Кадерле ветераннар, хөрмәтле райондашлар!

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлыйм! 9 май – барлык буыннар өчен иң кадерле бәйрәм. Анда һәр гаиләнең һәм һәр кешенең тарихи бите бар. Без фашизмның юлын тоткарлаган, кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган Ватаныбыз уллары һәм кызлары батырлыгы алдында баш иябез.

Яу кырыннан әйләнеп кайтмаган солдатлар һәм әлеге кырыс елларда тылда хәрәкәттәге армияне дошманнар тар-мар итү өчен кирәкле бар әйбер белән тәэмин итү өчен хезмәт иткән һәркем алдында түбәнчелек белән баш иябез! Совет солдатының батырлыгы вакытлар үтү белән сүнмәс, дәһшәтле сугыш еллары ерагайган саен без аның бөеклеген тирәнрәк аңлый барабыз.

Хәзерге хәрби шартлар – тарих дәресләрен истә тотуның ничек мөһим булуына дәлил. Бүген Россия хәрбиләре безнең бабаларыбызның данлы героик юлын дәвам итәләр, нацизмнан башка дөнья өчен көрәшәләр һәм Украинада кешеләрне фашизмнан саклыйлар. Алар сафында  хәрби бурычларын намус белән үтәүче якташларыбыз да бар. Аларның һәммәсенә махсус хәрби операцияне уңышлы төгәлләүләрен һәм туган якка, үзләренең гаиләләренә сәламәт һәм исән-имин килеш әйләнеп кайтуларын  телибез! Без инде арабызда булмаганнарны,  гомерен куркыныч астына куеп тынычлык һәм хаклык сагына басучыларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Шундый уллар тәрбияләгән өчен ата-аналарына зур рәхмәт. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез.

Кадерле якташлар! Сезгә һәм якыннарыгызга ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телибез. Җиңү көне белән!

Арча муниципаль район башлыгы

Илшат Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International