Фәнил Гарәфиев истәлегенә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Чаңгы ярышы 12 яшьтән алып өлкән яшькә кадәр ( 65+) үткәрелде

Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә “АрскМеталл” оешмасы призына чаңгы ярышлары үтте.

Ярышларның ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ярышларга Фәнил Гарәфиевнең улы Фәнис Гарәфиев иганәчелек итте. Чаңгы ярышы яшь буенча үткәрелде.

Тугызьеллык мәктәпләр арасында:

Иске Кырлай мәктәбе командасы 1нче урынны алды. 

2нче – Урта Курса мәктәбе,

3нче – Сикертән мәктәбе командасы.

Урта мәктәпләр арасында:

1нче – Арчаның 6нчы мәктәбе,

2нче – Лесхоз мәктәбе, 3нче – Курса-Почмак мәктәбе командасы.

50 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында:

 1нче – Михаил Павлов (Балтач),

2нче – Васыйл Шакиров (Лесхоз мәктәбе директоры),

3нче – Илсур Галимов – (Теләче).

65тән өлкәнрәкләр:

1нче – Мансур Сафин (Әтнә),

2нче – Рәис Дәүләтшин (Теләче),

3нче – Зөфәр Ильясов (Арча).

50 яшьтән зуррак хатын-кызлар:

1нче – Әлфинур Хәкимова (Арча),

2нче – Дания Фәхриева (Лесхоз),

3нче – Роза Мәрдәнова (Арча).

Ә мәктәп укучылары һәм һөнәр уку йортлары студентлары арасында иң оста чаңгычылар менә кемнәр булды: Әлфис Һидиятуллин (Арчаның 6 мәктәбе), Инсаф Сабирҗанов (Арчаның 5нче гимназиясе), Гөлфинә Баһавиева (АПК), Булат Шәйхетдинов (Ташкичү).

Румия Гарифҗанова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International