Хәбәрләр

      2016 елның     20   ноябрендә Татарстан Республикасының Арча районы “Иске Чүриле” муниципаль берәмлеге территориясендә үткән референдумда үзара салым кертү турында карар  кабул ителде.

     Бер тапкыр җыем (елга бер мәртәбә) авыл җирлегендә яшәү урыны буенча  теркәлгән  балигъ булган бер кешегә – 200, ә көндезге бүлектә укучы студентларга, беренче төркем инвалидларга һәм 70 яшьтән узган кешеләргә 100 сум тәшкил итә.

  Республика бюджетыннан дүрт тапкыр арттырылган финанс ярдәмен 2017 елда алу өчен үзара салым акчаларын 2017 елның 25 мартына кадәр түләргә  кирәк.

  Квитанциядә түләүченең фамилиясе, яшәү адресын, ИННы һәм түләү суммасын күрсәтегез. Үзегез белән паспорт булу шарт. “Ак барс” банкында комиссиясез түләргә була. Башка банкларда әлеге квитанция буенча түләү банк тарифы нигезендә алына.

Сезнең акчалар авыл җирлеген төзекләндерүгә тотылачак.Үзара салым акчаларын максатчан файдалануын гарантиялибез.

 

Белешмәләр өчен телефон – 57-3-48.

Иске Чүриле авыл җирлеге.

Образец квитанции по уплате самообложения граждан за 2017г.(1).doc

Соңгы яңарту: 2019 елның 14 мае, 14:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International