Арча районы делегациясе Татарстан кыр көнендә катнаша

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров «Татарстанда кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмәне ачты. Күргәзмә Лаеш районында уза һәм 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Бу чарага без узган елның көзеннән үк, уҗымнарны чәчүдән әзерләнә башладык. Бүген сез барлык бу эшнең нәтиҗәсен күрәсез. Делянкаларда перспективалы культураларның 100гә якын яңа сортлары һәм гибридлары тәкъдим ителә. Алар арасында, мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгы бодае да бар, ул шушы чарага 10 ел дәвамында чыгарылды һәм хәзер дәүләт сынавы уза, шәмәхә орлыклы Надирә бодае сорты һәм кукуруз, көнбагыш, борчак, бәрәңге, киндер, нут кебек башка төр культуралар һәм сидератлар бар», - дип сөйләде Марат Җәббаров.

Күргәзмәдә иң яңа, заманча авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителәчәк, тест-драйвлар һәм демо-күрсәтүләр узачак. Шуны әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә басуларны ташлардан чистартырга ярдәм итә торган таш җыючы эше күрсәтеләчәк. Агросәнәгать комплексы тармагын цифрлаштыру белән дә танышырга мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы катнашучыларның игътибарын бизнес-очрашулар зонасында эшлекле сөйләшүләр уздырырга мөмкин булуына да юнәлтте. Эш программасы чаралары кысаларында фәнни-гамәли семинарлар, конференцияләр һәм түгәрәк, мастер-класслар була. Аларда авыл хуҗалыгы тармагындагы тенденцияләр, актуаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары каралачак.

Чара кунаклары иң матур конкурны күрә алачак. Ә кафе һәм рестораннар фуд-кортында нәкъ менә безнең Татарстан фермерлары продукциясеннән әзерләнгән төрле ризыклар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунакларны Татарстан кулланучылар оешмалар берлеге (Татпотребсоюз) милли ашлар белән дә сөендерәчәк.

“Фермерлар үз продукциясен, шулай ук үзмәшгульләр дә үз продукциясен тәкъдим итәләр. Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 200ләп экспонент катнаша”, - дип билгеләп үтте министр һәм катнашучыларга да, кунакларга да бу көннәрне мөмкин кадәр кызыклы һәм файдалы итеп үткәрүләрен теләде.

Күргәзмәне ачу тантанасында Россия ашлык берлеген үстерү департаменты директоры Сергей Турнин, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов һәм Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International