Сабантуй да, Халидә дә картаймый!

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Сабантуй да, Халидә дә картаймый!

Чөмә-Елга авылыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Әхмәдиева 60 яшьлек юбилеен үткәрде. “Хатын-кыз гадәттә яшен яшерә, аннан юбилей үткәрү бик җитди чара, ничек тәвәккәлләдең?” – дип сорыйм үзеннән. “Шәйдулла Имамович (“Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе) тәкъдим итте, – диде Халидә ханым. – Бер урында 42 ел эшләү, халыкка хезмәт итү – мактауга лаек, сезнең кебекләр күп түгел, диде”.

– Без Халидә белән Сеҗе мәктәбендә бер чорда укыдык, – дип сөйләде Шәйдулла Сәлахов. – Миңа бер урында гына эшләргә туры килмәде. Ә менә Халидә бер урында 42 ел эшләде! Гомер буе хезмәтенә тугры булып калды.

Сикертән Сабантуен ел да зурлап үткәрәләр. Ә ул Халидәдән башка узмый. “Сабантуй синеке! Сабантуй да картаймый, Халидә дә картаймый!” – дип тәмамлады чыгышын Шәйдулла Имамович. 

Халидә үзе эшләгән Гөберчәк клубында үткәрде юбилеен. Залда халык шыгрым тулы иде. Һәр мәдәни чараның үзәгендә кайнаган Халидә бу юлы сәхнә түрендә утырып кына торды. Сөбханалла, кызлар  кебек әле. Җиңел гәүдәле, матур чәчәкле күлмәген киеп куйган, ак яулыгын артка таба бәйләгән. Җил-җил атлап йөри.  Район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова, җырчы Расих Галимҗанов, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, хезмәттәшләре юбилярны чәчәкләр, бүләкләр белән бик матур итеп котладылар. “Җор күңелле, тиктормас, хәрәкәтчән мәдәният хезмәткәре” дигән бәяне бирде алар. “Бу як халкының бәхетенә туган кеше син”, – дигән сүзләр дә яңгырады.

Курса–Почмак китапханәчесе Вәсилә Мотыйгуллина кичәне җыр-биюләр белән бик матур итеп алып барды. Халидәнең балачак, үсмер, кыз булып өлгергән, килен булып төшкән елларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әбисе Маһирәнең гармунчы булганын, бабайсының гармуннар ясаганын белдек. Халидәнең тамырлары кая барып тоташа! Мәдәният эшенә күңеле ятмаса, ул башка эшкә китеп барган булыр иде... Әнә, авылдашы ветеран-педагог Наилә Динмөхәммәтова: “Халидәнең энесен мин укыттым, – дип сөйләде. – Берь-юлы өйләренә кергәч, Тәскирә апа кызы Халидәнең мәктәпне тәмамлавы, әле эше булмавы турында сөйләп торды. Тәскирә апа, Чөмә–Елга клубында эшләргә кеше юк, әйдә Халидә шунда керсен, дидем. 1975 ел иде ул. Шулай итеп, Халидә 17 яшеннән клубта эшли башлады. Ышанычны аклады, афәрин! Тәс- кирә апаның балалары бик әйбәт булдылар.

Ветеран Фирдия апа Гафиятова да: “Алар токымы во!” – дигән бәяне бирде.

Авылның яшь җырчысы Алия Салихова кичәнең башында ук:

И, ходаем,

Парлы гомер бир син безгә.

Киләчәктә көтсен иде,

Мәхәббәтнең алтын туе, – дип җырлады.

Җырның сүзләре нәкъ юбилярга юлланган кебек... Халидә ире Фидаил белән парлы гомер иткән кеше, алтын туйны да көтәргә насыйп булсын. Юбилярны балалары, туганнары котлады. Соңыннан сәхнәгә ире Фидаил күтәрелде. Хатын-кыз-ның гомер буе клубта эшләве, сәхнә тормышы – моңа кайбер ирләр түзә алмас иде. “Аллага шөкер, Фидаил миңа бер сүз әйтмәде...”  – ди Халидә ире турында.

– Күп җитәкчеләр белән эшләргә туры килде, – дип сөйләде Халидә ханым. – Хөрмәт иттеләр, рәхмәт. Яраткан эшемдә эшли алуымда әти-әниемә, кайнанам Зөлфия әнигә, ирем Фидаилгә, авыл халкына бик рәхмәтле мин. Барыбыз да исән-сау булыйк!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International