Сәламәтлекне әллә каян эзлисе юк!

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Бөтенроссия сәламәтлек көне 7 апрельдә бөтен ил буенча эстафета буларак үтте.

Безнең районда да иртәдән башланды ул. Кем тели шул һәм мәктәп укучылары Арча стадионына төште, район Мәдәният йорты каршына җыелды. Иртәнге сәгать 9да сәламәтлек эстафетасы – күмәк күнегүләр, биюләр башланды. Мәгариф учреждениеләрен үз кочагына алды ул.

Билгеле, аның максаты изге. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Иртәңне төрле күнегүләрдән башласаң, көнең яхшы кәеф, күтәренке күңел белән үтәчәк, иң мөһиме – сәламәтлегең яхшы булачак. Бу яңалык түгел. Район мәгариф хезмәткәрләре проф-союз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов: “Мин көн саен иртән 45 минут физик күнегүләр ясыйм, – дип сөйли. – Мондый акцияләр эзсез үтмәсен иде. Ул сәламәт яшәү рәвешенә старт булырга тиеш. 2021 ел безнең профсоюз тормышында “Спорт. Сәламәтлек. Озын гомер” елы буларак игълан ителде. Сәламәтлек спартакиадасы кысаларында безнең башлангыч профсоюз оешмалары арасында спорт ярышлары булып тора. Ә ул ярышларда әзерләнмичә генә катнашып булмый. Мәсәлән, волейбол, йөзү, йөгерү, чаңгыда шуу, батминтон, дартс, ату, өстәл теннисы, шахмат, шашка, җиңел атлетика – һәр спорт төре җитезлекне, нык-лык, көчне таләп итә. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Бөтенроссия сәламәтлек көне һәркайсыбызны уйландырсын иде – сәламәтлегеңне син ничек кайгыртасың?”

Шимбә көнне җай булганда “Доктор Мясников. Россия 1дә медицина программасы” дигән тапшыруны карыйбыз. Тәҗрибәле табибның кызык-лы фикерләре күп. Берсен әйтеп үтәм. Кан басымыгыз күтәрелеп, авыртып табибка барсагыз, ул сезгә иң башта ашау сыйфатын үзгәртергә һәм физик хәрәкәт, йөрүне тәкъдим итәргә тиеш. Ул кушканнарны үтәп тә, сәламәтлегегез яхшырмаса, шул вакытта гына доктор сезгә дарулар яза. Әгәр дә сез беренче тапкыр мөрәҗәгать итүгә доктор сезгә дарулар язса, ул доктор түгел. Кызык-лы фикерме? Димәк, кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш.

Ул көнне – Бөтенроссия сәламәтлек көнендә стадионнан менеп килгәндә каршыма яңа 75 яшен тутырган Бари Бакиров очрады. Арча үзәк китапханәсеннән йөгерә-атлый чыгып килә иде. “Балалар белән очрашуда булдым”, – диде. Алар очрашуда Арча педагогика көллиятендә бергә эшләгән (физик тәрбия педагоглары) Ягъфәр Шәмиев белән булганнар. Сокланырлык кешеләр. Ә күпме яшьләрнең йөрәгенә спорт рухы салды алар! Үсеп килүче буынга аларның әйтер сүзләре бар – иренмәскә, гел хәрәкәттә булырга!

Кызганыч, балаларны хәзер телефоннан аерып булмый. Бари Каюмович берьюлы болай ди: “Балалар үсә. Ә йөрәкләре, хәрәкәт булмагач, үсми...” Бик кызганыч күренеш. Әти-әниләр: “Ял көннәре телефон белән үтә”, – дип “зар елыйлар”.

Үткән якшәмбе көнне малайлар белән (11 яшь) стадионга төштек. И-и, рәхәтләнделәр. Атынгычларда атындылар, турникта мәш килделәр, тренажерларда шөгыльләнделәр. Янәшәбездә волейбол уйнаучы егетләр дә бар. Күңелле! Ни күрим: таудан җил-җил атлап ак яулыклы бер апа төшеп килә. Туп-туры безнең янга – тренажерларга килде. Ачык йөзле апа. Сөйләшеп киттек.

– 78 яшьтә. Нурзидә апаң Шакирова булам, – дип таныштырды ул үзе белән. – Көнгә әллә ничә төшәм стадионга. Сәламәтлекне әллә каян эзлисе юк – хәрәкәттә ул!

Очрашып, бер сөйләшеп утырырбыз әле дип, саубуллаштык без аның белән. Нурзидә апа эшне кызу тотты: тренажерда шөгыльләнә калды...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International