Озак көтәсе калмады

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

9 апрельдә район, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында язгы кыр эшләре планнарын кабул итү булды.

Бу көнне һәр хуҗалык вәкиле эш планы белән таныштырды. Гадәттә мондый җыелышларда чыгыш ясаучы күзен кәгазьдән алмый. Дөрестән дә, дистәләгән санны каян хәтерләп бетермәк кирәк.

Ә менә “Ватан” ширкәтенең баш агрономы, озак еллар шушы вазифаны  башкаручы, Татарстанның атказанган агрономы Габдрәис Рамазанов трибунага папкасын ничек ябык килеш алып менгән булса, шул килеш ачмыйча да алып төшеп китте. Кайсы басуга нәрсә чәчәсен, анда кем эшлисен, күпме, нинди ашлама кертәсен  яттан белә ул.

Ярар, Габдрәис ага, кем әйтмешли, теше чыкканнан бирле шул басуларында-кырларында инде. Ә менә безнең якларга әле күптән түгел генә язмыш җилләре ташлаган “Яңарыш” хуҗалыгы җитәкчесе Илгизәр Садыйков барын да кай арада өйрәнеп бетергән диген! Ул да бөтен саннарны яттан белә. Район башлыгы Илшат Нуриев механизаторларны язгы чәчүдә кызыксындыру тәҗрибәсе белән уртаклашуын да сорады аннан. Һәр көн смена азагында үзе яки белгечләре норманы арттырып үтәгән тракторчыга премия биреп чыга. Әрләп түгел, менә шулай хөрмәтләп, кызыксындырып эшләтергә кирәк җир кешесен. Шуңа күрә эшләре дә гөрләп бара аларның!

“Северный” ширкәтендә дә инвесторның зур планнары бар. Моңарчы да җитәкче Рөстәм Хәйруллин озак еллар хуҗалыкны алдынгылар сафында тотты. Яңа җитәкче Илнар Мөхлисов сүзләренә караганда, тагын да текәрәк үрләрне яуларга исәпләре. Инде бөтен техника паркын яңартырга тотынганнар.  50 млн сумлыгы кайтып утырган инде, тагын 150 млн сумга техника алырга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, заманча терлекчелек комплексы төзергә дә җыеналар икән.

Район башлыгы Илшат Нуриев кайбер хуҗалыкларда ашламаларның аз булуына игътибар итте.

– Арча Буа түгел, монда тәртә тыксаң арба үсми. Могҗизага ышанмагыз, бездә ашламасыз уңыш алып булмый, – диде ул.

Ә рәсми саннарга күз салсаң, дөрестән дә, могҗиза көтүчеләр бар, күрәсең. 9 апрельгә район буенча бер гектарга уртача 55,4 кг (тәэсир итү матдәсендә) ашлама тупланган булса, “Ак барс” агрокомплексы”нда ул –  31, “Төрнәле–Пошалым”да – 33,7, “Тукай”да 34,1 килограмм гына. 

Булганын әрәм-шәрәм итүгә юл куймаска чакырды район җитәкчесе. Эремә үзәге ясау урыны булдыру таләбе дә үтәлергә тиеш.

– Кешеләр җитми, тегеннән-моннан алып кайтабыз дип зарланабыз. Үзебездә Арча агросәнәгать көллияте була торып, анда балаларны укырга җибәрү турында уйламыйбыз, – диде Илшат Габделфәртович хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Без  балаларны стипендия түләп, укып бетергәч кире үзегезгә кайта торган итеп килешү төзеп  укытырга тәкъдим итәбез.

Көллият җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев үз чыгышында уку йортында белгечлекләр, шартлар турында бик тәфсилләп сөйләде. 

– Район мәктәпләренең барысын да бер кат йөреп, безгә укырга килергә теләүчеләрне барлап чыктык. Мәсәлән, Урта Пошалым мәктәбенең 5 чыгарылыш укучысы безгә килергә теләк белдерде. Максатчан укыту буенча “Курса МТСы” бик яхшы эшли. Бүген дә бу хуҗалык 3 стипендиатын укыта. Узган ел безнең уку йортын тәмамлаган комбайнчылары республика бәйгесендә дә җиңеп чыкты, – диде Зөлфәт Миннефәрович.

Төзегән планнары буенча күпчелек хуҗалыклар да язгы кыр эшләрен иң әйбәт срокларда башкарып чыгарга уйлыйлар. Кәгазьдә бар да әйбәт, калганын тормыш үзе күрсәтер, озак көтәсе калмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International