Арча районы: Шаляпин укыган җир һәм һәрвакыт үзенә чакырып торган Тукайлы искиткеч төбәк

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрьдә Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлекчәсе вәкилләре Арча районында булдылар.Безнең районда алар икенче тапкыр. Беренче тапкыр 7 июльдә килгән иделәр, ул вакытта Арча районы Татарстан ирекле янгын сакчылыгының иң яхшы бүлекчәсенә республика смотр-конкурсының финал этабын югары дәрәҗәдә үткәрде, ә районның «Арча лес» ирекле янгын сүндерү командасы беренче урынны яулады.


Көн программасы бай эчтәлекле иде.
Беренчедән, Арчаның 5нче гимназиясендә 11 А сыйныф укучылары Шакирова Зилә һәм Хәйруллина Эльвина Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ярдәме белән «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелгән «Игелекле ихтыярыйлык кешесе» Бөтенроссия әдәби иҗат конкурсында  бүләкләнделәр.


Аннары Арча муниципаль районының Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасында мәктәп укучыларының янгынга каршы тематикага рәсемнәре һәм кул эшләре буенча күргәзмә оештырылды.
Әлеге чарада Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы, Татарстан Республикасы ВДПО Советы рәисе Камалетдинов Р. Р., Арча муниципаль районы  Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы, ТР ВДПО ТРО беренчел бүлекчәсе рәисе Әмирфатов А. И. һәм Арча янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының 107 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы Юзаев И. И. катнашты.
Укучылар кунакларны  «Сак бул! Ут белән шаярма» темасына кул эшләнмәләре, шулай ук «Юнармия» отряды эшчәнлеге, мәктәпнең ярышларда ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.
Аннары «Яшь янгын сүндерүчеләр» отряды агитбригадасы чыгыш ясады.


Агымдагы елда «Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын үстерү» номинациясендә конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грант «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсенә бирелде.
ТРО ВДПО грантын гамәлгә ашыру кысаларында Арча муниципаль районы территориясендә 5 социаль юнәлешле иҗтимагый янгын саклау берләшмәсе: Яңа Кенәр, Үрнәк һәм Сеҗе ирекле янгын сүндерү дружиналары, Кәче һәм Үрнәк ирекле янгын сүндерү командалары гамәлгә куючы буларак чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International