ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2017 ел
җомга

Районда җаваплы урыннарның берсендә эшләүче танышым машинада сөйләп бара: “Нәрсә белән генә шөгыльләнеп карамадым мин, – ди. – Башта идән астында суган үстердек. Туфракта түгел, суда. 30 квадрат метр чамасы урынга полиэтилин җәйдем, шуңа су тутырдык. 

Арча күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова күңелендә шулкадәр күп идея яши, әнә шул идеяләре аңа хезмәтен фанатларча башкарырга ярдәм итә дә. 

Район хакимияте, мәгариф идарәсе, янгын күзәтчелеге, газ идарәсе, Роспотребнадзор, район эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе һ.б. оешма вәкилләреннән торган махсус комиссия мәктәпләрнең, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына, кышка әзерлекләрен тикшерә. 19 июльдән башланган тикшерүләр август башына кадәр дәвам итәчәк.

Маһаный апа Галиева 25 июль көнне 95 яшьлек юбилеена балаларын, якыннарын җыйды. Янәшәсендә балалары “Әни” дип өзелеп тора әбинең. Үзенең дә зиһене камил, дөнья хәлләреннән хәбәрдар, тормышыннан канәгать булып яшәүче ана балаларына рәхмәт укып туя алмый. 

Үзенең Советлар Союзы Герое Валентин Ежков белән укыган елларын еш искә төшерә Надежда Яркова. Гел янәшәсендә булучы Светланага да, социаль хезмәткәр Гүзәл Әскәровага да үткәннәре турында сөйләргә ярата ул.

Арча станциясендә яшәүче Кәримә Йосыповага 95 яшь тулды. Шул уңайдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Резедә Галиуллина юбилярга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. 

Әңгәмәдәшебез – 2-6 августта Казанда узачак Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегаты, Бөтендөнья татар конгрессының Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. Сүзне делегатның хәлләрен сорашудан башладык.

Еш кына кибеттән алган товарлар сыйфатсыз булып чыга. Ә сатып алучы бу хакта, күп очракта товарның гарантиясе чыккач кына белә. Гарантия вакыты беткән икән, димәк товарны кире тапшыра алмый, дип уйлыйбыз да.. Ләкин... 

Балалар катнашында янгын чыгу очраклары очрап тора. Җәйге чорда, алар каникулда вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк. Янгыннарның нинди югалтуларга китерүләрен аңлатып, саклык чараларын исләренә төшереп тору да зыян итми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International