Без булдырабыз!

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Без булдырабыз!

Шимбә–якшәмбе көннәрендә Арчада эстрада сәнгатенең “Созвездие–Йолдызлык–2016” XVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале зона бәйгесе булды.

Анда Биектау, Арча, Теләче, Саба, Лаеш, Әтнә районнарыннан 1100 бала катнашты. Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри әгъзаларының эше авыр булды: ике көндә аларга 279 номер карап, иң яхшыларын сайлап алырга туры килде. Иң яхшы дип табылган номерлар Гала–концертка үтте.

Гала–концертның беренче өлешендә бер–бер артлы арчалылар чыгыш ясый башлагач, безнекеләр генә концерт куя микән әллә, дип бермәл аптырап калдык. Юк, шуның кадәрле күп Арча ягы талантларын жюри югары бәяләгән булып чыкты. Чыгышлары да, костюмнары да искиткеч иде. Ә тамашачы аларны ничек каршылады! Көчле алкышлар тынып тормады. Яшь талантларыбыз моңа лаек та иде.

– “Созвездие–Йолдызлык” фестивале сәләтле балаларны барларга,  талантлар ачарга ярдәм итә. Мондый егетләр һәм кызлар булганда илебез гөрләячәк әле, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

– Һәр талант – үзенә бер байлык. Бу фестивальдә катнашу гына да җиңүгә тиң. Шулай ук ул зур тәрбия чарасы да, – дип өстәде Зилә Сөнгатуллина.

Хәзер инде үзебезнең җиңүчеләребезгә килик. Нинди генә урын алмасыннар, һәрберсе – җиңүче. Гала–концертка үтмәгәннәре дә.

Бу көнне “конферанс” номинациясендә Надир Хәбибуллин, Аделина Абдуллина,  аерым җырда Ранис Хәйруллин, шулай ук Диана Кадыйровага махсус бүләкләр тапшырылды. Өченче урыннарны яшь конферансьелар Карина Фәттиева белән Раил Гайфуллин, җырчы кызыбыз Гүзәл Закирова, җырчы егетебез Раил Бакыев, Зилә Мортазина һәм Венер Хисамиев җитәкчелегендәге “Глянец” (Арча сәнгать мәктәбе), Илһамия Гыйлаҗиева җитәкләгән “Гөлләр” (Арча Укучылар сарае) бию төркемнәре яулады. Бу “Глянец”ның шушы араларда гына яулаган икенче зур җиңүе!

Икенче урыннарда – конферанс буларак район күләмендә үзен күптәннән танытып өлгергән чибәр, талантлы егетләребез Инсаф Гаптелбәров, Таһир Исмәгыйлев, җырчы кызларыбыз Ралинә Гарәфиева, Илзирә Сираҗиева (тамашачы мәхәббәтен яулаган өчен бу кызга махсус бүләк тә тапшырылды,  иңнәренә мутон тун салынды), җырчы егетләребез Мөнир Мәрдәнов, Динар Гарипов, Фәндүс Гыйльметдинов, Эльза Камалова җитәкчелегендәге “Ар–и–Эль”  бию төркеме (Арча сәнгать мәктәбе). 

“Ар–и–Эль” бу көнне икеләтә җиңү яулады. Аның икенче төркеме “Туган авылым Кырлайда” дигән тематик бию башкарып, иң югары баскычка күтәрелде. Илһамия Гыйлаҗиеваның “Сөембикә” бию төркеме дә беренче булды. Арча педагогика көллиятеннән “Мирэль” вокаль ансамбле (җитәкчесе Альбина Латыйпова) үзенчәлекле һәм искиткеч матур итеп татар халык җыры “Дисәнә”не башкарды һәм лаеклы төстә иң югары бәягә ия булды. Арча сәнгать мәктәбеннән Тайфә Гидиятуллинаның “Энҗеләр”е дә энҗегә төренде, аларны да жюри беренче урынга куйды. Инсаф Гаптелбәровка (җитәкчесе Татьяна Кинозерова) да бу көн икеләтә шатлык китерде. Ул үзенең “Казах кызы” җыры, башкару осталыгы, үзен сәхнәдә чын артистларча тотуы белән тамашачыны гына түгел, жюри әгъзаларын, аның составындагы танылган шәхесләрне, сәнгать әһелләрен дә сокландырып, беренче урынны яулады.

Яшь талантларыбызны чын күңелдән олы җиңүләре белән котлыйбыз, Казан сәхнәсендә дә уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International