Арчада – чит ил экспертлары

2021 елның 24 сентябре, җомга

Хәзерге вакытта Россия төбәкләрендә булган чит ил экспертлары Арчага да кайттылар.

Без алар белән Арча Мәдәният йортында урнашкан 939нчы номерлы сайлау участогында очраштык.

Чит ил экспертлары сайлаулар барышын күзәтүчеләр түгел. Алар Россиягә халыкара фәнни конференциядә катнашырга килгән. Һәм Дәүләт Думасына сайлаулар барышында Россиядә сайлау практикасы белән танышырга да булганнар.

Безнең Арчага Бавария Ландтагы депутаты Ульрих Сингер, Мавритания Ислам Республикасының икътисади һәм социаль советы генераль секретаре Мухаммед Махмуд Эль Хадж Брахим, Сирия Гарәп Республикасы Халык депутаты Самир Хаджар килгән иде. Аларны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы төбәге белән идарә итү Үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская озатып йөрде.

Чит ил экспертлары сайлау участокларында булып, сайлауларның оештырылуы, барышы белән кызыксындылар.

Алган тәэсирләре белән уртаклашу, фикерләрен белү максатыннан Ульрих Сингерга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Тулаем алганда Россиядә сайлау процессын сез ничек бәялисез?

– Сайлау процессы монда ирекле һәм гадел бара. Әлегә кадәр бернинди кимчелек тә күрмәдем.

– Сез моңа кадәр кайсы илләрдә сайлауларда катнаштыгыз? Россиядә сайлаулар процессын күзәткәнегез бар идеме?

– Украинада, Әзер-бәйҗанда, һәм, әлбәттә, Германиядә булдым. Россиядә беренче тапкыр һәм эксперт буларак катнашам.

– Бездә “Мобиль сайлаучы” системасы эшли, видеокүзәтүләр кертелде. Сезнең аларга карашыгыз ничек?

– Бездә андый әйберләр юк. Шуңа минем өчен яңалык бу. Нәрсә дип әйтим? Минем уйлавымча, бу бик яхшы. Ул гаделлек өсти. Сайлау участогына килә алмаган очракта кешеләргә өйләрендә сайлау мөмкинлеге дә бирелә.

–  Сайлау барышында күзәтүчеләр катнашуы турында фикерегез ничек?

–  Җәмәгатьчелек күбрәк катнашкан саен яхшырак. Һәм бу бик мөһим әйбер, дип уйлыйм. Видеокүзәтү турында да әйтеп үтәсем килә. Ул сайлаулар барышын тулысынча күзәтеп барырга мөмкинлек бирә.

– Безнең районда бу сезнең икенче сайлау участогы. Беренче тәэсирләрегез нинди?

– Бар да яхшы оештырылган. Иртәнге якта ук 10 процент сайлаучы катнашкан инде. Димәк, кеше кызыксына, битараф түгел.

– Сайлаулар пандемия чорында үтә. Сезнеңчә ничек, сайлау участогында барлык эпидемиология шартлары да үтәләме?

– Мин күргән бар нәрсә дә яхшы. Кергәндә тән температурасын үлчиләр, битлек бирәләр. Температурасы булган очракта да кешеләрнең сайлауда катнашасы килә. Алар өчен махсус зона бар.

– Бүгенге күзәтү-ләрдән чыгып фикер йөрткәндә сез бездәге сайлау системасының нинди процессларын үз илегезнең сайлау системасына кертер идегез?

– Сездә урналар пыялалы. Шуңа аңа салынган бюллетеньнәрнең күпме булуыннан күпме кеше сайлаганын белеп була. Бездә ул барып чыкмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International