Яңа ел безнең күңелләрдә яңа өметләр уята

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Яңа елны ничек каршыласаң, ул шулай үтә, диләр. 2022 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгалар белән башланды. 

6 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов Арча районында булдылар. Аларны министр урынбасары Ленар Гарипов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрделәр.

Кунаклар “Яңарыш” ширкәтендә төзелә торган сөтчелек комплексын  карадылар. Әлеге комплекс 1200 башка исәпләнгән. Шуның 600 башка исәпләнгән беренче этабын ачу тантанасы булды. Аннан соң белгечләр терлекчелектә цифрлы технологияләр куллану турында сөйләделәр.

“Яңарыш” ширкәте инвесторы Илнар Гарипов башкарылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды. 2017 елда эшне башлаганда терлекчелектә проблемалар җитәрлек иде. Иң беренче чиратта лейкоз авыруыннан котылдылар, сыерлар яңаларына алыштырылды. Элекке торакларны үзгәртеп кордылар, техника паркы яңартылды, сенаж чокырлары төзелде. Хәзерге вакытта күп эш  автоматлаштырылган.

Кунаклар шуннан соң “Северный” ширкәтенә (инвесторы Минтимер Миңһаҗев) юл тоттылар. Биредә “Вамин” сөтчелек берләшмәсе” авыл хуҗалыгы  предприятиесе 5960 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзи башлый. Бу көнне яңа төзелешнең нигез ташын салу тантанасы булды.

“Северный” ширкәте соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә, яңа технологияләр кертелә, машина-трактор паркы тулысынча  диярлек яңарды. Шулар нәтиҗәсендә сөт җитештерүне 25 процентка арттыра алдылар.

Кунаклар “Кырлай” ширкәтендә (инвесторы Марат Кәримов) яңа азык үзәген, катнаш азык заводын карадылар, яңа төзелә торган сөтчелек комплексында булдылар. Комплекс 1800 башка исәпләнгән, шуның 600 башка исәпләнгән беренче чиратын март аенда тапшырырга исәплиләр.

Соңыннан министр хуҗалыклар җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән  очрашты, сорауларга җавап бирде.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International