Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел. 1944 нче елның 27 нче гыйнвары - Ленинград шәһәренең дошман камалышыннан чыккан көне. Ленинград шәһәре 1941 елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 77 ел тулу уңаеннан Арча районында да искә алу чаралары уза.

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International