Килер ул көн

2016 елның 3 июне, җомга

Килер ул көн

Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина “АСПК” җәмгыяте хезмәткәрләре белән очрашты. Ул аларга киләчәк пенсиягә кагылган яңалыклар турында һәм Интернет челтәре аша, шәхси кабинет ачып, ничек Пенсия фонды хезмәтләреннән файдаланып булуы хакында сөйләде.

Казаннан дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының берсеннән вәкил дә кайткан иде.

– Өйдән чыкмыйча да пенсия хезмәтләреннән файдалана аласыз, – дип сөйләде Гөлназ Гыйлембаевна. – Хәтта киләчәк пенсиягезне дә исәпләп карарга мөмкин.

Шәхси кабинет аша нинди хезмәтләрне башкарып була? Бу сорау күпләрне кызыксындырды. Пенсия фондына барасың булса, алдан языла, кирәкле документны сорый аласың, пенсияне билгеләү, ЕДВ, пенсиянең тупланма өлешен алуны сорап, пенсияңне нинди юл белән (банк, почта аша) китертү хакында гариза язарга, ана капиталы турында мәгълүмат алырга һ.б. хезмәтләр башкарырга мөмкин.

“АСПК” җәмгыяте хезмәткәрләренең киләчәк пенсияләренә битараф бул- мауларына игътибар иттем. Сораулар бирәләр, кызыксыналар. Яхшы пенсия алам дисәң, әйбәт хезмәт хакына эшләргә кирәк һәм стажның да зур булуы әһәмиятле. Хезмәт хакын конвертта алу – монысы инде кешенең киләчәген кайгыртып эшләнми. Яшерен–батырын түгел, бүген яшьләрнең шактые рәсми рәвештә теркәлмичә генә төзелештә шабашкада эшли. Акча керәме керә.., алдагысы өчен ишәк кайгырсын, диләрме әле бездә. Әмма киләчәк пенсияне кайгыртмау ул бервакытта да үзен акламады. Эштә рәсми рәвештә теркәлеп, хезмәт белән тәэмин итүче взносларны Пенсия фондына вакытында күчереп барса, эшләгән елларың арткан саен киләчәк пенсияне исәпләү өчен баллар да арта барачак.

— 2002 елның 1 гыйн- варына кадәр пенсияләр стаждан һәм хезмәт хакыннан чыгып исәпләнде, — дип аңлатты Гөлназ Ибәтуллина. – Ә 2002–2014 елларда пенсия фондына күчкән иминиятләү взносларын 19 елга яки 228 айга бүлүдән килеп чыккан сумма пенсия күләмен билгеләде. 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр яңача исәпләнә башлады.

Пенсияләр яңача исәп- ләнсә дә, хезмәт хакы күләме һәм стаж һаман да әһәмиятле булып кала.

— Пенсия яше җитсә дә, пенсияне рәсмиләштермичә эшләвеңне дәвам итсәң, мәсәлән, пенсия акчасы алмыйча 5 ел эшләсәң, пенсия күләме 36 процентка артачак, — дип аңлатты Гөлназ Ибәтуллина.

Соңыннан Пенсия фонды идарәсе хезмәткәре Айнур Хәкимов шәхси кабинет булдырырга теләүчеләрне теркәде.

Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары белән дә кызыксындылар. Пенсияңнең тупланма өлешен, хәрәкәтсез яткырасың килмәсә, ягъни акчадан акча эшлисең килсә, дәүләтнеке булмаган ышанычлы Пенсия фондына күчерергә кирәк. Ышанычлымы, юкмы икәнлекне белү өчен Интернет челтәре аша фондларның хәле белән танышып була. Милке һәм клиентлары күп икән, димәк, фонд ышанычлы.

— Без күчергән акчалар юкка чыкса? — дигән шик белдерделәр.

— Ул акчалар дәүләт тарафыннан иминиятләнгән, димәк, сезнең акчалар югалмаячак, — дип аңлатты Казан вәкиле. Бу сүзләрне Гөлназ Ибәтуллина да раслады.

Очрашу тәмамлангач та, “АСПК” җәмгыяте хезмәтчәннәре тиз генә таралышмады, кызыксындырган сорауларына җавап алып калырга тырыштылар.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International