытылмаслык хис–кичерешләр һәм күңелле яллар телим. Әлеге якты һәм юмарт бәйрәм һәр йортка бәхет, уңыш, сәламәтлек, шатлык, үзегезгә һәм якыннарыгызга мәхәббәт бүләк итсен!

Муниципаль район башлыгы
А.Ә. Назиров
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти–әниләр!
Сезне чын күңелемнән кеше тормышында тантаналы һәм кабатланмас вакыйга — Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм!
Мәктәп кыңгыравының көмеш чыңына тиздән сыйныфташлар, таләпчән, әмма яраткан укытучыларыгыз белән аерылышу һәм алдыгыздагы киң офыкка илтүче яңа өметләр, ачышлар тулы шатлыклы якты сагышыгыз да кушыла. Мәктәп еллары сезне күп нәрсәгә өйрәтте: фән серләренә, дуслык һәм аралашу шатлыгына төшендегез. Тиздән сез олы тормышка аяк басасыз һәм язмышыгыз нәкъ менә үзегезнең инициативагыздан, үз көчегезгә ышануыгыз, алга бару теләгегезгә бәйле. Ватаныбызның чын профессионаллары һәм актив гражданнары булырсыз дип ышанам. Иң мөһиме — тормыш юлын сайлаганда ялгышмау! Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телим. Илебезнең һәм туган төбәгебезнең яшәеше өчен кулыгыздан килгәнне эшләгез һәм алга омтылыгыз.
Әлеге бәйрәм көнне укытучыларга аерым сүзләр белән мөрәҗәгать итәсем килә.
Хөрмәтле укытучылар! Күңелегез һәм йөрәгегезнең тырышлыгы белән сез җәмгыятькә лаеклы гражданнар тәрбиялисез. Олы йөрәкле кешеләр генә көн саен үзен балаларга багышлап, чын күңелдән аларның уңышларына куанып, хаталарын гафу итеп яши ала. Укучыларыгызның яхшылык һәм матурлык, гаделлек һәм кешелеклелек дәресләрен күңелләренә тирән салып, киләчәктә без горурланып яшәрлек эшләр башкара алачакларына иманым камил.
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән сезне дә котлыйм, хөрмәтле әти–әниләр! Гаилә, ышаныч, мәхәббәт, ватан төшенчәләренә тирән мәгънә салып, балаларыгызга лаеклы тәрбия биргәнсез. Сезгә һәрвакыт аларның янәшәсендә булуыгызны, мәхәббәтегезне һәм үзара хөрмәт хисен саклап яшәвегезне телим! Әти–әниләргә хас акыллы киңәшләрегез яңа тормыш юлында ярдәмче булсын.
Сезгә уңышлар, сәламәтлек телим. Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!
Муниципаль район башлыгы
А.Ә.НАЗИРОВ

Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре!
Сезне чын күңелдән Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
Эшлеклелек — кешенең иң кыйммәтле сыйфаты. Стандарт булмаган карарлар кабул итү, киң колачлы фикер йөртү, анализлау һәм дөрес нәтиҗә ясый белү хөрмәткә һәм мактауга лаек зур хезмәт. Максатчанлык, энергия, югары оештыру сәләтеннән башка бизнеста уңышка ирешеп булмый. Актив хәйрия эшчәнлегегез, бәйрәм һәм массакүләм мәдәни чараларны уздыруга ярдәм күрсәтүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Барлык эшмәкәрләргә нык сәламәтлек, иминлек, башлаган эшләрегездә ышаныч, куелган максатларыгызның уңышлы булуын, эшегезнең чәчәк атуын телим!
Муниципаль район башлыгы
А.Ә.НАЗИРОВ
Боксчыларыбыз уңышлары
Арча боксчылары җиңү артыннан җиңү яулый. Гөлүсә Галиева, Ростов өлкәсендәге Цимлянск шәһәрендә Россия беренчелегенә оештырылган ярышларда барлык көндәшләрен беренче раундларда ук җиңеп, Россия чемпионы исеменә лаек булды.
Азамат Галиев Лениногорск шәһәрендә Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышларда өченче нәтиҗәне күрсәтте.
Февраль, март айлары да Арча боксчылары өчен уңышлы булды. Ульяновскида үткән Россия Идел Буе Федераль округы Чемпионатында Гөлүсә Галиева белән Альбина Нәбиуллинага яшьтәшләре арасында тиңнәр булмады. Ольга Коваленко өченче урынны яулады.
Россия профсоюзларының үзәк советы беренчелегенә уздырылган ярышларда Илнур Хәлиуллин шулай ук өченче призчы булды.
Илнур Нуруллин, Россиянең Идел буе Федераль округы беренчелегенә оештырылган ярышларда уңышлы чыгыш ясап, мартта үткән Татарстан җыелма командасы составында Россиянең Идел буе Федераль округы Спартакиадасында өченче булды.
Боксчыларны уңышлары белән котлыйбыз! Тренерлары Марат Галиевка үзендә тәрбияләнүчеләрнең яңадан–яңа җиңүләре белән сөенергә язсын.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Беренче май — үзенең көндәлек хезмәте белән иртәгесе көнгә, илнең, республиканың, районның үсешенә өлеш кертүче һәр кеше бәйрәме. Бу истәлекле көн тормыш шатлыгын, язгы яңарышны, табигать һәм кешенең иҗади көчен символлаштыра. Ул изге өметләр, яхшы якка үзгәрешләр көтү һәм күңел көрлеге белән бәйле.
Беренче май бәйрәме үзенә бер төрле тойгылар — туган як турында кайгырту, үз йортыңа мәхәббәт — белән сугарылган. Бу көннәрдә без барыбыз да ишегалларын, урамнарны тәртипкә китерәбез, шәхси йорт яны участокларын чистартабыз, үзебезне гомуми эшкә кагылышлы тоябыз. Уртак тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә без туган ягыбызда тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә ирешә алачакбыз.
Хөрмәтле якташлар! Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, изге эшләрегездә, омтылышларыгызда уңышлар телим. Һәрберегез йөрәгендә татулык, өендә тынычлык, дуслары һәм туганнары белән аралашканда үзара аңлашучанлык булсын. Май кояшы үз энергиясе белән сезгә көч–куәт бирсен, бәйрәм рухы, шатлык һәм тормышка мәхәббәт бүләк итсен!
А.НАЗИРОВ,
муниципаль район башлыгы
21 апрель – җирле үзидарә көне
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын күңелдән Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Россиядә быел әлеге бәйрәм беренче тапкыр үткәрелә. Аны оештыру халыкка иң якын булган җирле хакимият вәкилләренең көн саен башкарган, күп көч сорый торган хезмәтләренә дәүләтнең игътибары турында сөйли.
Халыкның ышанычы — җирле үзидарәнең иң мөһим байлыгы һәм күп нәрсәгә ирешергә мөмкинлек тудыручы иң көчле коралларының берсе. Муниципалитетларга торак пунктларын төзекләндерү, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклау, территориянең икътисадын үстерү һәм башка мөһим мәсьәләләрне чишәргә туры килә. Гражданнар нәкъ менә җирле үзидарә органнары аша җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишүдә үз хокукларын, үз территорияләре мәнфәгатьләрен яклауны тормышка ашыралар, ә депутатларның, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең максаты — аларның хокукларын һәм тиешле тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү.
Әлеге бәйрәм көнендә районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаулары, аңлаулары, ярдәм итү-ләре, халкына һәм кунакларына уңайлыклар тудыруга омтылулары өчен җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә һәм халыкка чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һәрберегезгә нык сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, районыбыз һәм анда яшәүчеләр иминлеге өчен һөнәри эшчәнлегегездә яңа ачышлар һәм уңышлар телим. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт ышанычлы ярдәмчеләрегез һәм фикердәшләрегез булсын.
Арча муниципаль район башлыгы
А.Ә.НАЗИРОВ

Республика туристлык объектларын популярлаштыруга керткән өлеше өчен Арча муниципаль районы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.
“Арча ягы — данлы Тукай ягы” балалар иҗатының VIII республика Арча балалар сәнгать мәктәбеннән гитарачылар ансамбле дипломант булды. Илназ Баязитов “Баян. Аккордеон. Гармун” номинациясендә өченче урынны алды.

“Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр арасында шашка һәм өстәл хоккее буенча ярышлар үткәрелде. Спортның ике төре буенча да Рөстәм Шакирҗанов беренче урында. Икенче – Самат Шакиров, Павел Тимофеев, өченче – Адилә Нуриева һәм Рәмис Хәкимов.

Соңгы яңарту: 2018 елның 31 августы, 09:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International