“Арча шәһәре бала үсеше үзәге - 4 нче балалар бакчасы” нда балаларга ана телен өйрәтү буенча “Театр эшчәнлеге аша ана теленә мәхәббәт тәрбияләү” исемле республикакүләм семинар булып узды. Бу семинарга “Мәгариф” һәм “Гайлә һәм мәктәп” журналлары журналисты Лотфуллина Фания Альбертовна катнашты. Семинар балалар бакчасының музыка җитәкчесе Закирова Раушания Наилевна иҗат иткән “Без Тукай оныклары” җыры белән башланып китте. Семинарда педагоглар заманча методик алымнар белән таныштырдылар. Сәмигуллина Альбина Радиковна “Бусоград” методикасы, Шарифуллина Айгөл Мөзакировна театрның имерсив алымы белән, Хаматуллина Лилия Нурисламовна театрның тантамареска төре белән таныштырдылар. Бу чара бик файдалы һәм кызыклы үтте.

2022 елның 18 мае, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International