Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә “Ел укытучысы – 2022” һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Татар мәктәпләре арасында 7 укытучы финалга сайлап алынган иде. Алар өч төрле – “Ел укытучысы - 2022”, “Иң яхшы татар теле укытучысы”, “Педагогик дебют” номинацияләрендә көч сынаштылар. Конкурста Кәче төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Фәнүзә Рафаэль кызы, шул ук мәктәпнең география укытучысы Гарәпшин Рәдиф Миннехан улы, Утар - Аты төп гомуми белем мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Сабиров Илнар Ильяс улы, Носы төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Гөлүзә Бари кызы, Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбенең технология укытучысы Сәләхиева Миләүшә Радик кызы, Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Төхбәтуллина Ләйсән Хөрмәтулла кызы һәм математика укытучысы Шаһидуллина Гөлгенә Рүзәл кызы катнашты. Алар, заман технологияләрен кулланып, дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр. Укытучыларның һөнәри осталыгын Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениясе методистлары Хәкимов Айнур Әнвәр улы, Глазкова Ирина Борис кызы, Сафиуллин Илшат Рашат улы, Гыйбадуллин Илназ Зөфәр улы, Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы бәяләде. Алар укытучыларның дәресләре югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

2022 елның 14 гыйнвары, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International