Хөснетдиновлар гаиләсе Илсур Әюп улы һәм Раилә Шәйдулла кызы Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнаштылар, өйдә тавыш бирделәр. Җитди сәбәпләр аркасында алар бу хакта алдан ук 974 нче Урта Курса сайлау участогына гариза биргәннәр. 1974 елның 13 мартыннан бирле бергә атлаган ир белән хатын бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. Алар һәрвакыт сайлауларда катнашалар, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәләр. Сайлау комиссиясе әгъзалары юбилярларны искиткеч дата белән котладылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

2024 елның 15 марты, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International