2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» булачак.

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның «2021 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары турында»  күрсәтмәләре исемлегенең 4 пунктын үтәү йөзеннән. 2022 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары» 2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» булачак.Сезне кайнар линия эшенә актив кушылуыгызны сорыйбыз. «Кайнар линия» телефоны 8(800) 350-44-72.Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Эдуард Нагуманов, ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең 1нче нейрохирургия бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе әгъзасы Тимур Бикмуллин, һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының башка белгечләре җавап бирәчәк.Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре 2022 елның 24 маена кадәр 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International