ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Арча шәһәрендә төзелгән яңа урта мәктәпне ачу тантанасында балалар башкарган җырдан алынды бу сүзләр. Аларга тирән мәгънә салынган – туган тел белән туган ил бер–берсеннән аерылгысыз алар.

Һәр ел 10 ноябрь көнне эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шундый истәлекле бәйрәм алдыннан чал тарихка күз салсак, ул ерак 1917 елга барып тоташа. “Эшче милиция турында”гы хөкүмәт карары 1917 елның 10 ноябрендә, Бөек Октябрь революциясенең өченче көнендә басылып чыга. Безнең Арчада милиция Интернационал урамындагы хәзерге әдәбият һәм сәнгать музее бинасында урнаша. 1925–1929 елларда эшче–крестьян милициясе органнарында Гомәр Бәширов  та эшли, халык судьясы була.

Ашабаш авылында яшәүче Мөнирә әби Сафиуллинага 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны юбилее белән котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча станциясендә яшәүче Елизавета Иванова шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов хезмәт ветеранын юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Сөенеченнән күзләрендә ялтыраган яшь

Хатын–кыздан яшен сорамыйлар, диләр. Ләкин аннан куркасы юк. Кешенең иң гүзәл чоры яшьлек булса, гомер үткән саен ул ирешкән уңышлар, күтәрелгән үрләр белән баетылып тагын да матурлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International