Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына видеоконференция режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Республика чаралары планын үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 29 апрелендә 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр видеоконференция режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Булган сорауларны 2021 елның 22 апреленә кадәр Leysan.Sagitova @tatar.ru. электрон почтасына җибәрү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International