Балаңның сәламәт булып, мәктәптә төрле чараларда катнашуы үзе бер күңелле.
Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәптә шаулап-гөрләп КВНнар бара. Ә шаянлык һәм тапкырлык балага да һәм олыларга да уңай тәэсир итә. Тормыштан кызыклар таба белү – ул бит сәламәтлек тә! Күпме шаян сүз, көлкеле күренешләр анда! Карап утыручыга бигрәк тә кызык. Тормышның кимчелекле якларын көлкеле вакыйгаларга төреп бирү – менә КВНның хикмәте. Ә балалар булдыра! Афәрин!
Румия Гарифҗанова