Мондый егетләрне эзләргә кирәк әле!

2021 елның 24 сентябре, җомга

Редакциягә Арчада яшәүче Вера Носова килде. Рәхмәт хаты алып килгән.

“Без, Вәгыйзовлар урамының 8нче йортында яшәүчеләр, ремонтчыларга рәхмәт әйтәбез...” – дип башлады ул сүзен. – Йортны бик әйбәт ремонтладылар”. Без Вера Андреевна белән бергәләп йортны карарга мендек.

– Әнә үзләре дә, – дип күрсәтте Вера Носова ремонтчыларга таба ымлап. Бу йорт элеккеге “ПМК-16” каршындагы күп фатирлы йортлар арасында урнашкан. Арчаның үзәгеннән менгәндә сулга кереп китәсең. Без килгәндә ремонтчылар Рафил Шәрифуллин белән Владимир Шишигин подвалга керү-чыгу юлын калай белән тышлыйлар иде. “Быел июльдә башладык эшне, – дип сөйләде Рафил Шәрифуллин. – Менә хәзер ремонтны тәмамлап киләбез. Үзем 7 ел түбәләр ябып йөрдем. 2008 елдан йортларны калай белән тышлау эшендә. Калай эшен яхшы беләм”. “Монда яшәүчеләр карап торып эшләткәндер сезне? Контроль көчле булгандыр! ” – дибез уены-чыны белән. “Әйе”, – дип көлде алар да. Шушы йортта яшәүче ветеран-педагог Илгизә Бариева да безнең янга килде. “Әлбәттә, карап эшләттек, – дип елмайды ул. – Бик яхшы эшләделәр, афәрин, егетләр! 1979 елда төзелгән йорт бу. Безнең фатир 1нче катта, почмакта урнашкан. Салкыннарда фатирда да салкын була. Йорт стеналарын бик әйбәт итеп җылытып, калай белән тышладылар. Алла боерса, кышкы салкыннарда да бездә җылы булыр, дип торабыз”.

Йортны “Жилкомбытсервис” ширкәте бригадасы ныклап төзекләндергән. Җитәкчесе Альберт Хәкимов та монда иде. “Быел ике йорт-ны ныклап төзекләндердек, – дип сөйләде ул. – Икенчесе – Арча станциясендә, Төзүчеләр урамында 3нче күп фатирлы йорт. Күргәнегезчә, Вәгыйзовлар урамындагы 8нче күп фатирлы йортны җылытып тышладык, подъезд түбәсен зурайтып эшләдек, подвалга менү-төшү корылмасы биек иде, аны 1нче катта яшәүчеләргә комачауламасын дип тәбәнәйтеп кордык, подвалга җилләткечләр эшләдек, ишекләрне алмаштырдык,  йорт нигезе янын асфальтладык һ.б.”

– Ремонтчылар намус белән эшләделәр, – дип сөйләде шушы йортта яшәүчеләр. – Ял да итмәделәр. Хәтта төнлә дә килделәр. Мондый егетләрне эзләргә кирәк әле!

Җитәкчеләре Альберт Хәкимов бригадада эшләгән егетләрне санап чыкты. Алар: Рафил Шәрифуллин, Владимир Шишигин, Рамил Йосыпов, Рафил Йосыпов, Фәнис Гарәфиев, Наил Мостафин, Мулланур Мөхәммәдиев, Сергей Козлов, Алим Сираҗиев, Айдар Фәйзиев, мастер Наил Вәлиев. Производство-техника бүлеге җитәкчесе Данил Мөхәммәтҗанов та биредә иде.

Иң мөһиме – әлеге йортта яшәүчеләр канәгать. Ә безнең төзүчеләр, ремонтчылар адресына төрле бәяне ишеткән бар. Әлбәттә, ремонтчыларга  “рәхмәт” сүзен ишетүе күңелле. Төзелеш, ремонт эше җиңелләрдән түгел. Урамда эшләү һава торышына да бик нык бәйле. Быел җәен бигрәк тә эссе булды.

Ремонтчыларга исән-сау эшләргә, ә алар ремонтлаган йортларда арчаларга сөенеп яшәргә язсын!

Район инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Айрат Шәйхетдинов:

“Быел күп фатирлы 6 йортны ныклап төзекләндерү планлаштырылды. Шуларның дүртесендә эш төгәлләнде, калган икесе тәмамлану алдында. Нигездә тышкы стеналар җылытып, калай белән тышланды. Йортлар хәзер икенче кабат ремонтланып килә. 1-2се генә калгандыр. Аннан яңа төзелгәннәргә тотынабыз. Йортны даими карап торырга кирәк. Проблемаларга килгәндә, металлга бәяләр күтәрелү (2,5–3 тапкырга) ремонтчы оешмаларга начар булды. Йортларны менә нинди оешмалар ремонтлады: “Жилкомбытсервис” ширкәте (җитәкчесе Альберт Хәкимов) Вәгыйзовлар,8, Төзүчеләр,3, “Водоканал-Сервис” ширкәте (Тәлгать Миндубаев) Почта,16, Горький,29, “Арча МСОсы” (Зиннур Гарифуллин) Комсомол,3, “Гранд–Мастер” ширкәте (Рамил Шәйгәрәев) Мир урамындагы 1нче йортны ныклап төзекләндерә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International