Халык бик актив иде

2024 елның 4 мае, шимбә

Арча шәһәре 2024 елда РФ Төзелеш министрлыгы үткәрә торган уңайлы шәһәр мохите конкурсында катнаша

Әзерләнгән проект Галактионов, Октябрь, Комсомол һәм Банк урамнарын эченә ала һәм “Тарихи квартал“ дип атала.

Конкурс шартлары буенча проект эшләнеп, аны 19 мартта шәһәрдә яшәүчеләргә тәкъдим итү булды. Аннан соң бөтен шәһәр буенча сорашу үткәрелде. Халык фикерен өйрәнүгә аеруча игътибар бирелә, паркларны, бакчаларны, мәйданнарны, урамнарны төзекләндерү шәһәрдә яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып тормышка ашырыла.

24 апрельдә проектны шәһәрдә яшәүчеләр белән тикшерүнең икенче этабы үтте. Аны алып баручы Антон Грибанов проектка халык фикерен исәпкә алып кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.

Бу юлы катнашучылар да күбрәк һәм алар бик актив иде. Шул ягы бигрәк тә ошады. Икенче очрашуда да төркемнәргә бүленеп проектның тулыландырылган вариантын тикшерделәр, соңыннан чиратлап һәр төркем вәкиле үзләренең тәкъдимнәрен җиткерде.

Шәһәр үзәге анда яшәүчеләр өчен уңайлы, кунаклар өчен үзенә тартып торырлык булырга тиеш. Типография, азык-төлек базары, сәүдә рәтләре урнашкан урамны җәяүлеләр урамына әверелдерү тәкъдиме шактый бәхәсләр уятты. Андагы биналарда эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өчен бу уңайсызлыклар тудырачак, чөнки товар алып кайтасы, сатып алучыларның күләмле әйберләрне алып китәсе бар. Аларның фикерен дә исәпкә алмыйча булмый, ике якны да канәгатьләндерерлек тәкъдимнәр булды.

Район  хакимияте каршындагы бакча паркка әвереләчәк, анда ял итү урыннары, балалар мәйданчыгы һ.б. уңайлыклар тудырылачак. Әгәр дә бар да уңышлы чыкса, әлеге парк шәһәр күркенә әверелер.

Проект шәһәрнең тарихи урыннарын үз эченә ала, борынгы биналар да шактый әле анда.

 

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International