12 НОЯБРЬДӘ АРЧА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ А.Ә.Назиров 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Арча район Советының кече залында (Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14нче йорт) гражданнарны кабул итә. Гражданнарны теркәү 3–11–33 телефоны буенча башкарыла.
12 НОЯБРЬДӘ “БЕРДӘМ РОССИЯ” ПАРТИЯСЕ Арча җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт) Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.З.Закиров 11 сәгатьтән башлап гражданнарны кабул итә. Гражданнарны теркәү 3–18–08 телефоны буенча башкарыла.
Депутатлар игътибарына!
12 октябрьдә сәгать 10да Арча район Советының чираттагы утырышы була.
12 октябрьдә элеккеге юл идарәсе каршында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәсе була. Анда “Ватан” агрофирмасы”, “Агрохимия” ширкәтләре, “Шиһабеддинов” фермер хуҗалыгы, социаль–яклау идарәсе катнаша. Сәгать 7дә башлана. Рәхим итегез!
Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры А.Якупов дүшәмбедә 9дан 11 сәгатькә кадәр, җомга көннәрендә 13тән 15 сәгатькә кадәр тикшерү бүлегендә (Галактионов урамы, 3нче йорт) гражданнарны кабул итә. 8(84366)3–23–80, 89270354710 номерлары буенча алдан язылырга мөмкин.
16 октябрьдә һәм 21 ноябрьдә Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәчеләр көне үткәрелә. 21 ноябрьдә республика газета–журналларыннан килүләре дә көтелә. Бүләкләр дә булачак. Ә менә 8–16 октябрьдә вакытлы матбугатка иске бәядән языла аласыз.
Арча районы прокуратурасы 9, 10 октябрьдә җирле үзидарә органнарына һәм аларның җаваплы кешеләренә карата гражданнарның мөрәҗәгатен карауда тәртип бозулар турындагы шикаять белән килүчеләрне кабул итә. Моннан тыш, торак–коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы сораулар белән дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Арча территориаль органына мөрәҗәгать итсеннәр яки 8(84366) 3–22–69 “кайнар линия“ телефоны буенча шалтыратсыннар иде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Су басулар нәтиҗәсендә Амур өлкәсендә бәлага таручыларга ярдәм йөзеннән Арча районы хакимияте, мәгариф һәм мәдәният идарәләре, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәт-кәрләре бер көнлек хезмәт хакларын ярдәм фондына күчерделәр. Хөрмәтле райондашлар! Бу изге гамәлдән беребез дә читтә калмасак иде, һәммәгезне дә ярдәм итәргә чакырабыз.
Өлкәннәр көне белән котлап Әлмәндәр яңадан Арча Мәдәният йорты сәхнәсенә “күтәрелә”. 10 октябрьдә 17 сәгатьтә “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән декадага йомгак ясый. Керү ирекле. Әлмәндәр, Өммия, Искәндәр, Хәмдебанулар белән бергәләп бәйрәм итегез, хөрмәтле өлкәннәребез. Коллективка да уңышлар телибез. Аларны алда зур сынау — 11 ноябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясау көтә.
Соңгы вакытта гына да Арча районының аучылык биләмәләрендә кагый-дәләрне бозган ике кеше җаваплылыкка тартылды. Берсе — Иске Кишет авылыннан, икенчесе Арча шәһәрендә яши. Икесе дә ауга чыгу өчен рөхсәт кәгазь-ләре алмаган, соңгысы бер үрдәк атарга өлгергән. “Аларга дүртәр мең сум штраф салынды”, – ди аучылык белгече Илһам Галимҗанов.
Ерак Көнчыгыштагы су басулар нәтиҗәсендә бик күп кешеләр йорт–җирсез калды, арада якыннарын югалтучылар да бар. Амур өлкәсендә яшәүчеләр — иң күп зыян күрүчеләр. Әлеге хәлләр бөтен илне тетрәндерде. Амур өлкәсенең хатын–кызлар берләшмәсе “Татарстан хатын–кызлары” региональ иҗтимагый оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бүген андагы халык җылы кием–салымга, урын–җир кирәк–ярагына, балалар өчен уку әсбапларына, ризыкка (җиләк–җимеш, бәрәңге), эчә торган суга мохтаҗ. Өстәвенә, өлкәнең киләсе ел өчен симәнә фонды да калмаган. Илгә килгән фаҗига барыбызның уртак кайгысы һәм без, хөрмәтле райондашлар, бәлага тарыганнарга көчебездән килгәнчә ярдәм күрсәтик. Кием–салымнарны, башка төрле кирәк–яракны район социаль яклау идарәсенең Мәрхәмәтлек үзәгенә китерергә мөмкин. Теләүчеләр түбәндәге счетка акча да күчерә ала:
р/сч 40703810801000001418 в ОАО КБ “Восточный” г. Благовещенск
БИК 041012718, кор/сч 30101810700000000718 (су басуда бәлага таручыларга дигән тамга куярга).
Арча һәм станция мәдрәсәләрендә 1 октябрьдә укулар башлана. Белешмәләр өчен телефон: 3–18–68, 3–44–53.
28 сентябрьдә элеккеге юл идарәсе каршында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар катнашында ярминкә була. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе сату оештырылачак. Сәгать 7дә башлана. Рәхим итегез!
2 октябрьдә “Арча” спорт комплексында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахматчылар арасында бәйге үткәрелә. 9 сәгатьтә башлана.
Хөрмәтле арчалылар, җәмәгать урыннарында шикле әйберләр тапсагыз яки таныш булмаган кешеләрнең сәер гамәл-ләренә шаһит булсагыз, 02, 3–12–02 (полиция), 3–25–33 (район террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре) яки кәрәзле телефоннан 112 бердәм коткару хезмәте номерына шалтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз.
5 ОКТЯБРЬДӘ “Яшә, урман!” дигән Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Арча урманчылыгы район халкын бу көнне агач утыртуда, урманнарны чүп–чардан арындыруда катнашырга чакыра.
Әлеге акция кысаларында укучылар, хезмәт коллективлары алдында чыгышлар ясау, күргәзмәләр оештыру планлаштырыла.
14 сентябрьдән башлап һәр шимбә саен Арча шәһәре, Галактионов урамында (“Эссен” кибете каршында) терлек азыгы һәм яшелчә сату ярминкәсе була. Башлана сәгать 7дә. Рәхим итегез!
“Татарстан Республикасының тыл геройлары” дип исемләнгән Хәтер китабын бастыру өчен районда 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышы тыл геройлары исемлеген төзү эше алып барыла. Хәтер китабына кертү өчен Арча шәһәре буенча тыл хезмәткәрләренең исемлеген туплау буенча сораулар белән халыкны социаль яклау бүлеге белгече Рафаэль Хәйруллинга (29нчы бүлмә яки 3–13–30 телефоны), авыл җирлеге буенча җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Россия Эчке эшләр министрлыгында ел саен уздырыла торган Бөтенроссия “Халык участковые” дигән конкурс старт алды. Ул өченче тапкыр үткәрелә инде. Иң яхшы участковыйны Интернетта тавыш бирү юлы белән сайлыйлар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегендә 14 полиция участок уполномоченные хезмәт куя. Алар тәүлек буе үзләренә беркетелгән территориядәге халык белән эшли, көнкүреш җинаять, караучысыз калган балалар, алкоголизм һәм наркоманиягә каршы профилактика чаралары үткәрә. Участковыйлар ярдәме белән һәр дүртенче җинаять ачыла.
Конкурсантларны сайлап алу, район күләмендә иң яхшы хезмәткәрне сайлау юлы белән, 11 сентябрьдән 20сенә кадәр дәвам итә.
arsk–uchastkowyi2013@yandex.ru электрон почтасына полиция участок уполномоченныеның исем–фамилиясен, әтисенең исеме күрсәтелгән хат җибәреп тавыш бирергә мөмкин.
Мәскәү шәһәрендә Прокурорларның халыкара ассоциациясенең 18нче еллык конференциясе үтә. Анда Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров та катнаша.
Прокурорларның халыкара ассоциациясе 150гә якын илдән 250 мең прокурорны берләштерә. Әлеге сәяси һәм хөкүмәтнеке булмаган оешма 1995 елда БМОның Венадагы бүлекчәсендә төзелгән иде. Җинаятьчелекнең, аерым алганда наркотикларның законсыз әйләнеше, җинаять юлы белән алынган керемнәрне “юу”ның тиз артуы моңа төп сәбәп булды. Прокурорларның халыкара хезмәттәшлеге андый тискәре күренешләргә каршы нәтиҗәле көрәш алып бару мөмкинлеген бирә.
6 сентябрьдә район ветераннар советының чираттагы утырышы булды. Анда ветераннарны дарулар белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, ветераннар советы һәм мәдәният идарәсе белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүнең үтәлеше һ.б. мәсьәләләр каралды.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова катнашты.
Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры А.Якупов һәр айның дүшәмбесендә 9дан 11 сәгатькә кадәр, җомга көннәрендә 13тән 15 сәгатькә кадәр тикшерү бүлегендә (Галактионов урамы, 3нче йорт) гражданнарны кабул итә. 8(84366)3–23–80 номеры буенча алдан язылырга мөмкин.
29 сентябрьгә кадәр “Россия 1” каналы һәм Рус география җәмгыяте “Россия 10” дип аталган мультимедиа проект–конкурсын дәвам итә. Проектның максаты — гомумхалык тавыш бирү нәтиҗәсендә Россиянең ун символын сайлап алу. Конкурста илебезнең табигать, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре катнаша.
Тавыш бирүнең беренче тур нәтиҗәләре буенча барлык илдән 80 объект сайлап алынды. 1 июльдә башланган кон-курсның икенче турына республикабызның Кол Шәриф мәчете үтте.
Әлеге конкурс барганда, ягъни 29 сентябрьгә кадәр, Кол Шәриф мәчете өчен тавыш бирик. Моның өчен һttp://10russia.ru/object.15 адресын җыярга һәм өч тапкыр “Голосовать” дигәнгә басарга яки 1880 номерына текст белән 15 дип СМС җибәрергә мөмкин. Һәр көнне тавыш бирергә була.
27 МАЙДАН 20 ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР Арча районы территориясендә “Мәк — 2013” операциясе үткәрелә. Максаты — җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга тарту, ягъни киндер һәм мәкне законсыз чәчеп үстергән урыннарны, кыргый үскән куакларын табуда һәм юкка чыгаруда ярдәм итү. Шуның буенча мәгълүматлар булса, тиз арада 02, 8(84366)3–12–02, 8(84366)3–17–02 телефоннарына шалтыратыгыз.
САБАНТУЙЛАРДА СПИРТЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР САТЫЛМАЯЧАК. Бу турыда безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча полиция җитәкчесе урынбасары Л.Минһаҗев хәбәр итте.
— “Этил спирты, алкоголь һәм спирты булган продукция җитештерүгә дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында”гы Федераль закон нигезендә гражданнар күпләп җыйналган урыннарда алкоголь продукциясен (шул исәпкә сыра да керә) ваклап сату тыела. Сәүдәгәрләр үзләренә дә, контрольлек итүче органнарга да проблема тудырмасыннар иде.
Шулай ук бәйрәмнәрдә ялган акчалар биреп алдамасыннар, игътибарлы булыгыз!
ДЕПУТАТЛАР
ИГЪТИБАРЫНА!
1 июньдә сәгать 10да утырышлар залында Арча район Советының XXIX чираттагы утырышы була.
АРЧА ШӘҺӘРЕНЕҢ көнбатыш өлешендәге мәчет төзелешенә Арчадан И.Котдусов, Р.Шиһабиев, Х.Садыйров, И.Җәләев, А.Мөхетдинова, Р.Фатыйхов, И.Мозаффаров — 1000әр, А.Хәсәнов — 900, Ф.Сәйфуллина, Х.Сәйфуллин, Д.Мәгъсүмов, А.Габидуллин, Н.Әхмәдиева, Н.Шиһабиев, Е.Шиһабиева, Н.Исхаков, Вәлиевлар гаиләсе, Б.Мортазин, Ф.Галимов, И.Сәләхетдинов — 500әр, М.Шиһабетдинов — 400, Ф.Фәйзрахманов — 300, К.Кәримов, Т.Зарипов, Ф.Гайфетдинов, Н.Гарипов — 200әр, Г.Шәрәфиева — 150, Г.Сибагатуллин, И.Абдулхаков 100әр сум күчерделәр.
1 ИЮНЬДӘ Борһанов урамында яшәүчеләрне, шәһәребезнең яшьләрен һәм мәктәп укучыларын Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Балачак ул — мин һәм сез!” дип исемләнгән бәйрәмгә чакырабыз. Бәйрәм Борһанов урамындагы паркта сәгать 10да башлана.
3–8, 10, 11, 13, 14 ИЮНЬ КӨННӘРЕНДӘ Шәмәр-дәндәге радиотелеүзәк аша бирелә торган тапшырулар булмаячак.
Хөрмәтле райондашлар!
13 июнь көнне сәгать 10да Арча шәһәренең Көнбатыш бистәсендә яңа мәчеткә нигез салу тантанасы була.
Мәчет төзү — изге эш. Яңа мәчет төзүне хәйрия акчалары хисабына башкарырга ниятлибез. Мөхтәрәм дин кардәшләр, сезне шушы изге эштә катнашырга чакырабыз һәм ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны түбәндәге счетка күчерә ала:
Арский районный общественный благотворительный фонд «От сердца к сердцу».
ИНН – 1609011794
КПП – 160901001
ОАО АИКБ «Татфондбанк»
Р/счет – 40703810500000000437
Кор/счет – 30101810100000000815
БИК – 049205815
Назначение платежа; на добровольное пожертвование на строительство мечети.
Арча районы мөхтәсибәте.
8 майда сәгать 10да Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, юстиция подполковнигы В.Г.Талипов гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 8(9270)35–47–10.
23 АПРЕЛЬДӘ 15 сәгатьтә хакимият бинасында Арча муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Алмас Назиров гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен 3–14–33 номерына шалтыратырга була.
Бу көннәрдә авыл җирлекләре Советларында беренче квартал нәти-җәләре буенча киңәйтелгән утырышлар үткәрелә. Аларда, депутатлардан тыш, хуҗалыклар, социаль–мәдәни объектлар җитәкчеләре, авыл имамнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.
Әлеге утырышларда җирлекләрнең бюджет үтәлеше йомгаклары, санитар–экологик икеайлыкны уздыру, Җиңү бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре карала, язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы тикшерелә, социаль–мәдәни учреждение-ләрнең, сөт җыйнаучыларның эшенә анализ ясала.
Утырышларда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнаша.
ХАЛЫК ИГЪТИБАРЫНА!
24 апрельдә район мәшгульлек үзәге уку һәм эш урыннарына вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Анда эшсез гражданнар, эш эзләүчеләр, һөнәри әзерлек узарга, белемен арттырырга, квалификация күтәрергә теләүчеләр, уку йортларын тәмамлаучылар, райондагы эш бирүчеләр чакырыла.
Ярминкәдә районның, Казан шәһәре эш бирүчеләре, башлангыч һәм урта–һөнәри уку йортлары катнаша.
Ярминкә Арча балалар сәнгать мәктәбендә 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр үткәрелә. Ярминкәгә килергә теләүчеләрне көтеп калабыз. Мәгълүматлар өчен телефоннар: 3–17–33, 3–29–33.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда түбәндәге телефоннар буенча шалтыратыгыз:
1. Бердәм коткару хезмәте — 01, мобиль телефоны — 112.
2. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең кризислы хәлләрдә идарә итү Үзәге — (843)227–46–46.
3. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге — (843)293–49–95.
4. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү–коткару хезмәте — (843)272–43–12.
5. Арча районының гражданнарны саклау идарәсе — 3–59–01.
12 АПРЕЛЬДӘ район Мәдәният йортында ветераннарның үзешчән сәнгать иҗаты “Балкыш” республика фестиваленең зона бәйгесе була. Анда дүрт районнан үзешчән артистлар катнаша. Сәгать 10да башлана. Чакыру билетларын район Мәдәният йорты кассасыннан һәм район ветераннар советыннан алырга була.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы район халкын Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) “Сез халык куллану товарларының сыйфаты белән канәгатьме” бүлегендә сораштыруда катнашырга чакыра.
13 МАРТТА “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт, 3 кат) 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә. Язылу өчен телефоннар: 3–28–80, 3–18–08.
23 февральдә Арча шәһәре Галактионов урамы (“Эссен” кибете каршында) һәм Яңа Кенәрдә ярминкәләр була. Арча шәһәре ярминкәсен Наласа һәм Урта Аты авыл җирлекләре оештыра. Анда “Игенче”, “Натурпродукт”, “Круг” ширкәтләре, шәхси эшмәкәр Д.Төхвәтуллин, Сабиров крестьян-фермер хуҗалыгы катнаша. Яңа Кенәр ярминкәсен Яңа Кенәр авыл җирлеге оештыра. “Мәрҗани” ширкәтенең “Оры” бүлекчәсе, “Арча урманчылыгы”, “Тайд-Фойл” ширкәте катнаша. Башлана сәгать 7дә.
Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 24 ел тулу уңаеннан Арчаның беренче мәктәбендә батырлык дәресе үткәрелде. Анда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов һәм район ветераннар советы җитәкчесе Альберт Җамалиев катнашты.
— Канкойгыч сугыш тәмамлануга 24 ел тулса да, аның шаукымы бүгенгә кадәр дәвам итә. Әфганстан 15 мең 51 совет солдатының гомерен өзде. 257се Татарстаннан. Ә Арча районыннан әлеге сугышта 138 кеше катнашты. Өчесе сугыш кырында башын салды, 32се кайткач, тыныч тормышта вафат булды, — диде үзенең чыгышында хәрби комиссар. — Аларның берсе дә артка чигенмәде, иптәшләренә хыянәт итмәде, һәрберсе үз бурычын намус белән үтәде. Сугыш югалтуларсыз гына булмый. Киләчәгебез тыныч, күгебез аяз булсын. Сез алардан үрнәк алып яшәгез.
Укучылар да батырлык дәресен үзенчәлекле, истә калырлык матур итеп үткәрделәр. Алар оештырган концерт кунакларга бик ошады.
Батырлык дәресләре бу көннәрдә районның барлык мәктәпләрендә үтте. Укучылар әфганчылар, аларның ата-аналары белән дә очраштылар.
22 ФЕВРАЛЬДӘ 14 сәгатьтә район Мәдәният йортында Арча район Советының чираттагы утырышы була.
16 ФЕВРАЛЬДӘ Казанда Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә торак йортларны, мәктәпләрне ныклап төзекләндерү, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программалары үтәлеше каралды. Ул видеоконференция режимында узды. Соңыннан муниципаль район башлыгы Алмас Назиров районның төзелеш комплексы җитәкчеләре алдына киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча бурычлар билгеләде. Ул шулай ук һәр оешма җитәкчесеннән беркетелгән территориядә тротуарларны чис-тарту, түбәләрне боздан арындыру өчен вакытында чара күрүен таләп итте.
18 ФЕВРАЛЬДӘ Казанда РОСТО (ДОСААФ) республика оешмасының III хисап-сайлау конференциясе булды. Анда Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров гражданнарны хәрби-исәп белгечлеге буенча әзерләүдә, яшьләргә хәрбипатриотик тәрбия бирүдә РОСТО (ДОСААФ) җәмәгать оешмасының мөмкинлекләрен файдалану турында чыгыш ясады.
Соңыннан бүләкләүләр булды. Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назировка Россия ДОСААФ оешмасының III дәрәҗә “Хезмәтләре өчен” ордены тапшырылды.
УКУЧЫЛАР САРАЕНДА район һәм шәһәр ветераннар советының чираттагы утырышы булды. Утырышта ЗУЭС һәм Сикертән авыл җирлеге ветеран оешмаларының хисаплары тыңланды. Республика күләмендәге ветераннарның “Балкыш” үзешчән сәнгать фестиваленә әзерлек һәм башка мәсьәләләр дә каралды. Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды, социаль яклау, мәгариф идарәләре вәкилләре чыгыш ясады, сорауларга җавап бирделәр.
23 ФЕВРАЛЬДӘ район хәрби комиссариаты “Ладья” шахмат клубында, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, шахмат ярышлары үткәрә. 10 сәгатьтә башлана.
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына “Касыйм” ширкәте — 30000, шәхси эшмәкәр Лилия Гарәфиева (Арча) 20000 сум күчерделәр.
Арча шәһәренең көнбатыш өлешендәге мәчет төзелешенә Наҗия Фәйзрахманова (Арча) 1000 сум күчерде.
16 ФЕВРАЛЬДӘ Арча шәһәре стадионында район оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм учреждениеләре арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында чаңгыда узышу буенча шәхси-команда беренчелеге була. Ярышлар сәгать 10да башлана.
9 февральдә район хәрби комиссариатында әфган сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары район оешмалары активы җыелышы булды. Анда район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Альберт Җамалиев, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов катнашты һәм чыгыш ясады. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару һәм Ватанны саклаучылар көненә әзерлек планы билгеләнде.
2013 ЕЛНЫҢ 1 ФЕВРАЛЕННӘН яшь буенча лаеклы ялга чыгучыларның, инвалидларның һәм караучысын югалтканнарның хезмәт пенсияләре 6,6 процентка артты. Һәркем күпме пенсия алачагын якынча исәпли ала. Гыйнварда килгән хезмәт пенсиясен 1,066 коэффициентына тапкырлыйсың. Исәпләүләрнең барлык нечкәлекләрен дә язып тормыйча, кайберләрен генә әйтеп үтәбез, хезмәт пенсиясенә ай саен өстәлеп килә торган акчага (ЕДВ) һәм хезмәткә яраксызларны караган өчен бирелә торган 1200 сум компенсация түләвенә 6,6 процент кагылмый.
ГРИПП ТОТКАРЛАНА. Салкын һаваның йомшаруы йогышлы чирләр үрчер өчен уңай мохит. Быел дуңгыз гриппын (грипп вируслары төрле) олылар гына йоктырып калмады, аның белән балалар арасында да авыру очраклары теркәлде. Грипп билгеләре сизелүгә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вирусларның нинди булуына карамастан, гриппны җиңеп була. Балалар өчен гриппка каршы көрәшүче иң нәтиҗәле препарат “Тамифлю”, дип киңәш итә район педиатры А.Кузнецова.
Арча Укучылар сарае каршындагы “XXI гасыр яшьләре” клубы “Без — “Универсиада – 2013” командасы” дигән исем астында агитбригада оештырды. Алар алдагы көннәрдә Арча мәктәпләрендә чыгыш ясаячак. “XXI гасыр яшьләре” авыл мәктәпләренә чыгуны да планлаштыралар.
6 февральдә Казан телевидениесенең “ТНВ–Планета” каналы Арчага килде. Ул берничә мәктәптә булып, мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты. Аннан Арча Укучылар сараенда эшләп килгән “Нур” телестудиясе, “Тукай якташлары” әдәби берләшмәсе турында сюжет әзерләде.
Район ЗАГСы мәгълүматларына караганда, узган айда 69 бала туган, 84 кеше бакый дөньяга күчкән. Район бала тудыру бүлегенең ишегенә ничә малай, кыз туганлыгы матур итеп язып эленгән. Анда якыннарының хәлен белергә барганнар малайлар күбрәк туа икән, дип кайта. Чыннан да, бу шулай, районда гыйнварда 43 малай, 26 кыз дөняга килгән. Халык телендә уңган хатын малай таба, бәхетле ана кыз таба, диләрме әле...
Арча хоккей лигасы дәвам итә. Узган шимбә һәм якшәмбедә Югары Аты, Кесмәс, Лесхоз, Апаз, “Северный”, Яңа Кырлай командалары көч сынашты. А дивизионында Югары Аты командасы “Кесмәс”не 11:0, Лесхозлыларны 9:0, Б дивизионында “Северный” командасы Яңа Кырлай командасын 10:9 исәбе белән җиңүгә иреште һәм “Северный”лар 3:5 исәбе белән Апаз командасына оттырдылар.
БЫЕЛ РАЙОНДА 55 пенсионерга 90 яшь тулачак. Барысы 90 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк 151 пенсионер бар. Бу яшь буенча пенсиягә чыккан 11 мең 364 кешенең 7,5 проценты дигән сүз.
ЯҢА ҖИТӘКЧЕ
Яңасала авыл җирлеге башлыгы итеп Сафин Айрат Илгиз улы сайланды.
1 ФЕВРАЛЬДӘН 2013 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга беренче яртыеллыктагы бәяләр белән язылу башлана. “Арча хәбәрләре” газетасына аерым кешеләр өчен язылу бәясе — 274,38 сум, хезмәт коллективларына 316,38 сум. Газетабызга почта бүлекчәләрендә языла аласыз.
РАЙОН ВЕТЕРАННАР СОВЕТЫ рәисе Альберт Җамалиев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов һәм журналистлар Ленинград блокадасында катнашкан Арчада яшәүче Исхак Хәбибуллинның хәлен белделәр.
“Алгарыш” бизнес үзәгендә февраль аенда прокуратура вәкилләре, дәүләт ярдәме алган эшмәкәрләр белән очрашулар күздә тотыла.
Айның икенче яртысында салым инспекциясе, пенсия фонды, “ТР эшмәкәр-ләренә булышлык үзәге” вәкилләре белән очрашулар булачак.
Берлек рәисе эшмәкәрләрне дүшәмбе–җомга көннәрендә 8.30 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр, юрист чәршәмбе, җомга көннәрендә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кабул итә.
Эшмәкәрләр сорауларын arsk-progress@mail.ru адресы буенча да җибәрә ала. Тел.: 89272407873.
РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА 22631 гектарда көзге культуралар чәчелгән иде. Шуның 19740 гектары — арыш, 2751 гектары — көзге бодай, 110 гектары — тритикале, 30 гектары — көзге рапс.
КӨЗГЕ КУЛЬТУРАЛАР астына “Курса МТСы” бер гектарга — 55,1 (тәэсир итүче матдәләрдә), “Игенче”, “Кырлай” — 43,6, “Ак Барс-агро” ширкәте 33,7 килограмм минераль ашлама кертте.
ХӘЗЕРГЕ ВАКЫТТА район территориясендә уртача кар катламы 51–30 сантиметр, 39 см тирәнлектә туң бар. Уҗымнарның тармаклану үзәгендә температура — 9 градус, шикәр — 24,3–19,3 процент. Белгечләр моны уңай дип бәяли.
“КУРСА МТСы” бер гектар сөрүлек җиренә — 48,1 (тәэсир итүче матдәләрдә), “Ак Барс-агро” — 25,6 килограмм минераль ашлама туплап куйды.
“ВАМИН” хуҗалыкларында, “Союз-агро” шир-кәтендә минераль ашламалар бөтенләй юк.
РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДАГЫ 693 тракторның 287се (41 процент) ремонтланды. Иң әйбәт әзерлек “Ак Барс-агро”, “Кырлай” ширкәтләрендә — 85 процент.
281 чәчү агрегатының 184е (65 процент) әзер. “Аю”, “Ватан”, “Татарстан”, “Союз-агро”, “Акчишмә”, “Ак Барс-агро”да әзерлек — 100 процент.
Район мәшгульлек үзәге мәгълүматларына караганда, 2013 елның 1 гыйнварына барысы 200 эшсез исәптә тора. Шуның 75е, ягъни 38 проценты, 16 яшьтән 29 яшькә кадәрле яшьләр.
Бүген, традицион Студентлар көнендә, Казанда Россиягә Универсиада утын кайтару тантанасы була. Универсиада уты, дөнья тирәли сәяхәт кылганнан соң, Владивостокка кайтып житте. Көнчыгыштан көнбатышка хәрәкәт итеп, эстафета 30000 километр юл үтәчәк һәм 6 июльдә – XXVII Бөтендөнья Универсиадасын ачу көнендә Казанга киләчәк.
26 ГЫЙНВАРДА Арча шәһәре, Галактионов урамында (“Эссен” кибете каршында) Иске Чүриле һәм Кәче авыл җирлекләре ярминкә оештыра. Анда “Татарстан”, “Арча балык хуҗалыгы”, “Арча сәүдә идарәсе” ширкәтләре, Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбе, Мәрдәнов крестьян-фермер хуҗалыгы катнаша. Сәгать 7дә башлана.
БЕР КӨННЕ 9 БАЛА ТУГАН! Район өчен бу бик күп. Әлеге хәбәрне ишетүгә район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире, акушер-гинеколог Раушания Хәсәнова белән элемтәгә кердек. Менә нәрсәләр сөйләде Раушания Яхиевна: “9 бала түгел, 7 бала туды. 15 гыйнварга 38 баланың дөньяга килүе бик әйбәт күрсәткеч. Гыйнвар аеның андый уңышлы нәтиҗәне күптән биргәне юк иде. Узган елда 2011 ел белән чагыштырганда 100 бала күбрәк туган (562). Быел үткән елга караганда тагын үсеш булыр, дип көтәбез. 2нче, 3нче балаларын табучылар байтак. 35–36 яшьтәгеләр бик теләп гаиләләрен ишәйтәләр. Хөкүмәтебезнең яшь әниләргә карата мөнәсәбәте уңай якка үзгәрүдән киләдер бу.”
РАЙОНДА барысы социаль пакеттан (бушлай дару, шифаханәләрдә сихәтләнү, юл) файдаланырга хокуклы 9066 кеше (8410сы инвалид) исәпләнә. Шуның 7658е, ягъни 84 проценты социаль пакеттан баш тарткан, акчасын алуны кулайрак күрә.
ХЕЗМӘТ ПЕНСИЯСЕНЕҢ иминият өлеше 1 февральдән 6,6 процентка артачак. Инва¬лидлык яки туйдыручысын югалту буенча түләнә торган хезмәт пенсияләре дә шул ук күләмгә «калынаячак». Бүген илдә мондый пенсияләрне 37,3 миллион кеше ала. Рос¬сия Хезмәт министрлыгы аңлатуынча, хезмәт пенсияләре уртача алганда 615 сум¬га артачак.
14 ГЫЙНВАРДА куяннарга ау тәмамланды. Төлкеләрне 1 мартка кадәр ауларга була.
Аучылык хуҗалыкларында гыйнвар–февраль айларында киек кошлар һәм җәнлекләрнең исәбен алу үткәрелә.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге 2012—2013 елларда “Арча хоккей лигасы”ның алкалы хоккей буенча район беренчелегенә ярышлар оештыра. Хоккейның дәрәҗәсен күтәрү, хоккейчыларның спорт осталыгын үстерү, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, районның иң көчле командаларын ачыклау максатыннан үткәрелә ул. Ярышлар ике турда ике дивизионда оештырыла. Бер уен өйдә, икенчесе—кунакта.
Төньяк дивизионда Апаз, Хәсәншәех, “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай авыл җирлекләре, көньяк дивизионда ветераннар, яшьләр, Югары Аты, Утар Аты, Үрнәк авыл җирлеге, “Кесмәс” хуҗалыгы командалары катнаша.
Ярышларга 17 яше тулганнар һәм алардан өлкәнрәкләр тулысынча хоккейчы киеменнән кертелә. Команда составы 17 кешедән тора (3 бишлек + 2 капкачы).
1–3нче урыннарны алган катнашучылар һәм командалар медальләр, грамоталар белән бүләкләнәчәк. 1–4нче урыннарны алган командалар Арча муниципаль район башлыгы кубогына район беренчелеге ярышларында катнашачак. Белешмәләр өчен телефон: 3-20-33.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хәбәр иткәнчә, 2012 елның 12 аенда бүлек тарафыннан 81 урынга барып гражданнар кабул ителгән, халыкның кулланучылар хокуклары буенча белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән – 255 һәм эшмәкәрләр өчен 69 чара уздырылган, массакүләм мәгълүмат чараларында 221 мәкалә бастырылган. Ел дәвамында бүлек хезмәткәрләре халыктан кергән 613 мөрәҗәгать караган (93,5 проценты – сату өлкәсендә, 2,9 проценты – көнкүреш хезмәтләре, 3,3 проценты – башка төр хезмәтләр. Мөрәҗәгатьләрнең 95,4 проценты кулланучылар файдасына судка кадәр хәл ителгән). Кулланучыларга 155 дәгъва һәм 35 судка дәгъва гаризасы проектын төзүдә ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук халыкны социаль мөһим булган иң кирәкле товарлар белән тәэмин итү максатында атна саен продукция ассортиментын һәм аракы, сырага аерым сату бәяләрен тикшерү үткәрелә.
2013 ЕЛНЫҢ 22 ГЫЙНВАРЫНДА Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Любисовна Удачина 10 сәгатьтә гражданнарны кабул итә.
Алдан язылу 18 гыйнварга кадәр Банк урамы, 6в йорт (район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы, 11нче бүлмә) адресы яки 3–13–81 телефоны буенча башкарыла.
АРЧА ШӘҺӘРЕНЕҢ көнбатыш өлешендәге мәчет төзелешенә Риваль Сәмигуллин (Шушмабаш) 1000 сум күчерде.
19 ГЫЙНВАРДА 10 сәгатьтә “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында Арча муниципаль район башлыгы призына милли көрәш буенча ачык шәхси–команда беренчелеге үткәрелә.
7 гыйнварда Арча сәнгать мәктәбендә балалар өчен Раштуа чыршы бәйрәме үткәрелде. Василиск атакай котлавыннан соң балалар катнашында бик матур концерт булды, аннан бәйрәм чыршы тирәсендә дәвам итте. Әлеге чыршы бәйрәмен оештыруда Татьяна Кинозерова һәм Любовь Белова зур ярдәм күрсәткән. Соңыннан балаларга күчтәнәчләр дә өләшенде. Василиск атакай Раштуа чыршы бәйрәмен үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән “АСПК”, “Арча АТП”сы акционерлык җәмгыятьләре, “МСО–1”, “Арча КСМы”, “Тайд–Фойл” ширкәтләре җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәтен белдерде.
Арча һәм Әтнә районнары буенча пенсия фонды идарәсе шәхси эшмәкәрләргә, законда үзгәрешләр керү сәбәпле, мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте буенча иминият кертемнәренең билгеләп куелган күләме үзгәрүе турында белдерә. 2013 елның 1 гыйнварыннан аларның еллык билгеләнгән күләме 35664,66 сум (шул исәптән мәҗбүри пенсия иминияте иминият кертемнәре 32479,20 сум, медицина иминияте буенча иминият кертемнәре 3185,46 сум) булачак. “Хезмәт хакының минималь күләме турында”гы законга кертелгән үзгәрешләрдә күрсәтелгәнчә, хезмәт хакының минималь күләме айга 5205 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук “Россия Федерациясенең Пенсия фондына, социаль иминияте фондына, мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондына иминият кертемнәре турында”гы федераль законга да үзгәрешләр кертелгән. 14 маддәсе нигезендә “иминият кертеменең билгеләнгән күләме дигән төшенчә өстәлгән, өстәмәләр кертелгән. Үзгәрешләр буенча тулырак мәгълүмат алу өчен Пенсия фондына 3 кабинетка мөрәҗәгать итәргә яки 3–28–78, 3–01–78 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
29 декабрьдә Арчада (Галактионов урамы, “Эссен” кибете каршында) һәм Яңа Кенәр авылында Яңа ел бәйрәменә багышланган ярминкә була. Арча шәһәрендәге ярминкәне Урта Курса, Яңасала авыл җирлекләре оештыра. Анда “Курса МТСы”, “Союз-агро” ширкәтләре, педагогика көллияте, “Арча урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесе катнаша. Яңа Кенәрдәге ярминкәне Яңа Кенәр, Ташкичү авыл җирлекләре оештыра һәм анда “Вамин-Мәрҗани”, “Акчишмә” ширкәтләре, Яңа Кенәр лицее катнаша. Сәгать 7дә башлана.
Рәхим итегез!
АРЧА район Советының 2012 елның 14 декабрендәге 178нче номерлы карары белән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районын территориаль планлаштыру схемасы расланды.
Кызыксынган кешеләр әлеге документны раслау турындагы карар һәм схеманың үзе белән Арча муниципаль районы сайтында http://arsk.tatarstan.ru адресы буенча һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә танышырга мөмкин.
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ продукцияләрен җитештерүчеләргә үз товарларын сату өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак. Казанда республикабызда гына түгел Россиядә дә тиңе булмаган зур һәм куәтле агросәнәгать паркы ачылу алдында тора.
2008 ЕЛНЫҢ 25 ДЕКАБРЕНДӘГЕ 273–ФЗ номерлы “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль Закон, Татарстан Республикасының 2006 елның 4 маендагы 34–ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында”гы Закон нигезендә һәм 2011 елның 26 декабрендәге 95нче номерлы Арча район Советы карары белән 2012–2014 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Коррупциягә каршы комп-лекслы программаны тормышка ашыру максатыннан, дәүләт власте органнарында, җирле үзидарәләрдәге вазифаи затларның коррупцияләнгән булуы турындагы барлык билгеле фактлар һәм Арча муниципаль районында коррупция белән бәйле хокук бозулар турында (884366) 3–25–33 номеры буенча хәбәр итә аласыз (җаваплы Д.З.Абдуллин).
ПРЕДПРИЯТИЕ, оешма, учреждениеләрнең, уку йортларының Яңа елга әзерлеген район комиссиясе Арча шәһәренең үзәк өлешендә 24 декабрьдә, станция өлешендә 25 декабрьдә кабул итәчәк.
Яңа ел алдыннан “Балачак шатлыгы” хәйрия фонды 1 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр церебраль паралич белән авыручы балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән “Вак-төяк түгел!” дип исемләнгән акция уздыра.
“Балачак шатлыгы” хәйрия фондының банк реквизитлары:
ИНН 1659124296
КПП 165901001
ОГРН 1121600000796
420139, г.Казань, ул. Ю.Фучика, 91, оф. 19.
Тел.: 8 (843) 258–31–24, 8 (843) 211–41–49
Р/с 40703810424640004020
в филиале № 6318 Банка ВТБ-24 (ЗАО) г.Самара
БИК 043602955
к/с 30101810700000000955
Шулай ук сез “Фонд” буш ара “иганә суммасы” сүзе белән 7715 номерына смс җибәрә аласыз (тулырак мәгълүмат www.fund-rd.com сайтында). Әзер квитанцияне шушы сайтның “Ярдәм итәргә телим!” бүлегендә табып була. Түләү квитанциясендә “хәйрия иганәсе” дип куярга кирәк.
WebMoney: R415071559625
Яндекс-кошелек: 410011372597110
Сайтта хәйрия иганәсен on-line режимында башкарырга була.
РОССИЯ ЮРИСТЛАР АССОЦИАЦИЯСЕ 21 декабрьдә бушлай юридик ярдәм көне үткәрә. Бу көнне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә (тел.: 3–18–08) 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр гражданнарны адвокатлар, юристлар, 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр нотариус Данил Рәхимов һәм көн дәвамында прокуратура вәкилләре, ТРда кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе кабул итә.
“КАЗАН АРТЫ” тарих-этнография музее балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәрә. Гаризалар Арча шәһәре, Сызгановлар урамы, 22нче йорт адресы буенча кабул ителә. Тел.: 3–06–79.
Халык игътибарына!
17 декабрьдә ремонт эш-ләре уңаеннан 9дан 13 сәгатькә кадәр Арча шәһәре Шаляпин, Сибгатуллин, Бәширов, Сафин, Насыйри, Яшьлек, Курсави урамнарында, 13 сәгатьтән 14.30га кадәр Космонавтлар, Маяковский, ВЛКСМның 70 еллыгы, Яз, Исхакый, Ахунов, Левитан, Восточная, Островский, Яшьләр, Чишмә, Нагорная, Зур, Кирпичный тыкрыгы, Шаляпин, Сибгатуллин урамнарында ут булмый.
РЭС администрациясе
МӘҖБҮРИ МЕДИЦИНА иминиятләү полислары электрон пластик карталарга алмаштырылачак. Әлегә иске һәм яңа үрнәкләре кулланышта йөри.
ДЕПУТАТЛАР ИГЪТИБАРЫНА! 2012 елның 14 декабрендә район Советының актлар залында Арча район Советының чираттагы XXIV утырышы була. 10 сәгатьтә башлана.
РАЙОН ПОЛИКЛИНИКАСЫНЫҢ актлар залында бушка медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл булды. Аны “Ак Барс-Мед” иминиятләү компаниясе” ширкәте филиалы директоры Рәшит Абдуллин алып барды. Сөйләшү барышында шул аңлашылды: бушлай медицина хезмәте бетмәячәк.
РАЙОН ВЕТЕРИНАРИЯ БЕРЛӘШМӘСЕНӘ төлкеләрдә котыру авыруын профилактикалау өчен вакцина кертелгән брикетлар кайтты. Хәзер ветеринария белгечләре, һәвәскәр аучылар шуларны төлкеләр йөргән урыннарга тарата. Аны ашаган сәламәт төлкегә котыру авыруы йокмаячак.
Районның эпидемиологы М.Сафиуллина хәбәр иткәнчә, районда әлегә грипп очраклары теркәлмәгән. Ә менә Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә әлеге йогышлы чир ни сәбәпледер баш калкыткан. Бүген күпләр җәфаланган борынга томау төшү һәм тамак авыртуы вируслы инфекциягә бәйле. Шулай ук үпкә ялкынсынуына да вируслы инфекция сәбәпче, дип аңлаталар.
Соңгы вакытта Россия Федерациясендә яшәүчеләр яңа үрнәктәге биометрик чит ил паспортын рәсмиләштерү мөмкинлеге алдылар. Биометрик чит ил паспорты — иясе турында бөтен кирәкле мәгълүмат эченә салынган микрочип булган яңа буын чит ил паспорты. Мәгълүматны тиз укырга мөмкинлек бирүче әлеге микрочип чик буе контроле зоналарын үтү процессын тизләтергә ярдәм итә.
2010 елның 1 мартыннан яңа үрнәктәге паспорт белән эш итү вакыты 10 ел тәшкил итә, ягъни иске чит ил паспортының гамәлдәге срогыннан 2 тапкыр артык. Бу, мәсәлән, визаларны 3 елдан 5 елга кадәр куллану мөмкинлеге бирә. Шуның нәтиҗәсендә паспорт битләре саны да 45кә кадәр артты.
Тагын бер өстенлеге — чит ил паспортын алу өчен гаризаны Интернет ярдәмендә электрон вариантта бирергә мөмкин. Аннан биометрик паспортны төрле яшьтәге балаларга рәсмиләштерергә кирәк, алар турындагы мәгълүматлар хәзер өлкәннәр паспортына кертелмәячәк.
8 ДЕКАБРЬДӘ Арча шәһәре, Галактионов урамында (“Эссен” кибете каршында) Иске Кырлай һәм Утар Аты авыл җирлекләре ярминкә оештыра. Анда “Вамин-Арча” ширкәте, “Сафиуллин”, “Шакирҗанов” крестьян-фермер хуҗалыклары, “Вамин-Татарстан”–“Арча сөт комбинаты” акционерлык җәмгыяте филиалы, Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбе катнаша. Башлана сәгать 7дә. Рәхим итегез!
30 НОЯБРЬДӘН 31 ГЫЙНВАРГА КАДӘР Арча шәһәре башкарма комитеты тарафыннан урамда хуҗасыз йөргән этләрне ату оештырыла. Шул сәбәпле этләрегезне бәйдә тоту сорала.
9 декабрь — Бөтенроссия коррупция белән көрәш көне дип билгеләп үтелә. “Татарстан Республикасы яшьләре берлеге” төбәкара җәмәгать оешмасы ярдәме белән коррупциягә каршы темага иң яхшы рифмалаштырылган юллар һәм плакатлар, видеороликлар, такмакларга район бәйгесе игълан ителә.
Конкурста җиңүчеләрне призлар көтә. Авторлык эшләре “Татарстан Республикасы яшьләре берлеге” тарафыннан бөтен республика буйлап таратылачак.
Үз эшләрегезне 5 декабрьгә кадәр Арча район Советына тапшырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (884366) 3–25–33.
12 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция уздырыла. Наркотиклар буенча нинди дә булса мәгълүмат алгансыз икән, бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә 8(84366) 3–12–02 номерына шалтыратыгыз.
Соңгы вакытта безнең район территориясендә автомашина салоннарыннан әйберләр (антирадар, автомагнитола, колонкалар һ.б.) урлау очраклары ешайды. Мондый хәлләргә тарымас өчен машиналарыгызны төнгә бикләнә торган урынга куярга тырышыгыз, аның эчендә караклар кызыгырлык әйберләр калдырмагыз.
Россиядә һәр егерме җинаятьнең берсе — фатир басу. Аларның яртысын шомарган, бик оста караклар яки оешкан җинаятьче төркемнәр ясый. Мондый җинаятьләрнең 80 проценттан артыгы эш көннәренә туры килә. Шуларның 66,2 проценты 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр ясала. 35 процент очракта йозакка ачкыч яратып яки йозакны ватып, кисеп керәләр.
19 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр Арча районы территориясендә “Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир” дигән комплекслы операция үткәрелә. Ул милек җинаятьләрен профилактикалауга, объектларны, фатир һәм йортларны ведомстводан тыш сак астына алуны активлаштыруга юнәлдерелгән.
Сорауларыгыз булса безнең адрес: Арча шәһәре, Комсомол урамы, 12 йорт, телефоннар: 3–02–02, 3–05–02, 3–04–02.
САБАДА 3–4 НОЯБРЬДӘ муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасының шәһәр округлары һәм башкарма властьның дәүләт органнары территориаль (район, шәһәр) подразделениеләре хезмәткәрләре арасында спартакиада үтәчәк. Анда мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат, шашка, гер спорты буенча ярышлар оештырылачак.
ГАЗЕТА УКУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА!
2013 елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына язылу бара. Аерым кешеләр өчен 274,38 сум, хезмәт коллективларына 316,38 сум. Газетабызга почта бүлекчәләрендә языла аласыз.
24 ОКТЯБРЬДӘН 31 ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР Татарстан Республикасы территориясендә “Автомобилеңне сакла!” дигән акция уздырылды. Моңа республика территориясендә автотранспортны урлау фактлары ешаю сәбәп булган.
Автомобилегезне урлап китмәсеннәр өчен аларны бигрәк тә төнлә караучысыз калдырмаска киңәш ителә. Аларны блоклаучы яки сигнал җайланмалары белән җиһазларга, гаражларда сакларга.
Киткәндә ишекләрне бикләгез, тәрәзәләрне ябыгыз, салонда, бигрәк тә күренә торган урында кыйммәтле әйберләр, документлар калдырмагыз. Һәрвакыт кабызу ачкычларын, машина гаражда торганда да, үзегез белән алыгыз.
3 НОЯБРЬДӘ Арча шәһәре, Галактионов урамында (“Эссен” кибете каршында) һәм Яңа Кенәр авылында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ярминкә була. Арчадагы ярминкәдә “Ак Барс-агро” ширкәте, “Арча элеваторы”, “АСПК” җәмгыятьләре, 5нче гимназия, Яңа Кенәр авылында “Вамин-Мәрҗани” ширкәтенең “Таң” бүлекчәсе, “Кенәр-Техносервис” ширкәте катнаша. Башлана сәгать 7дә. Рәхим итегез!
ДЕПУТАТЛАР ИГЪТИБАРЫНА!
2012 елның 27 августында район Советының актлар залында район Советының чираттан тыш XXI утырышы була.
9 сәгатьтә башлана.
25 АВГУСТТА Татарстан Республикасы һәм Арча шәһәре көннәренә багышланган мәктәпләр ярминкәсе һәм чәчәк күргәзмәсе узачак. Ярминкә Галактионов урамы мәйданчыгында (автостоянка) иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана.
29 АВГУСТТА Арча стадионында Татарстан Республикасы, Яшьләр һәм Арча шәһәре көннәренә багышланган бәйрәм узачак. Программада: республиканың танылган эстрада артистлары концерты, спорт һәм халык уеннары, дискотека һәм бәйрәм салюты. Башлана 17.00 сәгатьтә.
20 августтан 20 сентябрьгә кадәр “Игъти-бар – балалар!” дигән республика профилактик чарасының II этабы үткәрелә. Бу чорда транспорт йөртүчеләргә таләп-ләр көчәйтелә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска, юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат искә төшерү зыян итмәс. Тиздән мәктәпләрдә укулар башлана. Балалар белән дә бу өлкәдә күп эш алып барылачак. Төрле очрашулар, әңгәмәләр үткәрү алар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат искә төшерергә ярдәм итәчәк.
2012 елның 28 августында 9.00дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләт-ле вәкиленең Арча районындагы җәмәгать ярдәмчесе белән берлектә Арча районы прокуратурасы гражданнарның хокукларын яклау һәм ирекләрен саклауга кагылышлы сораулары буенча гражданнарны кабул итә. Кабул итү прокуратура бинасында, Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1 йорт адресы буенча булачак.
2012 елның 8 сентябрендә үзәк стадионда Арча муниципаль районының оешма һәм учреждениеләренең җаваплы хезмәткәрләре арасында 4нче җәйге спорт уеннары үткәрелә. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Игътибар: өйрәнүләр!
Хөрмәтле гражданнар, Татарстан Республикасын террорчылыктан сакланышын тикшерү максатыннан 20 июльдән 27сенә кадәр өйрәнүләр уздырыла.
Хокук саклау органнары тарафыннан Казан шәһәренә килеп шартлаткыч җайланмалар муляжларын урнаштыру өчен “Универсиада-2013” спорт комплексына, транспорт объектларына (аэропорт, вокзал һәм башкалар), кинотеатрлар һәм башка халык күп җыела торган урыннарга керергә тырышкан “диверсантлар”ны ачыклау һәм тоткарлау планлаштырыла.
“Диверсантлар” (20–40 яшьлек, славян кыяфәтендәге, спортчы буй-сынлы ир–атлар) шәхси фатирларда яшәү, автотранспортны арендалау, SIM–карта һәм кәрәзле телефон алуда, күрсәтелгән объектлар һәм башка оешмаларга әйберләр алып баруда халыктан ярдәм итүләрен сораячак. Алар кибетләрдән, даруханәләрдән күпләп химик матдәләр алырга, Казан шәһәрендәге төрле предприятиеләр эше белән кызыксынырга, фотога төшерергә тырышачак. “Диверсантлар” кунакханәләрдә, шәхси фатирларда яшәргә, вакытлыча эшкә урнашырга, төрле сәбәпләр табып оешма һәм учреждениеләргә керергә мөмкиннәр. ТРның хокук саклау структуралары, әгәр дә “диверсантлар” катнашы булган хәрәкәтләр күзәтелсә, сездән хокук саклау хезмәтләренең 8–800–200–02–94, 8–800–550–50–07 (Россия территориясе буенча бушка), (8843)231–49–00 бердәм телефоннары, www.vk.com/antiterror_2012 Интернет челтәре аша хәбәр итүегезне сорый.
Татарстан Республикасының теләсә кайсы полиция бүлегенә 02 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.
Алдан ук мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт җиткерәбез.
Кыйммәтле мәгълүматлар өчен акчалата бүләк биреләчәк.
7 ИЮЛЬДӘ “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Ладья” шахмат клубында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф идарәсе, Укучылар сарае һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлеге белән берлектә районның иң көчле шахматчыларының берсе Хәйдәр Сафин истәлегенә шахмат буенча ачык турнир үткәрелә. Башлана 10 сәгатьтә.
УМАРТАЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА! 5 июльдә сәгать 10да авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендә умартачылар җыелышы була.
Вахитов һәм Әмәт станцияләре ачылганнан соң көнчыгыш юнәлешендәге шәһәр яны поездлары Казан шәһәрендәге соңгы пунктка кадәр йөри башлады.
22 ИЮНЬ — Хәтер һәм кайгы көнендә сәгать 10да “Дан” монументы янында “Якташларга багышлана” дигән митинг була.
РОССИЯ ЮРИСТЛАР АССОЦИА-ЦИЯСЕ 22 июньдә — Хәтер һәм кайгы көнендә бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.
Сезне бу көнне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә (тел.: 3–18–08) 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр— адвокатлар, 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр нотариус Рәзинә Низаметдинова, 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр нотариус Данил Рәхимов кабул итәчәк.
ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНДАШЛАР!
Барыгызны да 24 июньдә узачак Наласа авылының 500 еллык юбилеена багышланган бәйрәмгә чакырабыз. Тантана 11 сәгатьтә башлана.
7 июнь “Тимер юлны чыгу урыннарында куркынычсызлыкны сакла” девизы астында Халыкара игътибарны җәлеп итү көне дип игълан ителде. Аны Халыкара тимер юл берләшмәсе, БМОның Европа икътисад комиссиясе белән берлектә, тимер юлларны чыгу урыннарында һәлакәтләрне кисәтү максатыннан эшләде. Тимер юлларны чыкканда сак булыгыз. Җәяүлеләргә тимер юл аша махсус эшләнгән урыннардан йөрергә, булмаган очракта игътибарны тирә–юньгә юнәлтергә, ә машина йөртүчеләргә куркынычсызлык янамауганлыгына инанганнан соң гына чыгарга кирәк.
Ветераннар арасында “Балкыш” дигән үзешчән башкаручыларның республика фестивале үткәреләчәк. Район фестивален оештыру комитеты катнашырга теләге булган үзешчән ветераннарыбызны беренче сайлап алу турына чакыра. Анда аерым җыр, вокаль, вокаль–инструменталь ансамбльләр, хор, фольклор, шигърият, хореография номинацияләре буенча көч сынап карарга була. Катнашырга теләгәннәргә 27 июньгә кадәр Арча район Мәдәният йортының методик кабинетына гариза бирергә кирәк. Элемтәгә керү өчен телефоннар: 3–33–97, 3–33–94. Фестивальгә бәйле сораулар буенча 3–28–45 телефоны аша район ветераннар советына мөрәҗәгать итә аласыз.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ 2006 елның 4 маендагы 34–З РТ номерлы “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында”гы Законы нигезендә һәм Арча муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча комиссия утырышы карарын үтәү максатында, сез дәүләт власте органнарында, җирле үзидарәләрдәге вазифаи затларның коррупцияләнгән булуы турындагы барлык билгеле фактлар һәм Арча муниципаль районында коррупция белән бәйле хокук бозулар турында 3–00–44 номеры буенча хәбәр итә аласыз (комиссия секретаре Д.З.Абдуллин).
РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫ КАРАРЫ БЕЛӘН 5 июньнән 25 июньгә кадәр хуҗалыклардагы терлекләр өчен дару үләннәре әзерләү оештырыла. Бу мөһим эштә район предприятиеләре, оешмалары, уку йортлары коллективлары да катнашачак.
Арча муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Р.Гыйльмуллин хәбәр иткәнчә, махсус янгынга каршы режим вакытында районда 4 янгын (1 бина янып бетә, 3сенә зыян килә), 2 коры үлән һәм чүп яну очрагы теркәлде. 2 кеше йорт һәм административ бина янында чүп яндырган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Шуңа бәйле рәвештә авыл җирлекләре башлыкларына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын часте хезмәткәрләренең һәм янгын техникасының тәүлек буе кизү торуын оештыру, торак пунктларны су белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк.
Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан РФ Президенты указы (7 май, 2012 ел) нигезендә Россия Пенсия фонды даими рәвештә Россия Федерациясендә яшәүчеләргә май-июнь аенда бер мәртәбә өстәмә акча түли. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, балигъ булмаган яшьтә фашистлар концлагерьларында һәм башка мәҗбүри булган урыннарда газап чиккәннәр, Финляндия, фашистлар Германиясе, Япониягә каршы сугышларда һәлак булганнарның, вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашканнарның һәм Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол калган хатыннарына 5000 сум, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр иң кимендә алты ай тылда эшләгән (вакытлыча оккупация-ләнгән СССР территорияләрендә эш вакытын кертмичә), Бөек Ватан сугышы вакытында үз-үзләрен аямыйча эшләп, СССРның орден, медальләре белән бүләкләнгән, нацистлар концлагерьларында, төрмәләрендә булганнарга 1000 сум өстәмә акча биреләчәк. Татарстанда 115 меңгә кадәр шушы категорияләргә кергән гражданнар алачак һәм ул акчалар пенсиягә өстәлеп киләчәк.
30 майда сәгать 10да “Казан арты” тарих–этнография музеенда “Дөньяның күбәләкләре һәм коңгызлары” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Рәхим итегез!
ДЕПУТАТЛАР ИГЪТИБАРЫНА!
26 майда район Советының актлар залында Арча район Советының чираттан тыш XIX утырышы була. 10 сәгатьтә башлана.
Россия Федерациясе Президентының 2011 елның 23 май көнне чыккан 668нче номерлы “РФ эчке эшләр министрлыгы һәм аның территориаль органнары каршындагы иҗтимагый советлар турында”гы Указын тормышка ашыру максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегендә 6 кешедән торган иҗтимагый совет төзелде.
Иҗтимагый советның төп максатлары булып гражданнарга бүлек эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдә катнашу (шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша), эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эшләре турындагы халык фикеренә анализ ясау, шул мәгълүматны җитәкчелеккә җиткерү, шулай ук иҗтимагый тәртип саклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда хезмәттәшлек итү, закон бозуларга каршы профилактика үткәрү тора. Беренче утырышта совет әгъзалары оештыру мәсьәләләрен карады, киләчәккә эш планнарын кабул итте.
Район халкы игътибарына: иҗтимагый совет рәисе М.М. Шиһапов һәр айның өченче җомгасында 14тән 16 сәгатькә кадәр Арча шәһәренең Зур урамындагы 70нче йортта (иҗтимагый тәртип саклау пунктында) кабул итәчәк. Беренче очрашу 25 майда көтелә.
21 МАЙДА сәгать 10да “Казан арты” тарих–этнография музеенда 49 ел “Иск–ра” колхозы рәисе булып эшләгән якташыбыз турындагы “Фәйзи Галиев” китабын тәкъдир итү була. Танылган җитәкче белән очрашуда катнашырга чакырабыз.
ХОКУК САКЛАУ ОРГАННАРЫ хезмәткәрләренең гражданнарның хокукына каршы кылынган гамәлләр булса, район прокуратурасына яки 3–10–80, 3–16–80 телефоннарына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк.
19 МАЙДА Арча районара тикшерү бүлеге бинасында (Галактионов урамы, 3нче йорт) Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция полковнигы Павел Михайлович Николаев гражданнарны кабул итә. Кабул итү 13 сәгатьтә башлана. Алдан язылу өчен 3–02–63 телефонына шалтыратырга була.
АРЧА РАЙОНЫ икътисадын һәм халык хуҗалыгы предприятиеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү максатында яшьләрне югары һәм урта махсус уку йортларына максатчан юллама белән укырга җибәрү өчен ихтыяҗ булган белгечләр турында 21 майга кадәр район Мәшгульлек үзәгенә хәбәр итәргә кирәк.
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 67 ЕЛЛЫГЫНА багышланган демонстрация һәм тантаналы митинг 8 майда Арчаның Советлар мәйданында уза. Башлана 10 сәгатьтә.
6 МАЙДА элеккеге юл идарәсе каршындагы мәйданда орлыклар, үсентеләр, орлык бәрәңгесе сату оештырыла. 7 сәгатьтә башлана.