Әлмәндәр - Г. Камал театры сәхнәсендә

2013 елның 15 ноябре, җомга
Әлмәндәр - Г. Камал театры сәхнәсендә
11 ноябрьдә “Җидегән чишмә” Арча халык театры Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Бу коллективның иң зур уңышы, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки үзешчәннәрнең танылган артистлар уйнаган сәхнәгә күтәрелүе, тулы зал җыеп, тамашачы мәхәббәтен яулавы һәм көчле алкышларга лаек булуы үзе үк дәрәҗә.
—“Әлдермештән Әлмәндәр”не белмәгән кеше юк һәм ул безнең күңелләргә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында сеңеп калган. Башкаларны хәтта күз алдына да китереп булмас кебек иде. Туфан ага вафат булгач, аңа олы хөрмәт йөзеннән нигәдер шушы спектакльне сәхнәләштерү теләге туды. Чөнки күрәм: “Җидегән чишмә”дә Әлмәндәр, Өммия, Хәмдебану, Искәндәр рольләренә курыкмыйча алынырлык үзешчән артистлар бар. Коллектив каршы килмәде. Премьера уңышлы үтте. Аннан 9 тапкыр тулы зал белән Арчада, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында, башка урыннарда уңышлы чыгыш ясадык. Ниһаять, район башлыгы Алмас Назиров тәкъдиме һәм ярдәме белән Татарстанның иң дәрәҗәле театрында катнашу бәхетенә ирештек. Бу безнең өчен зур җиңү,—ди театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов.
Спектакль халык театрлары коллективларының “Идел–йорт” төбәкара фестивале кысаларында үтте. Әлеге фестиваль елдан–ел киң колач җәя, халык театрлары саны да арта бара. Бу юлы Мәскәү, Оренбург шәһәрләреннән, Башкортстаннан, Барда районыннан да көчле коллективлар килгән иде.
—Быел “Идел–йорт” төбәкара фестивале танылган драматург Туфан Миңнуллин иҗатына багышланды. Анда барлыгы 136 халык театры коллективы катнашты, — диде Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Кадрия Идрисова.—Шулардан иң көчле 21ен сайлап алу җиңелләрдән булмады. Хәзер тагын да катлаулырак бурыч—финал ярышында көч сынашканнар арасыннан да иң яхшыларын аерып алу.
“Җидегән чишмә” Арча халык театры узган ел икенче дәрәҗә лауреат исемен алды. Быел өмете— тагын да югарырак үрләр яулау.
—Арча театры тарихы ерак илленче еллардан башлана. Ул вакыттан бирле режиссерлар да алышынды, үзешчән артистлар исемлеге дә үзгәреп торды. Хәзер аны талантлы режиссер Рафис Сәләхетдинов җитәкли. Коллективның йөзек кашы булган өлкән буын артистлары сафын бүген яшьләр тулыландыруы да уңай күренеш. Димәк, аның киләчәге бар,—диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова спектакль алдыннан Казан тамашачысын “Җидегән чишмә” белән таныштырып.
Арча төбәге—кунакчыл як, дип юкка гына әйтмиләр. Бездә килгән кунакларны олылап каршы алу матур гадәткә әверелгән, үзләре дә кунакка “күчтәнәчсез” бармый. Бу юлы да Казан тамашачысын кызлар чәкчәкләр белән каршы алды, җырчыларыбыз, гармунчыларыбыз аларның күңелен күрде. Театр сөючеләр бәйрәменең Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов башкаруында Арча турындагы җыр белән башланып китүе ямь өстенә ямь өстәде. Яңадан дөньяга туып, шул ук Гали-әсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә күтәрелгән Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ен Казан тамашачысы аягурә басып көчле алкышлар белән каршы алды. “Бүгенге җиңүегез белән котлыйм. Спектаклегез искиткеч матур булды”,—диде соңыннан жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. Танылган театр артисты авызыннан мондый мактау сүзләре ишетү—үзе олы бәя.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International