Менә шундый булган ир-егетләр эшли анда!

2024 елның 20 апреле, шимбә

Быел кыш “Жилкомбытсервис“ ширкәте механизаторларына эш аеруча күп булды.

Шәһәр генә түгел, Айван, Төбәк-Чокырча, Күпербаш, Зур Бирәзә авыллары урамнарын да өзлексез явып торган кардан чистартып барды алар. Рәхмәт сүзләрен дә күп ишеттеләр.

– Шундый хәлдә дә техниканы төзек, барлык таләпләргә туры килерлек итеп тотуларына сокланып кайттым, – дип шалтыратты безгә “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.

Техник карауны да әнә шулай бишлегә биргән алар. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, шулай матур итеп эшләргә язсын.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International